Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара оешма Русиягә түрәләрнең канун бозып туплаган байлыкларын тартып алуда активрак булырга киңәш итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Акча юу белән көрәш өчен финанс чаралар эшләү халыкара төркеме (FATF) Русиягә канун бозып туплаган байлыклары конфискацияләнергә мөмкин булган түрәләр һәм башка төр җитәкчеләрнең исемлеген киңәйтергә киңәш бирде.

Акча юу белән көрәш өчен финанс чаралар эшләү халыкара төркеме (FATF) Русиядә җинаятьчел керемнәрдән килгән зыянны 220 миллиард сум дип бәяләгән. Бу сан 2014-2018 елларда тикшерелгән җинаять эшләрендә күрсәтелгән суммалардан алынган. Җинаятьчел керемнәрнең 30 проценты бюджеттан урлаулар диелгән документта.

FATF төркеме Русиягә парламентарийлар, федераль һәм төбәк түрәләренең, дәүләт ширкәтләре, хөкемдарларның канун бозып тупланган дип бәяләнеп, тартып алынырга мөмкин булган активлары исемлеген киңәйтергә киңәш биргән.

Экспертлар белдергәнчә, Русия акча юуда зур үзәк булмаса да, шактый зур өлеше чит илдә юыла торган җинаятьчел керемнәр чыганагы булып тора. Аерым алганда, җинаятьчел керемнәрнең иң күбе бюджеттан урлау, салымнардан качу, коррупция, финанс секторда караклык, әфьюн белән сату итүдән килә.

XS
SM
MD
LG