Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият чүп яндыру заводына каршы протестларга реакция күрсәтмәсә, активистлар эш ташлаулар оештыру белән янады


Альберт Гарапов
Альберт Гарапов

18 декабрь Казанның Бауман урамында активистлар Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелешенә каршы ялгыз пикетлар уздырды.

Бауманның сәгать манарасы янында ялгыз пикетка чыккан Татарстанның атомга каршы җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гарапов Азатлыкка, Татарстанда чүп яндыру заводына каршы булуларын һәм 16 декабрьдә Осиновода чүп яндыруга каршы корылган чатыр лагеры куып таратылганнан соң, чүп яндыру заводына каршы иҗтимагый хәрәкәт оешуын әйтте.

Ул Осиново бистәсендә генә түгел, Татарстанның башка урыннарында да чүп яндыру заводын коруга каршы булуларын, чүпне аерып җыю кирәклеген һәм моның бер альтернатив юл булуын җиткерде.

Гарапов, хакимият чүп яндыру заводына каршы барган протестларга реакция күрсәтмәсә, шәһәр күләмендә эш ташлаулар үткәрәчәкләрен дә белдерде.

"1989 елның 20 октябрендә моңа охшаш чараны оештырган идек. Һәм бу Татарстан атом станциясе коруны туктатуда төп фактор булды. Шунда ук Совет берлеге премьер министры Рыжков телевидениедән чыгыш ясады һәм мәсьәләне чишәчәкләрен әйтте һәм Татарстанда атом станциясен төзүне туктатырга карар ителде", диде.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Бер үк вакытта Бауманның Шаляпин һәйкәле янында да узган икенче ялгыз пикетта ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев "Чүп яндыру заводына каршы чыккан Андрей Железнов һәм Олег Бурыловка ирек!" дигән шигар күтәреп торды.

Зәкиев Азатлыкка, шушы ике егет Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводына каршы оешкан чатыр лагеры активистлары булуын һәм аларга җиде тәүлеккә төрмә җәзасы бирелүен, әйтте.

"Хакимиятнең чатыр лагерын куып таратуы - андагыларның хокукларын бозу булып тора. Лагерьдагы татар әбиләренә каршы Росгвардиянең 500 хезмәткәрен алып килү һәм бу әбиләрне мәҗбүриләп машинага тутыру Татарстан өчен дә аның президенты Миңнеханов өчен оят һәм хурлык дип саныйм" дип белдерде ул.

Зәкиев фикеренчә, чатыр лагерен оештыручылар бернинди канунны бозмады, бары тик Конституциядә күрсәтелгән хокукларын якладылар.

"Конституциядә чиста һава һәм чиста су турында махсус маддә бар. Активистлар шушы маддәне күздә тоттылар. Әбиләрне мәҗбүриләп полиция машинасына тутыру үзе үк хокукларны бозу булып тора. Активистлар белән Татарстан хакимияте уртак тел табып, сөйләшергә тиеш иде. Әбиләргә каршы көч куллану оят", диде ул.

2 декабрь активистлар Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады.

Ике атна дәвамында кешеләр бер-берсен алмаштырып кизү торды, алар биредә юл салырга дип килгән техниканы туктатуга иреште.

16 декабрьдә лагерь полиция тарафыннан таратылды, чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыккан активистларга карата 16 административ эш ачылды. Аларны киңкүләм чара оештыруда һәм полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG