Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ФемКызлар": "Татар хатын-кызлары көчле, буйсынырга яратмый"


Сулдан: Айгөл Әхмәтова, Тасия Альбариньо, Динә Нурм

Татарстан феминистлары хәрәкәте активистлары Татарстан хөкүмәтендә хатын-кызлар аз ди. Алар Азатлыкка ислам феминизмы һәм татар хатын-кызларының хокуклары бозылу очраклары турында сөйләде.

Татарстанда "ФемКызлар" хәрәкәте оешкан. Үзләре турында алар Казан белән Татарстан феминистларын берләштерәбез дип таныштыра. Күбрәк интернетта эш итәләр һәм төрле күңел ачу чаралары оештыру белән шөгыльләнәләр. Хәрәкәтнең исеме татарча яңгыраса да, бу милли феминистрлар берләшмәсе түгел. Шигарләре: "Ирек – Кыз кардәшлеге – Чәкчәк" ("Свобода – Сестринство – чак-чак"). Активистлар сүзләренчә, Татарстанда хатын-кызларның хокуклары төрле яклап бозыла. Гаиләдә, эш урынында, югары уку йортларында. Хәтта республикада кешеләр белән сәүдә итү дә бара, ди алар.

Татар хатын-кызларының хокуклары ни рәвешле бозыла? Татарның беренче феминисты кем? Республика хөкүмәтендә җенесләр тигезлеге бармы? Азатлык "ФемКызлар" хәрәкәте активистлары – хәрәкәтне оештыручы Динә Нурм, Тасия Альбариньо, Айгөл Әхмәтова белән әңгәмә корды. Алар сәясәткә керү, Pussy Riotка мөнәсәбәтләре һәм хәрәкәткә басым булу-булмавы турында сөйләүдән баш тарттылар.

"ФемКызлар" феминистлар хәрәкәте үзе белән таныштыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

— Сезнең хәрәкәт кайчан оешты?

Динә Нурм: Без бер ел элек оештык. "Ачык микрофон" чарасы, лекцияләр оештырабыз. Без мәгърифәт максатыннан чыгып эшлибез. Вконтакте челтәрендә паблик алып барабыз. Анда төбәк, Русия, дөнья күләмендә феминизм яңалыкларын укырга була.

Тасия Альбариньо: Феминистлар хәрәкәтен оештырганда ике максат куйдык. Беренчедән, мәгърифәт эше. Хатын-кызлар нинди проблемнар белән очраша? Аларның нинди хокуклары бар? Шулар турында мәгълүмат биреп, фикер алышу оештырырга. Икенчедән, комьюнити. Теләсә кайсы хатын-кыз килеп йөри торган дустанә мөнәсәбәт булдырырга теләдек.

Динә Нурм: Казанда феминизм берләшмәләре бар иде. Ләкин аларның тарафдарлары аз. Һәм ябык рәвештә эшлиләр иде. "Татарстан феминистлары" дип җиңел юл белән безне табып була торган хәрәкәт оештырга теләдек.

— Ни өчен "ФемКызлар" дип атарга булдыгыз?

Динә Нурм: Чөнки без Татарстанда яшибез. Казанның туристик бренды үсеше дә ошый. Татар теле дә сөендерә. Ул заманча яшьләр теленә әверелде. Бу атама һәркемгә бик ошый. Аны тиз отып алалар.

— Татар теле — яшьләр теле дисез. Ул нәрсәдә чагыла?

Динә Нурм: Татар теле хәзер медианы колачлый башлады. Татар интернет медиасы күбәя, татар сувенирлары, Казан колориты барлыкка килә.

— Тарафдаларыгыз күпме?

Тасия Альбариньо: Вконтакте челтәрендә 400гә якын язылучыбыз бар. Instagramда 300ләп кеше. Бигрәк тә бу көздә язылучылар артты.

Айгөл Әхмәтова: Бу төрле чаралар оештыруыбыз белән бәйле. Анда килүчеләр күбәя. Интернетта реклам бирәбез. Матбугат чаралары интервью ала. Кешеләр таныша, безне белә башладылар.

"Ачык микрофон"” чарасында теләсә-кайсы кыз килеп үзенә кызык булган тема турында сөйли ала. Бу – психологик лекция дә, шаярулы стендаплар, үзләре иҗат иткән җырларны, шигырьләрне башкара яки бары монолог сөйли ала. Без һәркемне кабул итеп, аны тыңлыйбыз.

Тасия Альбариньо: Без хәзер яңа юнәлештә дә эшлибез. Октябрьдә мин Мәскәүдәге "Имин йорт" ("Безопасный дом") фонды белән хезмәттәшлек итә башладым. Алар кешеләр белән сату итү проблемы белән шөгыльләнә. Бу яңа тема. Татарстанда әлеге мәсьәләне күпләр белми. Мин дөньяда, Русиядә, Татарстанда кешеләр белән сәүдә итү мәсьәләсе турында лекцияләр оештыра башладым.

