Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенат Вәкилләр пулатында Трампка импичмент турында тавыш бирүне тәнкыйтьләп чыкты


Митч Макконнелл
Митч Макконнелл

АКШ сенаторы Вәкилләр пулатында президент Дональд Трампка импичмент белдерү турында тавыш бирү нәтиҗәләрен тәнкыйтьләп чыкты

АКШ Сенатында республиканнар лидеры Митч Макконнелл Дональд Трампка импичмент белдерү турында тавыш бирү нәтиҗәләрен "гадел булмаган" карар дип атады, һәм ул "агулы" прецедент тудыра, диде.

Макконнелл Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосины "Сенатка сыйфатсыз эш нәтиҗәсен җибәрергә курка" диде. Бу турыда Голос Америки хәбәр итә.

Элегрәк Пелоси импичмент турындагы мәкаләләр Сенатка тикшерү өчен кайчан җибәреләсен әйтүдән баш тартты. Ул башта процесс кагыйдәләре урнаштырылырга тиеш дигән фикердә тора. Моңа күпме вакыт бирелгәне канун белән билгеләнмәгән.

18 декабрдә АКШ конгрессының Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампны вазифасыннан читләштерү хакында резолюция кабул итте. Трампны хакимияттән канунсыз файдалану һәм Конгресс тикшерүенә киртәләр коруда гаепләделәр.

Трамп үзе импичмент турында карарны 2016 елгы сайлау нәтиҗәләрен "гамәлдән чыгару" юлы белән "дәүләт түнтәрелеше" ясарга омтылыш дип бәяләде.

Вәкилләр пулаты кабул иткән карарны гыйнварда Сенат тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG