Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев түрәсе Русиягә: "Украинада кече халыклар юк"


Дмитрий Разумков
Дмитрий Разумков

Русия думасы рәисе Украинада кече халыкларны җәберләү бара дип белдергәннән соң, Украина Югары радасы рәисе илдә "кече халыклар" төшенчәсенең булмавын әйтте.

2 декабрь Украина Югары радасы рәисе Дмитрий Разумков "Украинада кече дә, урта да, зур да халыклар юк" дип белдерде. Шул рәвешле ул Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володинның "кече халыкларны җәберләү Украинадан төрле өлкәләрнең чыгып китүенә китерә ала" дигән сүзләренә җавап бирде.

Разумков сүзләренчә, Украина күпмилләтле ил. Халык төрле телләрдә сөйләшеп тә, бердәм халык булып кала ала, дип саный ул.

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин 30 ноябрь Украинадан берничә өлкәнең "милләтчелек һәм җәберләү" сәбәпле чыга алуын белдергән. Әлеге белдерүне ул Берләшкән милләтләр оешмасында Дума депутаты Руслан Бальбекның чыгышына Украина делегациясе протест белдерүеннән соң ясады.

"Киевның яңа хакимиятенә үпкәләр һәм дәгъвәләрдән түгел, хата төзәтү ягыннан эшли башларга кирәк. Илдәге этник төркемнәр хокукларына мөнәсәбәтне яңадан карарга кирәк", дип белдергән иде Володин. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге сүзләрне Володинның шәхси бәяләмәсе дип атады.

XS
SM
MD
LG