Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикә ханбикә исемен халыкка кайтарыр вакыт җитте


Сөембикә ханбикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме

18 декабрь Казанда Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан халыкара конференция үтә. Шушы чара алдыннан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова комментарын тәкъдим итәбез.

Татар тарихына, милләт хәтеренә Сөембикә ханбикә фаҗигале язмышы белән кереп калган, моңа сәбәпче булып аның Мәскәүгә әсир итеп биреп җибәрелүе тора. Әйе, бу хак, татар тарихында андый фаҗигале хәл, хурлыклы гамәл булган, бәйсез дәүләт ханбикәсе, нәсел дәвамчысы белән бергә, Казан алынганчы ук дошман кулына тапшырылган. Моны хәзер гаепләргә дә, аклау өчен сәбәпләр табарга да була, әмма тарихта инде буласы булган, безгә хәзер гыйбрәт алырга һәм нәтиҗә ясарга гына калган. Сөембикә ханбикәнең җиңелүе – ул милләтнең дә җиңелүе, аның әсир ителүе – ул татар халкының да гасырларга сузылган хурлыклы коллыгы.

Сөембикә ханбикәнең тарихта җиңелүе генә түгел, зур җиңүләре дә булган

Югыйсә, Сөембикә ханбикәнең тарихта җиңелүе генә түгел, зур җиңүләре дә булган бит! Аның язмышында әсирлек фаҗигасе генә түгел, Казан өчен ана арыслан кебек сугышкан вакытлары да булган бит! Бу факт тарихта аз яктыртылган, нигәдер, Сөембикә ханбикәнең шәхси фаҗигасе алга чыккан, милләт өчен кылган батырлыклары онытылган.

Тарихтан билгеле булганча, Явыз Иван Казанны алырга берничә тапкыр килә, әмма Сафагәрәй хан моңа ирек бирми, ул үлгәч, аның тол калган хатыны ире урынына баса. 1549 елның ноябрендә урыс гаскәре Казан өстенә зур яу белән килә, Казанны чорнап ала, 1550 елның 25 февраленә кадәр канкойгыч сугышлар бара. Бу сугышта урыслар хурлыклы рәвештә җиңеләләр, бик күп кешеләре үлә, исән калганнар качып котылырга мәҗбүр була. Казан өчен, татар дәүләте өчен изге сугыш белән Сөембикә ханбикә идарә итә, һәм урысларның бу сугышта хурлыклы рәвештә җиңелүләрендә аның роле искиткеч зур була.

Шул вакыйганың тере шаһиты булган Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең "Зафәрнамә-и вилаяте Казан" әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын язып калдырган. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иван турында

"...ул денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде", дип яза, "...имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар, Яҗүҗ һәм Мәҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде", ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. – Казан, 2005, 17 бит.)

Урыс тарихында кара канлы тап булган бу сугышка, бигрәк тә Сөембикә ханбикәнең батырлыгына урыс язучылары да игътибар итә. Әйтик, 1779 елны Мәскәүдә Михаил Херасковның "Россияда" дип аталган тарихи поэмасы басылып чыга, ул тулысы белән Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләренә, урыс-татар сугышларына, Явыз Иван һәм Сөембикә ханбикә каршылыгына багышланган. Әлбәттә, поэмада уйдырма да шактый, шул ук вакытта автор Сөембикә ханбикә образын иле, милләте, дине өчен утка да керергә әзер булган батыр хатын итеп сурәтли. Херасковның бу әсәрен махсус өйрәнгән татар галиме Фатих Урманче да моңа игътибар иткән:

"Ил куркыныч бер хәлгә калганда Сөембикә казанлыларга махсус нотык белән мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк: Сөембикәнең патетик-трагик рухта яңгыраган нотыгы – поэманың иң көчле урыннарыннан." (Фатих Урманче. Михаил Херасковның "Россияда” поэмасында – Сөембикә // Сөембикә ханбикә. – Казан, 2001, 94 бит.)

Әйе, 1550 елда Сөембикә ханбикә Казанны урысларга бирмәгән, саклап калган. Рус тарихчысы Михаил Худяков та

"1549 һәм 1550 еллар яулары тулысынча уңышсызлыкка дучар була, һәм рус хөкүмәте үзенең хәрби програмын яңадан карау белән шөгыльләнә башлый", дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Москва, 1991, стр.129.)

Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куялар. Һәм 1552 елда шуңа ирешәләр дә. Әмма моның өчен башта юлдан ана арыслан кебек ханбикәне – Сөембикәне алып ташларга кирәк була, алар моңа татарларның үз куллары белән ирешәләр. Бу хакта Атласи менә ничек яза:

"Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш-еш баскынлык итүендә вә шуның илә бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер ханлык итүендә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны русларның барысы да яратмыйлар иде. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза ушандык нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булынсалар иде, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә бинаән галәйһи русларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады."(Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 203 бит.)

Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте

Әйе, Сөембикә ханбикәнең сөргеннәрдә газап чигүендә һәм билгесезлектә вафат булуында, хәтта кабере дә билгесез булуында аны Казан алынмас борын дошман кулына биреп җибәргән татарлар үзләре дә гаепле. Һәм безгә бу тарихи хатаны төзәтергә, Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә Казанда Сөембикә ханбикә исемендәге урам да юк, аның исемендәге мәйданнар, мәдәният йортлары да юк, бу темага дәүләт дәрәҗәсендә фәнни-мәдәни чаралар да үткәрелми. Һәрхәлдә, татар зыялылары Сөембикә ханбикәнең исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр белән Татарстан җитәкчелегенә еш мөрәҗәгать итсәләр дә, милли элита аның язмышына битараф кала бирә, әйтерсең лә, тагы 1551 ел кабатлана.

Форсаттан файдаланып, Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан, бу мәсьәләне кабат күтәрәм. Шушы олуг юбилей датасына багышланган фәнни конференциянең резолюциясенә түбәндәгеләрне тәкъдим итәм:

Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә:

  • Казанның хәзерге Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы дип үзгәртергә
  • Казанда һәм Зөя-Свияжскида Сөембикә ханбикә исемендәге Хәтер мәчет-комплекслары төзергә
  • Соңгы вакытларда матбугатта һәм мәдәнияттә Сөембикә ханбикә образын бозып күрсәтүләргә кискен рәвештә каршы төшәргә
  • Сөембикә ханбикәнең якты образын милли азатлык көрәшчесе, татарның дәүләтчелек символы буларак, матбугатта, мәдәнияттә пропагандаларга, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында яшь буынга татар тарихын аның язмышы аша аңлатырга.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (23)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG