Accessibility links

Кайнар хәбәр

МДУ аспиранты Азат Мифтахов эшен тикшерү төгәлләнде


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Эчке эшләр министрлыгы хулиганлыкта гаепләнүче Азат Мифтахов эше кысаларында тикшерү гамәлләре тәмамлануын белдерде. Мәхкәмә утырышы 2020 елның гыйнварында узарга мөмкин.

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтахов эше кысаларында тикшерү гамәлләре тәмамлануы хакында аның адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итте дип яза ТАСС.

Сидоркина сүзләренчә, җинаять эше фигурантларының барысына да эчке эшләр министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә тикшерү гамәлләре тәмамлануы хакында хәбәр ителгән. "Якын арада без эш материаллары белән таныша башлаячакбыз", дигән адвокат.
Аның сүзләренчә, җинаять эшенең күләме биш томнан да артык түгел, аның материаллары мәхкәмәгә 2020 елның гыйнварында ук җибәрелергә мөмкин.

Азат Мифтахов белән беррәттән шушы ук җинаять эше кысаларында тагын дүрт кеше гаепләнә. Шуларның берсе - Елена Горбань – читкә китмәү шарты белән иректә. Станислава Речкалов һәм Алексей Кобаидзе да читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарылган иде, әмма алар Русиядән киткәннәр. Хәзер алар илкүләм эзләүгә игълан ителгән. Бу ике кешенең эше аерым карала.

Бишенчесе - Андрей Ейкин – гаебен таныган һәм эшен башкалардан аерым карауны үтенергә җыена.

Аларны Русия җинаять кодексының 213 маддәсе 2 бүлеге нигезендә гаеплиләр. Бу маддәдә "җәмгыятькә ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтеп, иҗтимагый тәртипне тупас бозу", "предметларны корал итеп куллану" , "бер төркем кеше алдан сөйләшеп сәяси нәфрәт сәбәпле тәртип бозу" турында әйтелә.

17 декабрдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карары белән Азат Мифтахов 7 февралгә кадәр сак астында калдырылды.

25 яшьлек Азат Мифтахов 2019 елның 7 февралендә кулга алынды. Ул "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра.

XS
SM
MD
LG