Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Татфондбанктан алданучыларга Ирек мәйданында митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән


2017 елда узган каршылык чарасы
2017 елда узган каршылык чарасы

Казан хакимияте чараны Киров районындагы Петров паркында уздырырга тәкъдим иткән.

Казан башкарма комитеты кризиска очраган Татфондбанк мөштәриләренә сораган урыннар буш булмауга сылтап шәһәрнең Ирек мәйданы һәм Җиңү паркында митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән. Бу хакта чараны уздыруга белгертү хатына җавап буларак әйтелә.

Idel.Реалии язуынча, шәһәр комитеты башкарма комитеты әлеге урыннарда спорт-күнегү чараларын уздыруга белгертүләр элегрәк бирелүен әйткән. Хакимият митингны Киров районы Петров паркында уздырырга тәкъдим иткән.

Татфондбанк мөштәриләре митинг уздыруны 22 декабрьгә билгеләгән булган. Татфондбанк һәм Интехбанк кризисына өч ел була. Активистлар ел саен митингны декабрь уртасында уздыра, хакимият аларны һәрвакыт Петров паркына җибәрә.

Чараны оештыручылар әлегә чараны Киров районына күчерүгә килешү турында хакимияткә әле хат җибәрмәгән.

2016 елның 15 декабрендә Татарстандагы иң зур ике банкның берсе булган Татфондбанк эшчәнлегенә мараторий керттеләр. Ике көннән Интехбанкта да шул ук хәл кабатланды. Бераздан аларның икесенең дә лицензияләре алынды. 2017 елда Татарстанда Спурт банк, Татагропромбанк һәм Анкор банк та ябылды. Бу банкларда акчалары янган кешеләр инде ике ел буе ул акчаларны кайтару өчен көрәшә: митинглар, төрле чаралар уздыралар, мөрәҗәгатьләр язалар, мәхкәмәләргә йөриләр.

XS
SM
MD
LG