Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикәгә 500 ел: ханбикәгә Казанда урам да, мәйдан да, һәйкәл дә юк


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Сөембикәнең тууына 500 ел тулуга багышланган "Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан хәтергә" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.

Чарада Татарстан тарихчылары, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, журналистлар белән бергә Мәскәүдән килгән тарихчылар да катнашты. Чараның програмында барысы 30га якын чыгыш билгеләнгән иде. Чыгышларның һәркайсы үзгә темага багышланганга, көн дәвамында, Сөембикәнең тарихы гына түгел, бүген аның исемен мәңгеләштерү, Сөембикә исеме белән Казан урамнарын, мәйданнарны атау, һәйкәлен кайда урнаштыру, хәтта аның милләтен бүлешү буенча да сөйләшүләр булды. Конференциягә Дөнья татар конгрессыннан беркем дә килмәде.

Сөембикә нугаймы, татармы, казакъмы?

Конференцияне "Сөембикә ханбикә" җыры белән Казанның 181нче мәктәбе укучысы Рианна Гомәрова ачып җибәрде. Чыгышлар барышында Мәскәүдән килүче галимнәр Сөембикәне халыкларны берләштерүче символ дип атадылар.

Вадим Трепавлов
Вадим Трепавлов

Русия фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор Вадим Трепавлов кыска гына чыгышында Сөембикә феномены турында сөйләде.

— Сөембикә феномены – ул урдадан соңгы ханлыкларның берләшү күренеше. Нугай урдасы вәкиле булган Сөембикә Кырым ханнары династиясеннән булган ханга кияүгә чыга, Казан татарлары ханбикәсе була. Соңыннан Касыйм ханына да кияүгә бара. Мондый вакыйга тарихта башка мөмкин булмый, чөнки аннан соң инде ханлыклар тарала, яулап алына, диде ул.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни програмнарны үстерү фонды вице-президенты Мурад Заргишиев та конференциягә Мәскәүдән килгән. Ул Сөембикәнең нугай милләтеннән булуына аеруча басым ясарга тырышты, әмма фикерен барыбер берләшү идеясе белән тәмамлады.

Мурад Заргишиев
Мурад Заргишиев

— Сөембикә ул нугай халкы һәм Нугай урдасы тарихында гына түгел, башка халыклар тарихында да танылган шәхес. Далаларда үскән, юрталарда яшәгән нугай халкы кызы, Казан ханы хатыны, сәясәтче, татар халкының бәйсезлеге өчен күп эшләр башкарган фаҗигале язмышлы хатын-кыз буларак ул безнең хәтергә кереп калды. Аның бәете нугай халкы өчен бүген бик кадерле. Сөембикә берничә ханлыкны берләштергән фигура да. Шуның белән ул татарлар, нугайлар, кырымтатарлар өчен уртак символ, ул безнең уртак тарихыбыз. Ул бүген дә халыкларны берләштерүче мәдәни күпер. Сүземне тәмамлап, Сөембикәнең туган телендә дә берничә сүз әйтәсем килә, диде Мурад Заргишиев һәм шушы ук сүзләрне нугайча кабатлады.

Нугайларның моңа кадәр дә социаль челтәрләрдә татар галимнәренә үпкә белдерү, тарихны урлауда гаепләү очраклары күзәтелгән иде. Бу сорауга ачыклык кертү өчен Мурад Заргишиевтан чынлап мондый проблемның булу-булмавы турында кызыксындык.

— Нугайлар татарга үпкә саклый, ачулана дип әйтү дөрес түгел. Хәзер бөтен дөньяда бер чиктән икенчесенә ташлану күзәтелә. Кешеләр йә дөньякүләм глобализациягә кушыла, йә үзенең индивидуальлеген аерып алып алга сөрә башлый. Кайберәүләрнең гомум дулкында эреп югалмыйча үз милли йөзен күрсәтәсе килә. Бер яктан бу дөрес тә инде. Менә конференциянең исемендә Сөембикә татар ханбикәсе дип аталган. Бу очракта аны татар ханбикәсе дип куймыйча, Казан ханбикәсе дияргә мөмкин иде. Уртак символ итәбез икән инде, шулай нейтраль атамалар белән атыйк.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Менә Казакъстанда "Сөембикә ханбикә – бөек далаларның ханбикәсе" дигән исем белән китап чыкты. Аны ачып та карамаган килеш, Казакъстан телевидениесендә сюжет ясадылар һәм анда: "Безнең ханбикә турында китап чыкты", дип сөйләделәр. Югыйсә, китапта аның казакъ булуы турында бер сүз дә юк. Аның нугай кызы булуы һәм Казан татарлары ханбикәсе булуы әйтелгән. Интернетта тагын казакъларның ханбикәне үзләштерүе турында гауга чыкты. Сөембикә ул нугайның да, татарның да тарихи чикләреннән чыкты. Ул – гомуми образ. Ул бит бу җирләрдә яшәгән чуаш, удмурт вәкилләрнең дә ханбикәсе. Без хәзер 500 ел элек булган вакыйгалар өчен бүген талашып ята алмыйбыз. Үткәндә дошманлык өчен сәбәпләр эзләү дөресме, әллә берләшү өченме? Миңа калса, уртак тарихыбыз, дип әйтеп берләшергә кирәк. Әгәр интернеттагы шул гаугачылар бүген бу конференциядә булса һәм нугай халкы, аның тарихы турында күпме сүзләр сөйләнүен ишетсә, алар талашып утырмас иде. Чынлап та, безгә берләшергә кирәк дияр иде, – диде Мурад әфәнде.

— Сөембикәнең казакъ булуына инанган казакълар үз фикерен ничек нигезли?

— Сөембикәнең казакъ булуын алар Идегәй аша аңлата. Идегәй турындагы эпослар казакъта бик күп сакланып калгач, аны казакъ дип саныйлар. Ә Сөембикәнең әтисенең нәсел җепләре Идегәйгә барып тоташа имеш. Шуңа аны да казакъ булган дияргә телиләр, дип аңлатты Мурад Заргишиев.

Чараны алып баручы Илнур Миргалиев та нугай тарихына Татарстанда бик зур урын бирелүе, аның төрки-татар тарихы эчендә каралуы турында искәртте. "Араны бутарга теләүчеләр бар, әмма бу безне берләштерә торган гомум тарих", диде ул.

"Ярый әле "Сөембикә" кафесы бар"

Тәэминә Биктимирова да үз чыгышында нугай белән татар арасына чөй кагарга тырышучылар күп булуын ассызыклады. Шулай ук ул Казанда бүген дә Сөембикәгә һәйкәл куелмауны, аның исеме белән бер урам да аталмавын искәртте.

Тәэминә Биктимирова
Тәэминә Биктимирова

— Сөембикә 18 ел гомерен татар халкына багышлады. Халык аның исемен онытмады. Әмма ни үкенеч, бүгенге көнгә кадәр үзе яраткан Казанына кайтып, постаментка басып үзе яраткан халкын сөендерә алмады. Ни өчен? Ничә гасырлар элек яшәгән бу изге затның йөзлеген бүген дә күтәрә алмаучылар булганга микән әллә? 1920-1922 елларда яңа оешкан Татарстаныбызда Ревком рәисе, Совнарком рәисе булып эшләп, ярты миллион татарны ач үлемгә дучар иткән Сәетгалиев исемле урам, мемориал такталар бар бездә, ә Сөембикәгә юк! Ни өчен? Әле ярый, Чаллыда Сөембикә урамы бар. Казанда – Сөембикә кафесы! Казакъстанның Нурсолтан шәһәрендә дә Сөембикә урамы бар, әле алар аны үзләренеке дип тә игълан итәр. Ничә еллар Әлмира Әдиятуллина Сөембикә исемле мәчет төзетү турында хыялланып йөри. Аңа ул мәчетне күрергә насыйп булсын иде, диде Тәэминә Биктимирова.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова

Казанга Сөембикә урамы һәм мәйданы кирәк булуы турында Татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да үз чыгышында билгеләп үтте.

— Ни өчен Казанда Сөембикә урамы юк? Безнең Кирмән каршындагы мәйдан Беренче май мәйданы исемен йөртә. Ул Беренче май исемле мәйдан нигә кирәктер, һич кенә дә аңламыйм. Ни өчен ул Сөембикә мәйданы түгел? Бүген Казанда "Сөембикә" журналыннан һәм шул исемле кафелардан башка берни дә юк. Кирмән тирәсендәге мәйданга Сөембикә һәйкәлен дә, бик күп ханнарны да тезеп куярга була. Безнең горурлык булып басып торыр иде алар, дип хыялланды Кадрия ханым.

Язучы, тарихи фәннәр кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да гаять эчтәлекле чыгышында ул темага да кагылып узды.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Мин ике ел элек Рөстәм Миңнехановка хат яздым. Шәһәр үзәгендәге Бауман урамы ниндидер террорчы исемен йөртмәсен, аңа Сөембикә исемен бирик дидем. Урыслар шул урамнан Казанга керүен, аның элек Проломная дип аталуын да яздым. Любовь Андреева дигән түрә ханым "кеше нәрсә әйтер, анда пропискада булучылар да бар" дигәнрәк җавап бирде. Эсперанто урамын Казакъстан президенты исеме белән атаганда бер көн эчендә тоттылар да бирделәр Нарзарбаев исемен, кеше нәрсә әйтер дип тормадылар. Шулай итеп урамсыз да калдык. Икенчесендә әйттем: Казанда һәм Зөядә Сөембикә исемендәге мәчетләр салдырыйк, аның соңгы төне шушы Зөядә булган, шунда күз яшьләре тамган, тезләнеп намаз укыган, дидем. Зөядә Алтын урда чорында ук мәчет булган аның нигезләрен дә таптылар. Сталин вакытында анда күпме кешене үлгән. Әтием шунда чактан шунда үлми калган. Менә хәзер дә резолюциягә кертергә тәкъдим итәм: Сөембикә исемендәге урам һәм Зөядә мәчет булырга тиеш, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Аның тәкъдимнәреннән резолюциягә нибары берсе — Казандагы Бауман урамына Сөембикә исемен бирү хакындагысы гына кертелде.

Бәйрәмова соңгы елларда Сөембикә исеменең пычратып күрсәтүләренә дә игътибар итүне сорады.

— Сөембикәгә бик ямьсез һөҗүм китте. Ренат Харисның соңгы операсы Сөембикәне генә түгел, бөтен татар хатын-кызын мыскыл итү дип беләм. Хәтта аны урыслар да зурлап язганда, Ренат Харислар аны фахишә итеп язып чыга. Сөембикәнең якты образын дәүләт итеп күтәрергә кирәк. Мин ышанам, безнең халык барыбер берзаман дәүләтле булачак! - диде ул.

Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында урысларның Уграда тору көнен билгеләп үтәргә теләүләренә каршы сүзен әйтеп, татарларның да 1550 елның февралендә урысларны җиңү көне булуын искәртте.

— Сөембикә ул безнең дәүләт бәйсезлеге символы. Ул исән вакытта әле дәүләтебез булган. Сафагәрәй үлү белән Явыз Иван Казанга яу белән килә, әмма ул чакта хурлыклы рәвештә җиңелеп кире кайтып китәргә мәҗбүр була. Андагы коточкыч сугышны Кол Шәриф язып та калдырган. 16 тәүлек буе өзлексез каты сугыш булган анда. Алар хәзер Уграда тору көнен бәйрәм итмәкче булалар, безгә дә менә шушы урысларны җиңү көнен бәйрәм итәргә кирәк алайса. Без дә җиңдек бит! 1550 елның феврале бу! Моны Кол Шәриф кенә язып калдырмаган, урыс галимнәре дә аның турында күп язган, - диде Фәүзия Бәйрәмова. Ул чыгышын 25 ел элек язган "Сөембикә каргышы" дигән шигыре белән тәмамлады.

Вадим Трепавлов
Вадим Трепавлов

Уграда тору көнен чынлап та булдырырлармы, әллә бу тема ябылдымы, дигән сорау белән Азатлык тарих фәннәре докторы, профессор Вадим Трепавловка мөрәҗәгать итте.

— Уграда тору көнен рәсми билгеләү әлегә кичектерелде, — диде Вадим Трепавлов. — Бу датага карата каршы җәмәгатьчелек туплау оештырылганда ук аны кичектерергә теләүләре аңлашылган иде. Андыйга киткән икән, димәк, бу проектны эскәтер астына салып куячаклар да ул шунда торачак. Уграда тору көнен билгеләсәләр, моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге, җәмәгатьчелекнең реакциясе билгесез бит. Шунлыктан мин аны шул эскәтер астында калыр да дип өметләнәм. Ләкин тынычлану да иртәрәк, чөнки шуңа охшаш инициативалар башка өлкәләрдә дә чыгып тора. Русия түрәләре арасында да күпчелек бу көнне булдыру яклы, ләкин президент администрациясе аңа бик сак карый һәм бу дөрес тә дип саныйм, диде ул.

"Сөембикәгә 12 метрдан да кечкенәрәк һәйкәл куярга ярамый"

Чарага Татарстанның халык рәссамы, Казанда булачак Сөембикә һәйкәле образын ясаучы Камил Муллашев та килгән иде. Ул әлеге һәйкәлне 2002 елдан бирле куярга йөрүе турында сөйләде.

Камил Муллашев
Камил Муллашев

— Мин инде 2002 елда ук Миңтимер Шәймиевкә үземнең эскизларны тәкъдим иттем. Аны Чаллы шәһәренә куясылар иде, чөнки Казанда һәйкәлгә урын табылмады. Ниһаять, 2018 елда миңа "һәйкәлне Казанда куячакбыз" дигән хат җибәрделәр. Ләкин Казан үзәгендә кую өчен ул 4 метрдан да зуррак булмаска тиеш икән. Сөембикә \ханбикә образы юл кырыенда торган билгедән дә кечерәк була алмый бит инде, мин моңа ризалашмадым. Мин әзерләгән образ 22 метрга исәпләнгән. Аның буен кыскарту өчен тәхеткә утыртырга тәкъдим иттеләр. Хан бит ул, нишләп басып торсын, диделәр. Утыртып эшләгәндә 12 метр була. Әгәр шуннан да ким булса, мин бу эшне башкарырга теләмим, чөнки ул кабер ташы түгел, ә һәйкәл булырга тиеш, диде Камил Муллашев.

Һәйкәлне кая куячаклары турында сорагач, ул Меңьеллык паркында куелу ихтималы зур дип белдерде.

— Башта Кирмән кырыена куярлармы дигән идек, әмма анда куярга ярамый булып чыкты. Казанда Меңьеллык паркы да, Меңьеллык мәйданы да бар икән. Шуңа Сөембикә һәйкәлен Меңьеллык паркына куеп, аны Сөембикә бакчасы дип исемен үзгәртергә мөмкин булыр иде. Аның янәшәсенә Казан ханнары сурәтләре белән рельефлы 30 метрлы сын куярга дигән план да бар. Ул паркның коймаларын алып ташлап, Камал театры каршындагы мәйдан белән тоташ бер ансамбль булмасмы әле, дип уйлары белән уртаклашты Камил әфәнде.

XS
SM
MD
LG