Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" башлыгына "ят агентлар" канунын бозган өчен 100 мең сум штраф салынган


Ян Рачинский
Ян Рачинский

"Мемориал"ның Twitter сәхифәсендә "ят агент" тамгасы куелмаган диелә. 

Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы башлыгы Ян Рачинскийга 100 мең сум күләмендә штраф салган. "МБХ Медиа" хәбәр итүенчә, аны "ят агентлар" турында канун бозуда гаепле дип таныганнар. "Мемориал"ның Twitter сәхифәсендә "ят агент" тамгасы куелмаган диелә.

Роскомнадзор белдерүенчә, социаль челтәрләрдә оешма чыгарган һәр материал тамгаланырга тиеш.

Октябрьдә Рачинскийга әлеге маддә нигезендә 100 мең сум штраф салынган иде инде. Ул вакытта мәхкәмә YouTubeның ингуш бүлеге битендә "ят агент" тамгасы булмау өчен штраф салды.

Моннан тыш, Роскомнадзор Facebookта "Меморил"ның ингуш бүлеге битендә "ят агент" дигән тамга булмауга протокол төзегән иде. Шул ук маддә нигезендә үзәкнең шура рәисе Александр Черкасов та җавапка тартылды.

Ят агентлар турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.

Реестрга кергән оешмалар ярты ел саен үз эшчәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең ят агент булуларын күрсәтергә тиеш. "Ят агент" дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

"Мемориал" вәкилләре мәхкәмә утырышларының берсендә оешманы "ят агент" дип тану кимсетү дип атады. "Мемориал" Русия халкы мәнфәгатьләрендә эшчәнлек алып бара дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG