Accessibility links

Кайнар хәбәр

СОлНЦе мәктәбе татар телендә укытуга танылган галим-зыялыларны җәлеп итәргә җыена


Казанның СОлНЦе мәктәбендә
Казанның СОлНЦе мәктәбендә

Казандагы СОлНЦе мәктәбе директоры фәннәр татар телендә укытыла торган сыйныфка галимнәрне педагогик эшкә дә, кунак буларак та чакырырга ниятли.

Казандагы СОлНЦе мәктәбе сыйныфларының берсендә киләсе уку елыннан фәннәрне татар телендә күренекле галимнәр укыта башларга мөмкин. Бу турыда мәктәпнең мөдире, татар теле өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесе Павел Шмаков социаль челтәрдә язып чыкты.

"Без мәгариф өлкәсендә көтелмәгән адым ясый алабыз, һәм ул чыннан да татар җәмәгатьчелеге, интернациональлеккә йөз тоткан урыс зыялылары тарафыннан хуплау табарга мөмкин. Без киләсе елда 5нче сыйныфта укытырга күренекле татар галимнәрен җәлеп итә алабыз. Кайберләрен сыйныфта педагогик хезмәткә (атнага 1-5 сәгать), кайберләрен мәктәпкә кунак буларак аена 1-2 тапкыр килеп китәрлек итәргә була", дип язган Шмаков.

Ул бу эштә Айрат Фәйзрахманов, Наил Нәбиуллин кебек татар яшьләре активистларының ярдәме кирәк булачагын әйтә. "Безгә тьюторлар – балаларны фәннәрне татар телендә укырга илһамландыручы яшь кешеләр кирәк", дигән Шмаков.

Ул мәктәпкә югары осталыкка ия булган галимнәрне чакыруның катлаулы мәсьәлә булуын әйткән, чөнки галимнәрнең буш вакытлары бик аз. "Мин бу проектта Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Айрат Фәйзрахманов, РусланАйсин, Наил Әфләтүнов, Ләйсән Гәрәева һәм башка кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә телим", дигән СОлНЦе мәктәбе мөдире.

Элегрәк Павел Шмаков мәктәптә фәннәрне татар телендә укыта торган сыйныф ачу теләге барлыгын хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG