Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин: "Үзләренең хаклы булмавын белүчеләр һәрвакыт пычрак технологияләр куллана"


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Чүп яндыру заводына каршы чыгучыларны көч белән бастыруны Ирек Мортазин Татарстанда президент сайлау якынлашу белән бәйли.

Казанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы чатыр лагерын полиция көч белән тарату алдыннан бу төзелешкә каршы чыгучыларга карата интернетта һөҗүм көчәеп китте. Социаль челтәрләрдә активистларның фотоларын һәм исемнәрен кулланучы ялган аккаунтлар барлыкка килде, фейк төркемнәр булдырылды, хакимият яклы Telegram каналларда һәм социаль челтәрләрдә полиция килгәч видеокамераларга "матур" каршылык сурәтләре, сугышулар, кычкырышулар керсен өчен янәсе кемнеңдер кемгәдер акча вәгъдә итүе турында мәгълүматлар таралды.

Чуп яндыру заводына каршы активист исеме белән ике аккаунт. Берсе чын, берсе ялган
Чуп яндыру заводына каршы активист исеме белән ике аккаунт. Берсе чын, берсе ялган

Чүп яндыруга каршы көрәшүчеләр моны хакимиятнең әлеге каршылыкта пычрак ысуллар куллануы дип бәяли. Азатлык әлеге вазгыять турында "Новая газета" журналисты, элек Татарстан президенты сүзчесе булып эшләгән Ирек Мортазин белән сөйләште.

— Интернетта пычрак ысуллар дип бәяләнгән бу һөҗүмне ничек бәялисез?

Пычрак күбрәк атылган саен, ул пычрак атучыларның хаксыз булуы ныграк аңлашыла

— Мин моңа бер дә гаҗәпләнмәдем. Һәрбер дөрес эшкә интернетта пычрак һөҗүмнәр оештырыла. Интернетта, социаль челтәрләрдә, Telegram каналларда пычрак күбрәк атылган саен, ул пычрак атучыларның хаксыз булуы ныграк аңлашыла. Үзләренең хаклы булмавын белүчеләр һәрвакыт пычрак технологияләр куллана. Ачыктан-ачык дискуссиядә әйтер сүзләре булмагач, интернет аша пычрак агыза башлыйлар. Саллы дәлилләре, фактлары булса, экологларны “Эфир” йә ТНВ телевидениесенә чакырсыннар да алар белән сөйләшсеннәр, шул дәлилләрен китерсеннәр, сез экологлар Сорос фондыннан акча аласыз, Русия көймәсен чайкалдырасыз дисеннәр. Әмма алай итмиләр бит. Чөнки моның дөрес булмавы, шәһәрдә күпләрнең бу заводка каршы чыгуына карамастан, хакимиятнең аны төзү теләге бик көчле булуы аңлашыла.

Көнбатышта беркемгә кирәкмәгән нәрсәне безгә төртәләр

Көнбатышта беркемгә кирәкмәгән нәрсәне безгә төртәләр. Мине кемнәрнеңдер бу төзелешкә каршы чыга алуы гаҗәпләндерә. Чөнки телевидениедән гел бу заводның искиткеч яхшы булуы турында гына сөйлиләр. Ә чынлыкта бу завод искергән технологияләргә нигезләнеп төзелә. Европада андый заводлар юк инде. Европада да чүп яндыралар, Венада, Прагада, башка шәһәрләрдә дә чүп яндыру заводлары бар дисәләр дә, ул заводларда бик нык эшкәртелгәннән, аерылганнан соң калган чүп кенә яндырыла. Ә бездә барлык җыелган чүпне яндырырга телиләр. Өстәвенә аны Иделгә якын урында һәм Казанга җил искән якта төзиләр.

Монда чатыр лагеры корган, тыныч кына, бернинди коралсыз җыелган экология активистларының хаклы булуы, ә хакимиятнең бу гамәлләре аның нәрсәнедер яшерүе, нидәндер куркуы күренә. Бу эшнең шәһәрме яки республикамы дәрәҗәсендә оештырылганын әйтә алмыйм. Мин Казанның уяна башлавына, аның пычрак шәһәр булуына каршы көрәшүче активистлар барлыкка килүгә сөенәм.

Алар шәһәрнең канын 20-30 ел суырганнан соң чит илгә китү нияте белән яши дигән уй килә

Экологиягә каршы бу гамәлләр кичә генә башланмады бит. Тоттылар да Казансу буендагы тугайны юк иттеләр. Сирәк кошлар, хайваннар яши торган тугайда Казан-Арена салып куйдылар. Шәһәрнең экологик балансын боздылар. Хакимияттә вакытлы кешеләр утыра, алар шәһәрнең канын 20-30 ел суырганнан соң чит илгә китү нияте белән яши дигән уй килә. Ницагамы, Карловы Варыгамы китәрләр, киләчәктә монда яшәргә җыенмыйлар кебек. Аларның балалары инде Көнбатыш кыйммәтләренә интеграцияләнгән, алар Көнбатышта укый, шунда диплом ала. Аларның анда үз бизнеслары, күчемсез милекләре, финанс активлары бар. Үзләре дә шунда күчеп китәчәкләр. Казанга төкереп карый алар. Казаннан акча суырып булганда алар Казанда булачак, ә проблемнар башлану белән бизнес очкычларга утырып еракка очып китәчәк, иманым камил.

10-15 ел элек кенә Казанда иркен сулап була иде, хәзер җәен аз гына җил өрдеме — ком бураны, тузан күтәрелә, теш арасында шыгырдый башлый. Каян чыккан, кем эшләгән моны? Экологик балансны бозу нәтиҗәсе дип уйлыйм. Хәзерге Казанда Казан рухы да калмады.

— Ике атна элек оешкан чатыр лагерын нигә нәкъ менә хәзер куып тараттылар?

— Бу әлеге лагер турында мәгълүматның ныграк тарала башлавы белән бәйледер. Чүп яндыруны алга сөрүчеләр үзләренең хаксыз булуын күптән аңлый иде. Әмма хәзер алар мәгълүмат таралу белән лагер зураер, икенче Шиеска әверелер дип бик каты куркуга төште. Шиес еракта, анда бару авыр булса, Казанда бит бик якында гына җыелдылар. Русия үзәгендә, Казан янында гына оешкан лагерга бар илдән экология активистлары җыела башлар дигән курку барлыкка килде. Эшләр шуңа таба бара иде бит. Шуңа күрә аның башына ук балта чабарга булдылар. Ә 2020 елның сентябрендә узачак президент сайлау алдыннан бу хәлләр хакимияткә бер дә ошамый. Моны тизрәк томаларга, кемнедер утыртырга, кемнедер куркытырга кирәк. Бу чатыр лагеры киләсе елдагы сайлауга берничек тә тәэсир итмәсен өчен тырышалар. Бу лагер ни кадәр озаграк торган булса, Татарстан президентын сайлауга аның тәэсире дә шул кадәр зуррак булыр иде. Әгәр бу вазифага Казан мэры Илсур Метшин намзәт итеп чыгарылса, һич тә гаҗәпләнмәячәкмен. Ә Метшин намзәтлеге өчен бу лагер кабер ташы була ала иде. Ә болай 2020 елны лагерсыз, чиста, уңай мэр, бар республика дилбегәсен үз кулына алырга әзер кеше буларак башлап җибәрә.

— Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр сайланырга теләми дип уйлыйсызмы?

— Һичшиксез, ул сайлауга чыкмас дип уйлыйм. 2015 елда да аның сайлауга чыгасы бик килмәгән иде дип уйлыйм. Минемчә, киләсе елда Казаннар (шартлы рәвештә аны Шәймиев кланы дип атыйк) йә Метшинны, йә президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәровны намзәт итеп чыгарачак. Ә Мәскәү татарлары Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллинны (2001-2010 елларда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык эшләре министры - ред.) тәкъдим итәргә мөмкин. Казан кирмәне өчен көрәш шушы ике төркем арасында була ала. Бу шартларда Хөснуллинның старт шартлары күпкә яхшырак булып күренә. Минемчә, Татарстанда яшәүчеләр аны бүгенге шартларда күбрәк ошатыр. Метшинны чүп яндыру заводы аска тарта, ә Сәфәровны, ул республика эчке эшләр министры булган чорда Казанның "Дальний" полиция бүлегендә шешә белән азаплап үтерү җәнҗалы нәтиҗәсендә, "шешәле генерал" дип атыйлар. Гадел сайлау булган очракта бу соңгы ике намзәтнең берсе дә җиңә алмаячак.

Шуңа күрә лагерны шулай ашыгыч рәвештә куып тарату президент сайлауның зур тизлектә якынлаша баруы белән бәйледер дип уйлыйм. Татарстан хакимиятенең бу гамәлен мин башкача аңлата алмыйм.

— Чүп яндыру заводы тирәсендәге каршылык алга таба ничек дәвам итәр дип уйлыйсыз?

— Берни дә әйтә алмыйм. Чүп мәсьәләсендәге каршылык ул һич тә фаразлап булмый торган нәрсә. Казаннар үзләрен алдауларын аңлап алса, протестка дистәләрчә мең кеше чыгарга мөмкин. Әмма заводка каршылар мәгълүмат кырында әлегә җиңелә бара. Хәзерге Татарстанда пост-индустриаль феодализм хөкем итә. Халык куркытылган. Берни дә булмаска, казаннар моны йотарга, протестлар алга таба дәвам итмәскә дә мөмкин.

XS
SM
MD
LG