Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт думасы депутаты "протестларны әзерләүче лагерьләрне" ябарга тәкъдим итә


Василий Пискарев

Русия Дәүләт думасы депутаты Василий Пискарев бу Русия ватандашларының иминлеге өчен кирәк дип аңлаткан.

Дәүләт думасының Русия эчке эшләренә тыкшыну очракларын тикшерү комиссиясе "рөхсәтсез уздырылган каршылык чаралары, митингларны оештыручы лидерларны тыю" турында канун өлгесе әзерләнә. Бу хакта комиссия башлыгы Василий Пискарев журналистларга белдерде. Аның фикеренчә, бу канун Русия ватандашларының иминлеге өчен мөһим.

Русия депутатлары протест чараларын әзерләүче махсус лагерьләр бар дип белдергән иде.

"Без Русиядә рөхсәтсез уза торган сәяси протест митингларының, аларның лидерларын әзерләүче мондый чараларның узмавын телибез. Чит ил акчансына сәяси чараларның узуы, яшьләрнең тәртип саклаучырга каршы чыгуы, каршылык күрсәтүгә котырту кебек эшләр булуы дөрес түгел", дип белдерде Василий Пискарев.

Дәүләт думасы комиссиясе чит илләр тарафыаннан финансланган мондый лагерьләрдә укып чыккан кешеләргә аерым җинаять эшен ачарга тәкъдим итте. Комиссия фаразлавынча, мондый лагерьләр Русиянең 19 төбәгендә эшли.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG