Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән кырымтатарларга җәзаны киметте


Хөкем ителүчеләрнең җәзасы алты айга кыскартылды.

24 декабрь Русия югары мәхкәмәсе апелляцион шикаятьне карап, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатарларга хөкемне үзгәртте. Аларның җәзасы 6 айга кыскартылды, дип хәбәр итә Крым.Реалии.

Шул рәвешле, Узеир Абдуллаев 12 ел һәм 6 ай, Рустем Исмаилов 13 ел һәм 6 ай, Эмиль Джемадинов 11 ел һәм 6 ай, Айдер Салединов 11 ел һәм 6 ай, Теймур Абдуллаев 16 ел һәм 6 ай колония җәзасын алды. Моннан тыш хөкем ителүчеләргә 1 ел һәм 4 ай күләмендә административ күзәтү дә билгеләнгән.

Бүген мәхкәмә бинасы һәм аның каршына 70кә якын активист җыелды. Моннан тыш, утырышта Нидерландтан халыкара күзәтүче Тиман Каувин, АКШ илчелеге вәкиле София Будай, Европа берлегеннән халыкара күзәтүче Камила Ласкевич, Русиядә Украина консулы Виктор Пленников катнашты.

Хөкем ителүчеләр утырышта видеоэлемтә аша катнашты.

2019 елның июнендә Дондагы Ростовта Русиянең көньяк хәрби мәхкәмәсе Акмәчеттәге "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә биш кырымтатарны җәмгысе 68 елга ирегеннән мәхрүм итте. Прокуратура колония җәзасын әзрәк вакытка сораган иде. Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Теймур Абдуллаев 17 елга, Узеир Абдуллаев – 13, Рустем Исмаилов – 14, Айдер Салединов һәм Эмиль Джемадинов – 12шәр елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителгәннәр иде.

"Мемориал" хокук яклау үзәге хөкем ителгән кырымтатарларны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG