Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 3 гыйнварда хәмер сатуны тыймакчылар


Республика түрәләре "төп начар вакыйгалар - күңелсезлекләр, янгыннар" туктаусыз эчүнең "дүртенче-бишенче көннәрендә була", шуңа күрә хәмер сатуны чикләү кирәк дип саный.

Башкортстан җитәкчелеге хәмер сатуда яңа чикләүләр кертмәкче. Бу юлы ул Яңа ел ялларына кагыла. Республика Дәүләт җыены - Корылтайга 3 гыйнварда кибетләрдә хәмер сатуны тыючы үзгәрешләр кертелгән. 4 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр спиртлы эчемлекләрне көннең беренче яртысында сатуны чикләү дә карала. Бу хакта хөкүмәттә узган киңәшмәдә республика башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте дип яза "Коммерсантъ-Уфа".

Аның сүзләренчә, "төп начар вакыйгалар - күңелсезлекләр, янгыннар" туктаусыз эчүнең "дүртенче-бишенче көннәрендә була", шуңа күрә чикләүләр кертелә.

Документ беренче укылышта пәнҗешәмбе үк кабул ителәчәк дип фаразлый Сидякин.

Сидякин "Башспирт" дәүләт ширкәте җитәкчеләр шурасы башлыгы да булып тора, шуңа күрә ул бу карар җиңел генә бирелмәде дип өстәгән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәмер сату тыелган көнне ялган аракы сатуны контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.

Хәбиров Башкортстанда яңа ел бәйрәмнәрендә дә хәмер сатуны чикләү тәкъдиме белән быел октябрьдә чыкты. "Күп гаиләләр айнымаслык эчкечелеккә сабыша" дигән иде республика башлыгы.

Быел Башкортстанда Сабантуй бәйрәме дә беренче тапкыр хәмерсез үтте. Әлеге тәкъдим белән шулай ук Радий Хәбиров чыкты. "Сабантуйларда эчеп йөрергә кирәкми. Бу җирәнгеч күренеш. Тыюны этаплап кертергә мөмкин. Беренче тапкыр, бәлки, ошамас. Күңелсез йөрерләр. Аннары икенче тапкыр барысы да нормаль булыр", диде Хәбиров.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG