Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләт саранлана": гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесен Казанда хупламадылар


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесе Казан җәмәгатьчелеген икегә бүлде. Берәүләр аны "тешсез" диде, икенчеләре, православ активистларына теләктәшлек белдереп, гаиләгә тыкшыну дип бәяли.

Казанда "Яблоко" фиркасе "гаилә-көнкүрештә көч куллануны булдырмау турында" канун өлгесен тикшерү максатыннан "түгәрәк өстәл" үткәрде. Очрашуга рәсмиләр дә чакырулы иде. Ләкин оппозицион фирка оештырган җыенга полиция хезмәткәре һәм күбрәк утырышны күзәтеп утырган Дәүләт шурасы депутатыннан тыш рәсмиләр, шул исәптән Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская килмәде.

Утырышта "ФемКызлар" хәрәкәте, "Фатима" кризис үзәге, "Ата-аналар каршылыгы" ("Родительское Всероссийское Сопротивление") оешмасы вәкилләре кызу бәхәсләр белән фикер алышты. "Яблоко"ның әлегә бу канун өлгесенә карата рәсми фикере юк, дип белдерде Азатлыкка фирканең Татарстандагы бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин .

29 ноябрь Федерация шурасы "гаилә-көнкүрештә көч куллануны булдырмау турында" канун өлгесенең яңа вариантын бастырды. Очрашуда аны "тешсез", "мәгънәсез" документ дип бәяләделәр.

"Канунда "йомшак" профилактика гына калган"

"Фатима" кризис үзәге башкарма мөдире Марина Галицкая сүзләренчә, соңгы егерме елда хатын-кызларның хокукларын яклау өлкәсендә вазгыять кискенләшкән. Әйтергә кирәк, "Фатима" үзәге Казанда бердәнбер кризис үзәге санала. 1999 елдан бирле эшли. Монда хокуклары бозылган хатын-кызлар килеп, сыену таба.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Елына бер меңләп шалтырату алабыз. Шуларның 30 проценты кыйнаулар белән бәйле. Психик, җенси көчләүләр әзрәк", диде ул.

Марина Галицкая гаиләдә көч куллануга каршы канунны мөһим дип саный, ләкин хәзерге вариантта аны кабул итми.

"4-5 ел элек тәкъдим ителгән канун проектында профилактика да, зыян китерүчене чикләү, тернәкләндерү дә бар иде. Төгәл структура булдырылды. Монысында ул юк. Бары "йомшак" профилактика гына калган. Дәүләт "йорт агрессорын" "кадерләп" карап торачак, социаль, психологик ярдәм күрсәтәчәк.

Канун өлгесе җитәрлек дәрәҗәдә финансланмаган. Дәүләт саранлана

Канун өлгесе җитәрлек дәрәҗәдә финансланмаган. Дәүләт саранлана. Бер кризис үзәген булса да федераль акчага финанслый алыр иде. Без бит хәерче түгел. Сыену урыны буларак коммерцияле булмаган оешмалар бар. Алар партизан буларак эшли, ләкин иминлекне тәэмин итә алмый", диде Марина Галицкая.

Хатын-кызларның гаиләдә җәберләнү очраклары турында рәсми саннар юк. Очрашуга килгән Эчке эшләр министрлыгының Казандагы балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәүф Низамов сүзләренчә, аларны кыйнау маддәсе белән генә санап була.

"2019 елда Казанда Русиянең административ хокук бозулар кодексының 6.1.1 маддәсе нигезендә (кыйнау) 1076 административ эш ачылган. Узган ел аларның саны 1575 булган. Ә Татарстанда 5998 очрак", ди Рәүф Низамов. Ләкин аларның күпмесе өйдә җәберләнгән – полиция хезмәткәре аны әйтә алмады.

"Хатын-кыз өчен иң куркыныч урын – гаилә"

Ел ярым элек оешкан Татарстан феминистларының "ФемКызлар" хәрәкәте активистлары хәзерге канун өлгесе варианты "тешсез" ди.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Канун өлгесенең яңартылган варианты – мәгънәсез, эшләми торган документ. Федерация шурасы безгә дә, каршы чыгучыларга да ярарга тырышкан. Ахыр чиктә бу беркемгә дә яраклы түгел. Кыйнау очраклары бу канун эчендә каралмаячак дигән фикер туа. Саклану ордерында корбан белән агрессор арасында булырга тиешле араны алып атканнар. Әлеге чикләү чарасы үзенең мәгънәсен югалта. Үлем очраклары бу канун нигезендә каралмаячак. Чөнки бу башка маддәгә карый. Шулай ук канун рәсми өйләнешмичә бергә яшәгән кешеләргә кагылмый. Ә бездә граждан никахы белән озак яшәүчеләр 12 процент, рәсми өйләнешкәнче бергә яшәүчеләр 30 процент алып тора", ди "ФемКызлар" хәрәкәте вәкиле Динә Нурм.

Динә Нурм сүзләренчә, Русиядә гаилә хатын-кызлар өчен куркыныч тудыра торган урынга әверелгән.

"Көч куллану Русиядә гаиләләрне җимерә. "Фемицидка каршы" проекты 2019 елның беренче яртыеллыгында гаиләләрдә 594 хатын-кыз үлеме очрагын санап чыгарган. Хатын-кыз өчен иң куркыныч урын – ул гаилә диелә. Хатын-кыз өчен иң куркыныч кеше – туганы, ире, улы, әтисе, абыйсы", диде Динә Нурм. Шуннан соң очрашуга җыелган ир-атлар арасында шау-шу чыгып алды.

"Канун гаиләләрне таркатачак"

Башка чыгышлардан аермалы, "Ата-аналар каршылыгы" оешмасының Татарстандагы вәкиле Татьяна Нечаева гаилә эшенә тыкшынучы канун бөтенләй кабул ителмәскә тиеш ди. Моңа кадәр мондый таләп белән "Сорок сороков" православ хәрәкәте чыккан иде.

"Бездә гаиләләрдә көч куллану бар. Ләкин ул шул хәтле югары дәрәҗәдә түгел. Эчке эшләр министрлыгының статистикасына күрә, 2018 елда гаилә-көнкүрештә көч кулланудан 253 хатын-кыз үлгән. Монда төп дәгъва – төшенчәләр төгәл язылмаган. Кешенең газапланган булуы да, куркытылуы да көч куллану булып санала. Физик, психик яктан зыян күрә дигән сүз бар. Монда көч куллану бөтенләй булмаска мөмкин. Бу субъектив әйбер ("гаилә-көнкүрештә көч куллану - административ хокук бозу яки җинаять эше билгеләре булмаган физик һәм (яисә) психик газаплау һәм (яисә) мөлкәти зыян китерү куркынычы булган аңлы гамәл" – канун өлгесенең 2нче маддәсе).

Өченче затлардан әләкләр башланачак. Әгәр дә берәр кеше балагыз канәгатьсезлек кичерә дип уйлый икән, сезнең гаиләгә киләчәкләр. Ә агрессор белән нәрсә булачак? Аны канун бозучы дип таныячаклар, хокуклары турында сөйләячәкләр, исәпкә алачаклар, психологик тәрбия чаралары үткәреләчәк.

Бу нәрсәсе белән куркыныч? Бернинди тикшерү эшләре алып барылмаячак. Бер гариза җитәчәк. Тикшерү юк икән, ялган мәгълүмат бирүгә бернинди җаваплылык каралмый икән – бу канун гаиләләрне җимерә дип әйтүгә җирлек тудыра. Әгәр шулай җиңел генә гаилә эшенә тыкшынырга мөмкинлек бирсәләр, кешеләр куркып калачак", дип сөйләде Татьяна Нечаева.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Ата-аналар каршылыгы" оешмасы вәкиле сүзләренчә, гаепле кешене ачыклау да, тәрбия чараларын үткәрү дә коммерцияле булмаган оешмалар карамагына күчәчәк. "Аларны акча гына кызыксындыра", ди ул. Очрашуда бу сүзләр талашуга, кычкырышуларга кадәр җиткерде. "Спекуляция", "сөйләп бетерсен" ише сүзләр ишетелде. Шуннан соң полиция хезмәткәре Рәүф Низамов "факт расланган очракта" гына гаепле кеше белән эшләячәкләренә ачыклык кертте.

Нечаеваны хуплаучылар аз түгел иде.

