Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл педагогика институтында татар теле бүлеген яңадан ачуны сорыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Себертатарлар вәкилләре Төмән дәүләт университыты ректоры белән уку йортының Тубылдагы филиалында 2013 елда ябылган татар теле һәм әдәбияты бүлеген яңадан ачу турында сөйләшкән.

Төмән дәүләт университетының филиалы булган Тубыл педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге эшен яңадан башларга мөмкин. Себертатарлар һәм Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы вәкилләре шундый үтенеч белән университетның ректоры, өлкә депутаты Валерий Фальковка мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Төмән татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина хәбәр итте. "Без ректор белән очрашып, университетта 2013 елда ябылган татар бүлеген яңадан кайтару турында сөйләштек. Яшьләр туган телләрен өйрәнеп, төбәкнең мөхтәрәм мөгаллимнәренә алмаш булсыннар иде. Белешмә өчен, хәзер өлкәнең көньягында 50гә якын татар этномәдәни компонентлы мәктәп бар", дип язды Ләйсән Хөрмәтуллина.

Ректорга язган хатта (Азатлыкта аның күчермәсе бар) татарларның Төмән өлкәсендә һәм Русиядә сан ягыннан икенче халык булуы искәртелгән. 2010 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Төмән өлкәсенең үзендә генә дә (Ханты-Манси автоном өлкәсе һәм Ямал-Ненец автоном өлкәсен исәпкә алмаганда) 102 мең татар яшәве теркәлгән. 2019 елның 1 сентябренә алынган мәгълүматка караганда, 77 мәктәптә татар балалары туган телләрен өйрәнә. 51 мәктәптә 4 меңнән артык кеше туган татар телен һәм әдәбиятны аерым предмет буларак өйрәнә. Якын арада 33 яңа мәктәп төзеләчәк, шуларның 17се – татарлар яшәгән урыннарда, һәм алар этномәдәни компонентлы булачак.

Шул ук вакытта Төмән өлкәсе хакимиятенә татар җәмәгатьчелегеннән туган телне мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортлары дәрәҗәсендә дә сакларга кирәк, дигән борчулы мөрәҗәгатьләр килеп тора, дип яза хат авторлары.

  • 1951 елда Төмән өлкәсендә 156 татар мәктәбе эшләп, аларда 8,5 мең бала укыган. Бу мәктәпләргә укытучылар әзерли торган төп оешма – Тубыл татар педагогика училищесы булган. Эшләү дәверендә (1955 елга кадәр) ул 1500 дән артык укытучы әзерләп чыгарган. Хәтта сугыш елларында да училище тулы көченә эшләгән. 1953 елда татар мәктәпләре өчен урыс теле, татар теле һәм әдәбияты әзерләү эшен Тубыл педагогика институтына тапшырганнар. 1959 елда институтта татар бүлеге ябыла, ә 1965 елда урыс-татар бүлеге эшеннән туктый. Аңа кадәр, 1955 елда Тубыл татар педучилищесы да ябыла. 12 ел эчендә пединститут әйтелгән белгечлекләр буенча 250дән артык укытучы әзерли. 1989 елда татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән татар бүлеге яңадан ачыла. 1990-1991нче уку елында "Татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты" белгечлегенә барлыгы 12 студент кабул ителә, ә аннан соңгы елларда 25-30ар студент укырга алына. 1994-1995нче уку елында читтән торып уку бүлеге ачыла, анда да ике белгечлек буенча белем алып чыгу мөмкинлеге була. 2002-2003нче уку елында яңа белгечлек ачыла, "Татар теле, әдәбияты һәм чит тел (инглиз, алман теле)" дигән әлеге белгечлеккә 26 кеше кабул ителә. Ләкин 2013 елда бүлек ябыла.

XS
SM
MD
LG