Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәвәскәр театрлар — милләтнең бетү куркынычына җавабы"


"Кыю кызлар" спектакле, Сарман районы халык театры

Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә үзешчән татар театрлары ничек яши? Татар теленә бетү куркынычы янаган чорда бу театрлар телне саклый аламы? Коллективлар нинди кыенлыклар кичерә? Азатлык хәбәрчесе "Идел-йорт" төбәкара татар халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында булып, театр вәкилләре белән аралашты.

Быел 19нчы тапкыр уздырыла торган "Идел-йорт" фестивалендә 250 театр катнашкан. Беренче тапкыр Русия төбәкләре театрлары өчен фестиваль кысаларында аерым бәйге оештырылган. Дипломантларга акчалата бүләк һәм ноутбук, лауреатларга 50, 75 һәм 100-150 мең сум күләмендә бүләкләр тапшырылды. Төбәк театрлары арасында Гран-при яулаган Чиләбе шәһәре татар үзешчән театрына 500 мең сум, Татарстаннан беренче урынны алган Сарман район үзәге мәдәният йортының халык театрына 1 миллион күләмендә бүләк бирелде. Премияләр җиңүчеләргә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырылды. "Идел-йорт" фестивален Татарстан мәдәният министрлыгы, "Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге", Дөнья татар конгрессы уздыра.

Үзешчән театрлар зур татар авылларында һәм район үзәкләрендә элек-электән яшәп килгән. Тик соңгы араларда бу театрларга халыкның сәнгатькә, иҗатка ихтыяҗын канәгатьләндерү өстенә, татар әдәби телен даими яңгырату, аны кулланылышта саклап калу бурычы да өстәлә. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә генә түгел, республика районнарында да үзешчән татар театрлары күңел ачу, иҗат урыны булудан да бигрәк милли мәдәниятне үзендә саклап, кайнатып торучы учаклар буларак яшиләр. "Идел-йорт" фестивален оештыручылар белдергәнчә, соңгы елларда татар халык театрлары өлкәсендә күпмедер җанлану, үсеш күзәтелә. Беркайчан да театры булмаган авыллар спектакль уйнап, фестивальдә лауреат исемнәре яулау очраклары да бар. Инде сүнеп килгән театрлар да яңадан торгызыла. Бу милләтнең бетү куркынычы алдында калуына үзенә күрә бер җавабы, дигән фикер әйтелде. Халык театрларына Казанда укып кайткан яшь режиссерлар килә. Берничә районда үз фестивальләрен булдырып, авыл театрлары өчен лаборатория, остаханәләр, укулар да уздыра башлаганнар.

"Һәр артистым катнашырлык әсәр сайлыйм"

Татарстанның Азнакай районы халык театры – республикада көчле коллективларның берсе. 2021 елда театр 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. "Идел-йорт" фестивалендә соңгы дүрт елда өченче тапкыр җиңүчеләр арасында. Быел Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем" әсәре буенча "Урман эчләрендә урман" спектакле белән икенче дәрәҗә лауреат булдылар.

Театрның җитәкчесе һәм режиссеры Гөлсинә Җамалиева сөйләгәнчә, театрга утыздан артык кеше – дүрт буын вәкилләре йөри.

Гөлсинә Җамалиева
Гөлсинә Җамалиева

"Иң өлкән артистыбызга 86 яшь, 18 яшьлек артистларыбыз да бар. Яшьләр үзебезнең районда урнашкан һөнәр лицееннан килә. Моңа кадәр елга ике спектакль чыгарып килдек. Яшьләр өчен Илгиз Зәйнинең "Амазонка", быелгы "Җанкисәккәем" спектаклен әзерләдек, шул ук вакытта Данил Салиховның "Коткарыгыз, караул!", Туфан Миңнуллинның "Илгизәр+Вера" әсәрләрен сәхнәгә куйдык", дип сөйләде Гөлсинә ханым.

Пьеса сайлаганда бүгенге көн кадагына сугучы темалардан бигрәк, бөтен артистлар да рольле булырлык әсәрләр сайлыйбыз, диде режиссер.

"Җәмгыятьтә булган темаларны уйлый башласам, коллективымнан берничә кешене генә алырга туры киләчәк, калганнары читтә кала, аларны яңадан тартып китерергә кирәк була, аларның күңелләрен калдырасым килми", ди ул.

Премьерадан соң спектакльне шәһәрнең үзендә ике-өч тапкыр уйнасак, ел дәвамында авылларга чыгабыз, дип сөйләде Азнакай театры җитәкчесе. Елга барлыгы 15-20 тапкыр уйнала. Ешрак чыгарга коллективның мөмкинлекләре юк, бу артистларның яше белән дә, төп эшләреннән китә алмаулары белән дә бәйле. Казанга да театр гел яшьләр уйный торган спектакль алып килгән.

Халык театрлары мәдәният йортлары каршында эшли, аларны тәэмин итәргә аерым акчалар каралмаган. Шуңа күрә декорацияләр, костюмнар, реквизит булдыруга акча табу – бөтен үзешчән театрларның да авырткан җире. Азнакай театрында боларны үз көчләре белән башкаралар. Рәссам буларак аларга Чаллы дәүләт театрыннан белгеч ярдәм күрсәтә икән.

Быел фестивальнең Гран-приена лаек булган Сарман халык театры режиссеры Алинә Галиева да театрның матди ягы авыррак булуын әйтеп узды.

Алинә Галиева
Алинә Галиева

"Үз көчебез белән табабыз, өйдән алып килеп, кирәк булса, үз акчабызга да алып. Костюмнар, музыка белән Әлмәт театры булыша, рәхмәт аларга. Бәйгеләрдә акчалата бүләк алсак, аны шулай ук костюмнарга, декорацияләргә тотабыз. Елга ике спектакль чыгарырга тырышабыз, берсе зуррак, күләмлерәк булса, икенчесе кечкенәрәк була. Балалар өчен кичәләр, яңа ел бәйрәмнәре дә әзерлибез”, дип сөйләде Алинә.

Быел фестивальдә Сарман театры Таҗи Гайззәтнең "Кыю кызлар" спектакле белән җиңде. Бүләккә бирелгән 1 миллион сумны да алар яңа спектакль чыгаруга тотарга җыена. Бу Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сы булачак. Акчадан кала, Сарман театрына бүләк буларак Омски өлкәсенә гастрольләргә бару мөмкинлеге дә биреләчәк.

"Хатын-кыз режиссерлар социаль темаларны читкә тибәрә"

Үзешчән татар театрларының 70-80 процентын хатын-кызлар җитәкли, бу спектакльләрнең сыйфатында да чагылыш таба, ди фестивальнең жюри рәисе, Кариев театры баш режиссеры Ренат Аюпов.

Ренат Әюпов
Ренат Әюпов

"Хатын кызлар җитәкләгән коллективлар көчлерәк. Хатын-кыз ул туплый белә, оештыру сәләте зур. Алар костюмын да таба, декорациясен дә. Хатын-кыз куйган очракларда без күбрәк хискә бай булган спектакльләр күрәбез. Социаль әйберләрне алар бик күтәреп бетерә алмый. Була шундый пьесалар, анда актуаль социаль бер проблем ята, ләкин хатын-кыз режиссер аны узып кына китә. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә моны күреп була", дип сөйләде Әюпов.

Шулай да Сарман театры бу актуальлекне таба белгән, аның ир-ат режиссер ярдәмчесе дә бар, бу да булышкандыр, ди ул. "Таҗи Гыйззәт әсәрендә никадәр актуаль проблем ята. Белемгә, мәгърифәткә тартылган өч хәерче кыз яктылыкка барабыз дип, киресенчә, баткаклыкка, сазлыкка юлыга. Хәзер дә безнең җәмгыятьтә кеше мәгърифәткә, ихласлыкка мохтаҗ, ул табигый хисләргә кайтырга тели. Моны Сарман театры ачып сала белгән", дип сөйләде ул.

Хатын-кыз режиссерларның күбрәк мәхәббәт темасына, кешене елата торганрак әйберләргә тартылуы өчен гаепләп булмый, ди Балык Бистәсе район мәдәният үзәгенең халык театры җитәкчесе, драматург, педагог Раушан Шәриф.

Раушан Шәриф
Раушан Шәриф

"Алар башта ничә кеше катнаша дип уйлый, аннары эчтәлеген карый. Моны аңларга була. Мондый театрларның максаты да күбрәк кеше катнаштыру, халыкка иҗат мөмкинлеге бирү. Тамашачы китерү проблемы да бар. Кешене өеннән чыгару кыен, бер комфортка ияләшкәч, кеше каядыр театрга барырга да атлыгып тормый. Ләкин театрның тәрбия чарасы икәнен дә онытырга ярамый", ди режиисер. Ул Гафур Каюмовның "Ыру" әсәрен сәхнәгә куйган. Спектакльдә чит ыру тарафыннан ирләре кырып бетерелгәч, хатын-кызларның дошман ирләрдән тапкан балаларын үз милләте балалары итеп үстереп, ыруларын коллыктан коткаруы турында сөйләнә. Бу спектакльдә Кәрлә ролен башкарган өчен театрның артисты Азат Закиров та фестивальнең бүләгенә лаек булды.

Балык Бистәсендә электән руслар яшәгән, татарлар соңрак килеп утыра башлаган. Татар теле саклану проблемы да бар. Яшь буын татарча бик сөйләшми, театрга бик килми, дип сөйләде Раушан Шәриф. Шулай да үзешчән театрларны үстерергә кирәк, чөнки алар һөнәри театрлар өчен чишмә башы, артистларны да, тамашачыны да тәрбияләп бирүче, дип саный ул.

Балык Бистәсендә быел беренче тапкыр авыллардагы театрлар арасында фестиваль уздырганнар, аңа танылган татар артисты Равил Шәрәфи исеме биргәннәр. Раушан Шәриф, Казан мәдәният һәм сәнгать институты доценты, профессиональ актер буларак, режиссура, актерлык осталыгы буенча дәресләр уздырган.

"Төбәкләрдә татар миллилеккә сусаган"

Үзешчән театрларның матди хәле мактанырлык түгел, дип сөйләде әңгәмәдәш. "Районда әле спектакльләр эшләп була, авылларда кыен. Без тырышабыз, спонсорлар эзлибез, шушы районнан чыккан кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Авылларда өстән кушыбрак эшләүче театрлар да бар. Әмма бер йөргән кеше йөри, кыенлыкларга карамый", диде ул.

Татарстан белән күрше төбәкләрдә дә үзешчән театр хәрәкәте җанлану чоры кичерә. Мисал итеп Ульяновски өлкәсен китерергә була. Өлкәдә тугыз үзешчән татар театры эшли, ел саен өлкә күләмендә татар театрлары фестивале уза. "Идел-йорт" бәйгесендә өлкәдән ике театр беренче һәм икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Икесен дә яшьләре утызга да җитмәгән режиссер кызлар җитәкли.

"Театрыбызга дүрт-биш ел, ике ел эчендә без халык театры исемен алдык. Театрыбызга халык бик теләп җыела. Бу татарның бик театр җанлы булуы белән аңлатыладыр. Юкка гына безнең әби-бабайлар качып-посып театр уйнап йөрмәгәндер. Үзләре теләп, эштән соң, арып киләләр, җан тынычлыгы алалар. Төбәкләр татар җанлырак, без татарлыкка сусаган, татар теленә, җырына, моңына сусаган", дип сөйләде Сембер Татар мәдәни үзәгенең Бари Тарханов исемендәге халык театры режиссеры Гөлия Сәләхетдинова.

Гөлия Казанда үскән, кияүгә чыгып, Сембергә киткән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының халык театры режиссерлары әзерләүче бүлеген тәмамлап, диплом эше итеп шушында спектакль дә чыгарган.

Гөлия Сәләхетдинова
Гөлия Сәләхетдинова

"Профессиональ дәрәҗәдә эшлибез, сәхнә телен күтәрәбез, сәхнә йөрешен, бию, музыка ягыннан профессиональ дәрәҗәдә эшләргә, үсәргә тырышабыз. Мәктәпләрдә укулар уздырабыз. Фестиваль ахырында лаборатория булды. Казаннан Кәрим Тинчурин театрыннан, үзебезнең Ульяновски драма театрыннан актерлар чакырылды. Күбрәк кеше күргән саен, күбрәк аралашкан саен осталык арта. Спектакльне чыгаргач, үзебездә бер-ике тапкыр уйнасак, өч-дүрт мәртәбә авылларга чыгабыз. Еш йөреп булмый, транспорт мәсьәләсе авыр. Безгә аны Халыклар дуслыгы йорты бирә", дип сөйләде режиссер.

Быел бу театр Наил Гаетбаевның "Сат миңа иреңне" спектаклен чыгарган, узган елда Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәрен сәхнәләштереп, лауреат исеме яулаган. Киләсе елга тагын күләмлерәк, кеше күп катнаша торган классикага алынырга уйлыйбыз, чөнки бездә яшьләр күп, аларга кирәк, диде Гөлия Сәләхетдинова.

"Репертуар сайлауда зәвык сизелә"

"Сембернең үзендә ике зур коллектив, икесе дә көчле, кайсысын сайларга белмәдек. Бу зур эш нәтиҗәсе. Сембердә Габдулла Шамуков туган, алар актерның 110 еллыгына Камал театры ярдәме белән китап та чыгарды. Алар бик тырышып мәдәниятне, миллилекне, сәнгатьне сакларга дип янып йөри", дип билгеләп үтте "Идел-йорт" фестивале җюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан.

Белгеч халык театрларының спектакль өчен әсәрләрне шактый зәвык белән сайлауларын да әйтте. "Шырды-бырды әсәрләргә алыну юк. Сәхнәнең мөнбәр икәнен, аннан ниндидер кирәкле, җитди әйберләр әйтергә кирәклеген алар аңлыйлар. Шул ук вакытта спектакльгә җырлар, биюләр дә кертеп җибәрергә мөмкиннәр, ул бәлки урынсызрак та тоеладыр, әмма халыкка ул ошый. Алар халыкны тоеп, аның белән тыгыз элемтә сизеп эшлиләр. Милли киемнәр, җырлар, биюләр ул бары уңай әйбер, бигрәк тә чит төбәкләрдә", дип сөйләде Шакирҗан.

Быелгы фестивальдә Туфан Миңнуллин, Мостай Кәрим, Аманулла, Данил Салихов, Гөлшат Зәйнашева, яшь драматург Айгөл Әхмәтвәлиева әсәрләренә куелган спектакльләр җиңүче дип табылды. Актаныштан килгән халык театры Валентин Распутинның "Живи и помни" әсәре нигезендә "Рәнҗетелгән язмыш" спектакле белән беренче дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчеләр арасында шулай ук рус телендә эшләүче театр да бар иде. Яшел Үзән шәһәренең музыкаль театры Тукай әсәрләре нигезендә эшләнгән "Айлин һәм Данияр" мюзиклы өчен бүләкләнде.

Сембер шәһәре "Нур" татар театры җитәкчесе Илиза Шәрипова бүләкләнә
Сембер шәһәре "Нур" татар театры җитәкчесе Илиза Шәрипова бүләкләнә

Төбәкләр арасында Гран-при алган Чиләбе халык театрының спектаклен Казаннан Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов килеп куйган. Профессиональ режиссер эшләгән спектакльнең беренче урын алуы бераз сорау тудырды. Луара Шакирҗан әйтүенчә, мондый алым белән эшләү театрларга чын мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

"Чиләбе театры Җәүдәт Фәйзи музыкасына иҗат ителгән "Башмагым" спектаклен куйды. Әлбәттә, профессиональ режиссер кулы сизелә. Без моны башка төбәкләргә дә кертергә теләр идек: үзләрендә эшләп бетергәч, моннан бер-ике көнгә режиссер килеп, спектакльне камилләштерергә ярдәм итсә, яхшы булыр иде. Безнең элегрәк шундый уй да бар иде: мәдәният институтында халык театры режиссерына укучыларны соңгы курста диплом эше, практик эш башкарырга төбәкләргә җибәрергә. Төбәкләр аларны бик теләп кабул итәр иде. Моны эшләп буладыр дип уйлыйм", диде Луара ханым.

"Үзешчән театрлар җанлануы – халыкның рефлексиясе"

"Төбәкләрдә, районнарда театрларны булдыру белән шөгыльләнә башладылар. Өстән кушканга гына түгел, аларның күңел хәрәкәте булганга күрә, – дип саный Ренат Әюпов. – Бу халыкның ниндидер бер рефлексиясе, эчке уйлануы. Милләтнең кирәклеге турында, барлыгыбызны, телебезне саклап калу рефлексияседер бу. Бу уйлануларны әйтергә, яңгыратырга аларга бер урын, мәйдан кирәк, сәхнә кирәк. Икенче яктан, һәвәскәр артистлар әйтүенчә, аларны бүгенге тормышта күңелләрендә күпмедер бушлык та бар. Аларга әңгәмә җитми. Бүгенге виртуаль тормыш, медиасистема кешене робот хәленә җиткерә. Бу роботка әйләнмәс өчен милләтнең рефлексы. Бигрәк тә төбәкләрдә, алар "без театрны яратабыз" дип кенә түгел, ә ата-бабалардан калган, геннарга сеңгән "милләтне, телне саклагыз" дигән әйбер һәвәскәр театр аркылы килә дә чыга. Һәвәскәр театрларның кинәт баш күтәреп шыта башлаулары безнең килеп туган кризиска җавап дип саныйм", ди режиссер.

Самар өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы үзешчән театры быел гына оешкан. Фестивальдә алар лауреат булды. Алар шушы авыл кешесе Илшат Галимов язган "Өмет" әсәре нигезендә спектакль алып килгәннәр. Татар төбәгенең үз, җирле тарихын барлап, сәхнәгә чыгарган, үз төбәге кешесе әсәрен сәхнәләштергән бердәнбер коллектив булдылар. Казанга әсәрнең авторы Илшат Галимов, спектакльнең режиссеры Айсылу Камалетдинова, Самар өлкәсе Камышлы районы хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина килгән.

Сулдан: Илшат Галимов, Резедә Төхбәтшина, Айсылу Камалетдинова
Сулдан: Илшат Галимов, Резедә Төхбәтшина, Айсылу Камалетдинова

"Сугыш вакытында Иске Ярмәк авылына Орел өлкәсеннән балалар йорты күчерелә. Авылда балалар йорты итәргә яраклы бер буш өй дә табылмый. Шуннан соң бөтен авыл халкы бергәләп, урман кисеп, бурасын бурап, балаларга йорт сала. Бу спектакльне караганда еламаган кеше калмады, бик дулкынландыргыч әйбер булды. Анда геройларның исемнәре дә үзгәртелмәгән, бу шушы авылның тарихы. Ул авылга гына хас фольклор кертелгән бу спектакльга, ул авылда гына җырлана торган җырлар", дип сөйләде Резеда ханым.

Иске Ярмәктә ятимнәр йорты 1964 елга кадәр эшли. Сугыш елларында килгән рус балалары тәмам татарлашып бетә. Үскәч аларны шәһәргә җибәреп, эшкә урнаштыралар. Берсе авылда калып, картайганчы шунда яши, гомеренең ахырында мәчет картына әйләнә. Илшат Вәлиевнең бу пьесасы белән Татарстанның Түбән Кама театры да кызыксынган.

Камышлы районында 11 мең кеше яши, халкының 87 проценты татарлар. Районда сигез үзешчән театр эшли. Быел театр елына багышлап фестиваль уздырганнар. Балалар өчен аерым номинация дә ясаганнар. Биш спектакльдә биш бала сәхнәгә чыккан.

"Мәдәнияткә район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов бик җылы карашта. Ул аңлый: татар мәдәнияте яшәгәндә безнең район яшәячәк, безнең халык яшәячәк, тел бетмәячәк. Мәдәнияте беткән халык югала дигән сүз. Ул моны нык аңлый. Ярдәм итә. Транспорт, костюмнар, чыгышлар ясарга заллар ягыннан театрларыбыз кыенлык күрми. Быелгы фестивальгә Казанга килгәч, безгә сөенечле хәбәр дә әйттеләр. Татарстан һәр төбәк театрларына профессиональ театрларны шеф итеп билгеләгән. Камышлы районының ике театрына да Кәрим Тинчурин исемендәге театр ярдәмче булачак. Костюмнар сайлауда, мастер-класслар белән ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Безнең өчен бу зур әйбер", дип сөйләде Камышлы районы вәкиле.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG