Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур метросында шартлау оештыруда гаепле дип танылган Азимовка гомерлек төрмә җәзасы бирелде


Петербур мәхкәмәсе матбугат үзәге фотосы

Петербур метросында шартлау эше нигезендә гаепле дип танылган Аброр Азимовны мәхкәмә гомерлек төрмәгә хөкем итте. Террор гамәле оештыруда катнашкан дип танылган тагын берничә кешегә 19 елдан 28 елга кадәр төрмә хөкеме бирелде.

10 декабрьдә Петербур мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2017 елның апрелендә шәһәр метросында шартлау оештыруда гаепле дип танылган Аброр Азимов гомерлек төрмәгә хөкем ителгән. Ул террор гамәлен оештыручыларның берсе дип саналды.

Әлеге эш нигезендә башка гаепләнүчеләр озак елларга ирекләреннән мәхрүм ителде. Тикшерү террор гамәлен оештыручыларның тагын берсе дип санаган Акрам Азимовны 28 елга хөкем итте.

Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүдә, шартлаткыч матдәләр әзерләүдә һәм аларның канунсыз әйләнешендә, террорчылык оешмасында катнашуда гаепле дип танылган Мөхәммәтйосып Эрматов та 28 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Шундый ук гаепләүләр нигезендә Ибраһимжон Эрматов 27 ел, Содик Ортиков — 22 ел, Шохист Кәримов, Мәхәммәтйосып Мирзаалимов, Азамжон Мәхмүдов, Дилмурод Муидинов — 20шәр ел алды. Сәйфилла Хәкимовны һәм Бахрам Эргашевны 19 елга хөкем иттеләр. Моннан тыш, барысына да 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф салынды.

​3 апрель Петербур метросында ​булган шартлауны рәсмиләр террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылыкны алмады. Шартлау нәтиҗәсендә интихарчыны да санап барлыгы 16 кеше һәлак булды. Хокук саклаучылар терактны абыйлы-энеле Аброр һәм Акрам Азимовлар оештырган дип белдерде. Азимовлар да, башка гаепләнүчеләр дә гаепләүне кире какты.

XS
SM
MD
LG