Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенә "тарафларның килешүе" төшенчәсе кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенең соңгы вариантына гаепләнүче һәм корбанның килешүе турында маддә кертелгән.

Документка ярашлы, гаиләдә көч куллануны кисәтү белән шөгыльләнүче иҗтимагый һәм сәүдәгә корылмаган оешмалар дуслашуга ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Шул ук вакытта элегрәк канун өлгесенә әлеге оешмаларга корбан рөхсәтеннән башка полициягә хәбәр итүне тыю турында үзгәрешләр кертелгән иде.

Канун өлгесендә шулай ук гаиләдә басымга дучар булучыларга ярдәм итүдә полиция, прокуратура, омбудсменнар, хакимият оешмалары, медицина һәм башка оешмалар катнашырга тиеш диелгән. Көч куллану корбанына ярдәм җинять эше ачылу-ачылмауга бәйле булмаска тиеш.

Моңа кадәр Русия думасы депутатлары гаиләдә көч куллану турында канунга "эзәрлекләү" төшенчәсе керткән иде. Эзәрлекләүләр дип корбан үзенең иминлеге өчен куркыныч хисе тойган гамәлләр аңлатыла. Аерым алганда, телефоннан сөйләшүләр, өченче затлар аша элемтәгә керү, зыян күрүченең укыган, эшләгән һәм яшәгән урынына килү булырга мөмкин.

  • Русия Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.
  • Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.
  • 16 ноябрьдә Оксана Пушкина канун өлгесе авторларына социаль челтәрләрдә яныйлар дип белдерде.
  • Татарстанның Биектау районы Каймар авылындагы Кирилл Белозерский чиркәвендә "Сорок сороков" праваслав хәрәкәте активисты Егор Ланин гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенә ризасызлык белдереп келәүдә катнашты.
  • Counting Dead Women Russia мәгълүматларына караганда, быел сигез ай эчендә Русиядә ирләре яки партнерлары кулыннан 850 хатын-кыз үлгән.

XS
SM
MD
LG