— Татарстанда кешеләр белән сәүдә итәләрме?

Тасия Альбариньо: Татарстан буенча минем саннар юк. Хәзер кешеләр белән башкача сәүдә итәләр. Бу – "вербовка". Интернетта "модель эзлибез", "чит илдә эшләргә хостес эзлибез" ише игъланнары бар. Шулай кешеләрне алдалап үгетлиләр һәм ахыр чиктә аны башка эштә хезмәт иттерәләр. Мигрантлар авыр хәлдә кала. Алар Русиягә яхшы акча эзләп килә. Телне белмичә, валютаны аңламыйча, төзелеш эшенә алыналар. Анда аларның паспортын алалар да, эшләтәләр. Бу инде кеше белән сәүдә итү дигән сүз. Русиядә моның белән өч юнәлештә эшлиләр: хезмәт, секс һәм хәер сорашуда файдалану. Алар артында криминал структуралар тора. Хәзер кешеләрнең коллык турында күзаллаулары башка. Ләкин элекке вакыт белән чагыштырганда, хәзер коллар күбрәк. Бу турыда Халыклар дуслыгы йортында узган чарада да сөйләдем.

— Татарстанда феминистларга карата тискәре караш. Сәбәбе?

Динә Нурм
Динә Нурм

Динә Нурм: Аларны бөтен дөньяда яратмыйлар. Татарстанда феминистларга карата аерылып торган караш юк. Гадәттә реформаторларны яратмыйлар. Йөз ел элек суфражчыларны да яратмаганнар (хатын-кызларга сайлау хокукы бирү өчен көрәшүчеләр – ред.).

Айгөл Әхмәтова: Бары стереотиплар гына бар. Сез кияүгә чыкмыйсыз, балалар алып кайтмыйсыз, диләр. Чынлыкта безнең арада балалы, ирле феминистлар да бар. Без стереотипларны җимерәбез.

Тасия Альбариньо: Безнең мондый карашка иммунитет ныгый башлады. Син ир-атларны күрә алмыйсыңмы, нәрсәңнедер кырмыйсыңмы, ише сорауларны ишетү берничек тә тәэсир итми. Безнең турыда өстән-өстән генә карыйлар һәм нәрсә белән шөгыльләнгәнебезне күрмиләр.

— Татарстанда хатын-кызларның хокуклары ни рәвешле бозыла?

Динә Нурм: Әлбәттә, бөтен Русия буенча бозыла. Иң киң таралганы – Русиядә тыелган хатын-кыз һөнәрләре. Элегрәк аларның саны 400ләп иде, күптән түгел 100гә калды. Русиядәге рәсми канун хатын-кызларның хокукын кысрыклый. Мәсәлән, элегрәк метро машинисты булып хатын-кыз урнаша алмый иде.

Тасия Альбариньо
Тасия Альбариньо

Тасия Альбариньо: Быелның мартында "Сәнәгать җитештерүдә хатын-кызның роле" форумы узды. Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодец хатын-кызларның хезмәт хакы бер үк вазифада ир-атларныкы белән чагыштырганда 75 процент кына тәшкил итә диде. Тикшерүләргә күрә, җенескә карап хатын-кызларның хокуклары 21 процент, яшенә карап 13 процент очракта бозыла.

Хатын-кызның хезмәт хакы ир-атныкы белән чагыштырганда 75 процент кына тәшкил итә

Хатын-кызларның вакытын урлау бар. Кияүгә 30 яшьтән соң чыгу соң була, 27 яшьтән соң баланы карт килеш табу була, 55 яшьтә хатын-кыз карчык була дигән әйбер бар. Бу хатын-кызларга тискәре йогынты ясый. 55 яшьтә хатын-кыз карт түгел, ул яшь актив зат.

— Ә татар хатын-кызлары урыс кызларыннан нәрсәсе белән аерыла? Кемнәрне күбрәк кысрыклыйлар?

Динә Нурм: Һәрбер гаиләне аерым карарга кирәк. Консерватив гаиләләр бар. Дөньяви гаиләләр дә бар. Ләкин аерма зур дип әйтә алмыйм. Бездә дини дәвамчылык юк.

— Ә мөселман гаиләләрендә хатын-кызларның хокуклары нинди?

Динә Нурм: Без аларны өйрәнмәдек. Бәлки хокуклары кысыла торган хатын-кызлар бардыр.

Тасия Альбариньо: Ислам феминизмы турында аерым телеграм каналы бар.

— Сезнең тарафдарлар арасында хиҗап кигән кызлар юкмы?

Динә Нурм: Безнең төркемнәргә язылучылар арасында хиҗаплы кызларны күргән юк. Ләкин алар бардыр дип уйлыйм. Хиҗап феминизмга комачау итми.

— Татарда беренче актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче казый Мөхлисә Бубый булган. Татар тарихында беренче феминист хатын-кызны атый аласызмы?

Динә Нурм: Кызганыч, юк.

— Татар хатыннары җәберләүләргә түзеп, аны яшереп яшәргә мөмкин.

Тасия Альбариньо: Татарда гына шулай дигән әйбер стереотип ул. Күпме шәһәрдәге кызлар белән сөйләштем, бөтесендә дә бер үк хәл.

Айгөл Әхмәтова
Айгөл Әхмәтова

Айгөл Әхмәтова: Мин — татар кызы. Татар гаиләсендә үстем. Мин, киресенчә, татар кызларының холкы чәчрәп тора торган дип ишеткән бар. Алар көчле, буйсынырга яратмый. Татар кызларын тыңлаучан дип әйтү – ул стереотип. Бәлки хатын-кызлар ирләрен тыңларга тиеш дигән әйбер ислам килгәч башлангандыр. Ләкин татар хатын-кызлары бөтенләй башка.

Татар кызларын тыңлаучан дип әйтү – ул стереотип

— Авыл хатын-кызлары нинди хәлдә? Алар белән аралашасызмы?

Динә Нурм: Без авыл хатын-кызлары белән аз аралашабыз. Без гражданлык инициативасы. Бернинди финанслау да юк.

— Хатын-кызлар сезгә нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә?

Динә Нурм: Алар янау, куркыту, йортта көч куллану, югары уку йортында проблемнар, җенси дискриминация буенча килә. Кая мөрәҗәгать итеп була диләр. Без "Фатима" кризис үзәгенә юллыйбыз.

— Татарстан хөкүмәтендә хатын-кыз министрлар җитәрлекме?
(Татарстан хөкүмәтендә хәзерге вакытта өч хатын-кыз бар: хезмәт миинистры Эльмира Зарипова, мәдәният министры Ирада Әюпова, вице-премьер Ләйлә Фазлыева — ред.)

Динә Нурм: Әлбәттә, аз.

— Ләкин кайбер өлкәләрдә матриархат көчле.

Динә Нурм. Юк. Матриархат – ул хатын-кызның кулында хакимият бар дигән сүз. Сәясәттә хатын-кызлар юк. Әгәр хөкүмәт хатын-кызлардан торса гына, матриархат була.

Айгөл Әхмәтова: Безнең хөкүмәттә хәтта 50гә 50 дә түгел.

Тасия Альбариньо: Бу бушлыкны бары тик гасыр ахырында гына тутырып булыр, дигән фараз бар. Җенси бүлгәләнүне азайтыр өчен скандинав илләренең тәҗрибәсен кулланырга кирәк диләр.

Динә Нурм: Ягъни кайбер өлкәләрдә хатын-кызлар белән ир-атлар 50гә 50 булырга тиеш.

Айгөл Әхмәтова: Бүген полициядә ир-атларны, хатын-кызларга караганда, югары вазифага алалар. Әгәр дә бер үк вазифада ир-ат һәм хатын-кыз бер үк күрсәткечләр белән эшли икән, ир-атны күтәрәчәкләр.

Динә Нурм: Хатын-кыз өй эше белән шөгыльләнергә тиеш дигән әйбер бар. Әгәр гаиләдә ике як та эшли икән, хуҗалыкны карап тоту, бала тәрбияләү эше хатын-кыз җилкәсенә төшә. Дәүләтнең бу очракта ярдәме юк дәрәҗәсендә. Чөнки балалар бакчаларына зур чиратлар, ясле төркемнәре бөтенләй юк диярлек.

Эш бирүче хатын-кызга кайчан да булса декретка китәчәк һәм үзенең акчасын югалтачак дип карый. Мин күптән түгел эш эзләдем. 50 процент очракта миннән кияүдәме, балам бармы, кайвакыт хәтта декретка чыгарга уйламыйсызмы дип сорадылар.

Айгөл Әхмәтова: Мин телефон аша эш эзләгәндә бу вазыйфага ир-атларны гына алабыз диделәр. Ни өчен дим. Анда авыр йөк ташырга кирәк диделәр. Мин спорт белән шөгыльләнә торган көчле хатын-кыз дип әйтеп карадым. Кире кактылар. Эштә бары ир-атлар гына эшли, алар сезгә карап эшләмәячәк диделәр. Менә шундый дәлилләр.

— "ФемКызлар" нинди таләпләр белән чыга?

Динә Нурм: Җенесләр тигезлеге, тигез хезмәт хаклары, хатын-кызлага карата көч куллануны киметүне, эш квоталары булдыруны сорыйбыз.

фикерләр (22)

XS
SM
MD
LG