Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон галименең керәшеннәр турында китабы дөнья күрде


Япон галиме Акира Сакурама
Япон галиме Акира Сакурама

Әлеге китап япон телендә керәшеннәр турында чыккан беренче зур хезмәт булып тора. Китап япон телендә чыкты.

Япониядә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүче япон галиме Акира Сакураманың "Хәзерге Русиядә миллилекне торгызу: постсовет чорда Татарстанда керәшеннәрнең этник һәм дини-мәдәни хәрәкәте" темасына китабы нәшер ителде.

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Сакурама татарларны, аерым алганда керәшеннәр темасын 2006 елдан аспирантурада өйрәнгән, берничә тапкыр Татарстанга килеп киткән, татар телен өйрәнгән. 2013 елда ул әлеге темага диссертация (PhD) яклаган.

Галим Азатлыкка сөйләгәнчә, фәнни хезмәттә керәшеннәрнең тарихы, Совет берлеге таркалганнан соң керәшен хәрәкәтенең үсеше, дини гадәтләре, хәзерге вакыттагы тормышы кебек темалар киң яктыртылган. "Китабым күбесенчә дөньяда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнгән белгечләргә юнәлгән. Шул ук вакытта киң җәмәгатьчелеккә кызык булыр дип ышанам", дип әйтте ул безгә.

Әлеге китап япон телендә керәшеннәр турында чыккан беренче зур хезмәт булып тора. Төгәл тиражы билгеле түгел, Акира Сакурама сүзләренчә, әлеге мәгълүмат Япониядә сәүдә сере итеп санала. Китапның бер бүләк данәсен автор Татарстан керәшеннәренең Емельянов исемендәге мәдәни үзәгенә җибәргән.

Сакурама алга таба да татарлар, аерым алганда керәшеннәр, Идел буе халыклары турында фәнни юнәлешне алып барырга җыенуын әйтте.

Акира Сакурама — шулай ук Татарстан һәм татарлар турында 2017 елда япон телендә дөнья күргән башка бер китап авторларының берсе. Ул Япониядә татарлар һәм Татарстан турында аз белүләре, китапны Татарстан һәм Казан белән таныштыруга беренче күпер дип күзаллаулары турында сөйләгән иде.

Моннан тыш Сакурама — шулай ук Татарстан турында японча хәбәрләрне чыгарган "Ак барс" сайты авторларының да берсе. Әлеге хезмәтләрне ул татар телен өйрәнгән һәм популярлаштырган япон яшьләре Юто Хишияма һәм Мидзуки Накамура белән бергә башкарган.

XS
SM
MD
LG