Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау шиханын яклау чарасында дистәләрчә кеше катнашты


30 ноябрьдә узган Куштауны яклау флэшмобы
30 ноябрьдә узган Куштауны яклау флэшмобы

Килгән халык Куштау шиханы янында кулга-кул тотынышып төзелде.

Башкортстанның Үрнәк авылындагы Куштау шиханы янында "Куштауның җанлы чылбыры" дигән чара уза. Proufu язуынча, салкын булуга карамастан, чарада катнашырга дип республиканың төрле почмакларыннан килгәннәр. Анда дистәләрчә кеше катнашты.

Бүген Үрнәкта 20 градус салкын. Барлык катнашучылар кулга-кул тотынышып Куштау янында төзелгән.

Октябрь ахырында Куштау шиханын саклап калуга чакырып уздырылган чаралар ешайды. "Башкорт" оешмасы тәкъдиме белән аның тарафдарлары Русия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә Куштауны сакларга чакырган язулар тотып фото, видеога төшеп флешмоб ясады.

30 ноябрдә Башкортстаның Үрнәк авылында берничә дистә кеше кулларын тотышып, Куштау янында фотога төште. Ялгыз пикетлар республиканың төрле район һәм авылларында да узды.

1 декабрь Уфада "Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Оешма активистлары шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелеге ярдәмен сорарга кирәк дип белдерде.

11 декабрьдә "Башкорт" оешмасы офисына Башкортстанның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе тикшерү белән килде. 3 декабрьдә "Башкорт" офисына прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән иде.

Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама вакытында: "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", диде.

XS
SM
MD
LG