"Бу – ир-ат белән идарә итү чарасы. Бер тикшерүче миңа әйткәнчә, тикшерү комитеты ничек яза, мәхкәмә шулай кабул итә. Мәхкәмә һәр эш буенча аерым шөгыльләнә дип әйтеп булмый. Мәхкәмә полиция хезмәткәренә, күршесенә ышаначак", дип кушылды "Канунсыз хөкем ителгәнннәр" берләшмәсе әгъзасы Евгений Хәбибуллин.

"Ир-ат – агрессор, хатын-кыз – корбан", дигән шаблоннан китәргә кирәк. Бу – дөрес түгел. Миндә төгәл мәгълүмат юк. Ләкин әлеге канун өлгесе балаларны, милекне алу өчен кулланылачак. Күп очракта баланы әнисе белән калдыралар", диде үзен Антон дип таныштырган катнашучы.

"Традицион кыйммәткә коллык та керә"

Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, гаиләдә көч куллану дәрәҗәсен бәяләү мөмкин түгел. Нечкә мәсьәлә, сораштыруларда халык ачыктан-ачык җавап бирми ди ул.

Шулай да Ясәвиев 2000нче еллар башында мондый тикшеренүләр үткәрелүен сөйләде. Ул җиде төбәктә узган. Җавап биргән хатын-кызларның яртысы бер тапкыр булса да үзләренә карата физик көч кулланганнары булуы турында әйткән. Гүзәл затларның 27 проценты ирләре тарафыннан берничә тапкыр кыйналуын сөйләгән. Ә 3 проценты ирләре даими кыйнап тора дигән.

"Канунны алга сөрүчеләр һәм аңа каршы чыгучылар бар. Каршылар традицион кыйммәтләргә нигезләнә. Нәрсә ул традицион кыйммәтләр? Русиядә аңа бөтен нәрсәне кертеп була. Йорт төзелешен дә. Көч куллануларны традицион кыйммәт дип аклап була", ди Искәндәр Ясәвиев.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Коллык та традицион кыйммәт санала", дип өстәде "ФемКызлар" активистлары. Социолог моның белән килеште.

"Канун өлгесенә каршы чыгучылар, бу – гаилә эшенә тыкшыну, гаиләне җимерү бара ди. Ә көч куллану гаиләне җимермиме соң дип сорыйсым килә. Әгәр канун булмаса, корбаннарны ничек якларга була дип сорар идем алардан. Бу канун өлгесе, киресенчә, гаиләне саклап калуга юнәлгән. Бу корбанны яклау омтылышы", диде Искәндәр Ясәвиев.

"Түгәрәк өстәл"дә Дәүләт шурасы депутаты Ольга Воронова да катнашты. Һәм киләсе атнада Татарстан парламентында әлеге канун өлгесен караячакларын җиткерде.

"Гаилә таркалуда беренче сәбәп – аңлашылмаучанлык һәм кыйнау"

Социология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең гаилә һәм демография институтының элекке мөдире Флера Илдарханова әлеге канун өлгесенә карата Азатлыкка үз фикерен җиткерде.

"Мин бу мәсьәләне кызыксынып карадым. Мондый канун кирәк. Аерылышучылар, сугышулар мәсьәләсен хәл итәргә вакыт. Чөнки соңгы елларда шул сәбәпле гаиләләр таркала. Безнең тикшерүләр бар. Гаилә таркалуда беренче сәбәп – аңлашылмаучанлык. Моңа кыйнаулар да керә. Икенче урында – матди як. Өченчедә – хыянәт итү. Дүртенчесе – эчкечелек. Соңгы социологик тикшерүләр күрсәткәнчә, бездә биш өйләнүгә дүрт аерылышу тупы килә", диде Флера Илдарханова Азатлыкка.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Русия – Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.

  • Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.
  • 16 ноябрьдә канун өлгесе авторларының берсе, Русия думасы депутаты Оксана Пушкина канун өлгесе авторларына социаль челтәрләрдә яныйлар дип белдерде.
  • Татарстанның Биектау районы Каймар авылындагы Кирилл Белозерский чиркәвендә "Сорок сороков" православ хәрәкәте активисты Егор Ланин гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенә ризасызлык белдереп келәүдә катнашты.
  • Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, быел сигез ай эчендә Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.
XS
SM
MD
LG