Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Сенцов Русия колониясендә азаплаулар һәм җәберләүләр хакында сөйләде


Олег Сенцов колониядә, 2018 елның августы
Олег Сенцов колониядә, 2018 елның августы

Олег Сенцов биш ел Русиядәге колониядә кыйнау, кимсетү, электрошокер белән газаплау, салкын камерада шәрә килеш яки юеш киемнән калдыру, матрацка тыгызлап төреп куеп, тәүлектән артык шул хәлдә тоту җәзалары кулланыла дип сөйләде.

Террорчылыкта гаепләнеп Русиядә 20 ел колониягә хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов биш ел дәвамында Ямал ярымутравындагы Лабытнанги шәһәрендәге төрмәдә утырды. Анда башыннан кичергәннәрне ул "Новая газета"га сөйләгән.

"Ишегеннән атлап кергәндә үк сиңа монда бернинди дә хокукларың юк икәнен аңлаталар, зарлану файдасыз, зарланырга кеше дә юк. Этап белән килгән кешеләрне рәхимсез кыйныйлар – бер сәбәпсезгә, дөньяда булганнары өчен генә. Бу "кабул итү" дип атала, ул узарга тиешле бер гамәл, гореф-гадәт диярлек" дип сөйләгән Сенцов.

Ул шулай ук тоткыннарны газаплау төрләрен дә санаган. Кыйнау, кимсетү, электрошокер белән газаплау, салкын камерада шәрә килеш яки юеш киемнән калдыру, матрацка тыгызлап төреп куеп, тәүлектән артык шул хәлдә тоту җәзалары кулланыла. "Тимер тартмага тезләрне эчкә җыеп бөгәрләнеп яткырып бикләп куялар, ашау һәм бәдрәфкә чыгу рөхсәт ителми" дип сөйләгән элеккеге тоткын.

Бу җәберләүләрдән беразга котылып тору өчен тоткыннар кан тамырларын кисә иде, шулай итеп төрмә хастаханәсендә бераз тын алып була иде, дигән ул.

"Тоталитар дәүләткә әйләнүдән ике адымда гына булган ил бүтән төрле төрмәгә ия булу хәлендә түгел. Лабытнангины җир йөзеннән юк итеп тә була, ләкин бу чуан башка җирдән килеп чыгачак, чөнки бу дәүләт – эченнән авыру" дигән Сенцов.

  • Олег Сенцов 2014 елда Русия аннексияләгән Кырымда теракт әзерләүдә гаепләнеп, Русиядә 20 ел колониягә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымады, халыкара хокук яклау оешмалары аны сәяси тоткын дип таныды. Колониядә Сенцв ачлык игълан итте һәм 145 көн ач торды.
  • 7 сентябрдә Русия һәм Украина хакимиятләре тоткыннар һәм тоткарлап торылучылар белән очрашты. Русия Олег Сенцовны азат итте. Киев РИА Новостиның Украина бүлеге баш мөхәррире Кирилл Вышинскийны Русиягә бирде, ул Украинада дәүләткә хыянәттә гаепләнә иде.
  • 29 декабрдә Украина белән "ДНР" һәм "ЛНР" республикалары арасында тоткыннар алмашу булды. Украина президенты офисы белдергәнчә, Киевка 76 кеше кайткан. "ДНР" кеше хокуклары омбудсмены Дарья Морозова фетнәчеләрнең Киевка 55 кеше тапшырмакчы булуын һәм Украинадан 87 тоткын алырга җыенуларын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG