Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреаль татарлары дүртенче тапкыр хоккей уены оештыра


2018 елда хоккей уенына җыелучылар
2018 елда хоккей уенына җыелучылар

Чара Төньяк Америкада яшәүче татарларны берләштерү максатыннан оештырыла.

30 ноябрь көнне Канаданың Монреаль шәһәрендә татарларның хоккей уены узачак. Әлеге чара инде дүртенче ел үткәрелә. Аңа Канаданың төрле урыннарында яшәүче татарлар җыелачак.

Чараны оештыручыларның берсе Марат Сәләхетдинов Азатлыкка сөйләгәнчә, бу юлы уенга кечкенәрәк арена алынган, бу кешеләрнең күбрәк бер-берсе белән аралашуы, чараны гаиләдәгечә дустанә рухта үткәрү теләгеннән ясала.

Уен алдыннан барлык катнашучылар өчен лотерея уйнатылачак. Бүләкләр арасында "Ак барс" хоккей такымы һәдияләре, милли бүләкләр булачак. Хоккей уйнаучылар исә узган ел Канада татарларына бүләк ителгән "Ак Барс" такымы киемнәрендә уйнаячак.

"Татарлар бары Сабантуй, гает кебек милли чараларга гына түгел, башка төрле чараларга да җыелсын дигән теләк белән үткәрәбез. Кешеләргә спорт белән шөгыльләнү, хоккей уйнау кызык икән, моны милләттәшләребезгә җыелу сәбәбе итеп кулланабыз. Кайбер кешеләр хәтта "татарча хоккей"га мин тәгаен киләм, дип тә әйтәләр", дип сөйләде ​Марат Сәләхетдинов. Аның сүзләренчә, бу чара Канадада яшәүче татарларны берләштерә.

Элекке елларда чарада АКШтан күп кенә кеше катнашса да, быел төрле сәбәпләр аркасында аннан күп кеше килүе көтелми.

Канада татарлары хоккей уеннарын 2016 елда оештыра башлады. Монреаль татарлары җәмгыяте даими рәвештә оештырган кызыклы чаралар белән актив. Быел Монреаль татарлары җәмгыяте Ниагара шарлавыгы идарәсе белән килешүе нәтиҗәсендә 30 августта Татарстан суверенитеты көненә багышлап шарлавык Татарстан әләме төсләрендә яктыртылды.

XS
SM
MD
LG