Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда укучылар катнашында полиция күнегүләре өчен министр Хохоринга кисәтү белдерелгән


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Тукай районында мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре өчен Артем Хохоринга кисәтү белдерелгән, ә чараны оештыручыларны вазифаларыннан азат итәргә кушылган.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга укучылар катнашында полициянең килештерелмәгән митингларны тарату күнегүләре өчен шелтә белдерелгән. Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев хәбәр итте.

Күнегүләрне оештыручылар эшләреннән азат ителәчәк дигән министр.

"Бүген мин фәрман чыгардым: Татарстан эчке эшләр министрын вазифасына өлешчә туры килмәү турында кисәтергә һәм чараны оештыручыларны эшләреннән алырга", дип китерә Колокольцев сүзләрен РИА Новости.

Татарстанның Тукай районындагы Новотроицки авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган иде.

Эчке эшләр министрлыгы бу күнегү уздырылуын раслады. Министрлык белдерүенчә, күнегү алдыннан мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар иминлек кагыйдәләре турында кисәтелгән, күнегүгә чуалышларда катнашучылар буларак полиция хезмәткәрләре генә җәлеп ителгән, бер укучы да җәлеп ителмәгән, укучылар читтәрәк торган һәм аларга зыян килмәгән.

Шул ук вакытта өйрәнүләрдә катнашкан укучыларның берсе МБХ медиага кайбер яшүсмерләрнең "зур булмаган тән җәрәхәтләре" алуларын сөйләгән. Моны соңрак Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов кире какты.

Татарстан прокуратурасы Тукай районы Новотроицки авылында мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздыруның канунга ярашлыгын тикшерә башлады.

Бу вакыйгалардан соң Тукай районының мәгариф идарәсе җитәкчесе үз теләге белән эшеннән киткән.

XS
SM
MD
LG