Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чүп яндыру заводына каршы активистлар Осиново янында яңа лагерь кора башлады


Декабрь башында корылган чатыр лагерендә
Декабрь башында корылган чатыр лагерендә

Лагерь урынына баручы юлларны полиция япкан. Активистларга карата полиция беркетмәләр тутыра.

Казан янында Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы чыгучылар элек ОМОН килеп җимергән лагерь урынына яңаны төзи башлады. Активистлар вәкиле Вера Керпель Азатлыкка сөйләгәнчә, активистлар янына полиция килгән.

"Хәзер ул урында безнең өч машина һәм өч ДПС машинасы, алар ниндидер протокол төземәкче булалар, нәрсә өчен икәне әле билгеле түгел, мин үзем хәзер әле анда түгел", дип сөйләде Керпель.

Активистлар экология торышын тикшерү җиһазлары куелган кечкенә корылма китергәннәр.

"Без экологик күзәтү ясау өчен махсус җиһазлар алып килдек, алар Русия кануннары нигезендә теркәлгән. Ләкин юл-патруль хезмәте без торган урынга килә торган юлларны каплады, якын килергә бирмиләр. Кешеләр килә тора, аларны кертмиләр" диде Керпель.

Соңрак билгеле булганча, әлеге җиһазларны алып килгән машина йөртүче тоткарланган.

Активист әйтүенчә, алар бу урында Татарстан хөкүмәте чүп яндыру заводы төзү ниятеннән баш тартканчы торырга җыена.

Элегрәк Вера Керпель социаль челтәрләрдә халыкны лагер урынына килергә чакырып язды.

"Бу минутларда без ОМОН җимергән чатыр лагере урынында икенче лагер төзибез. Полиция безгә комачауларга маташа. Алрның моңа кануни нигезләре юк. Булдыра алган һәркемне килеп, ярдәм күрсәтергә чакырабыз” дип язып чыкты ул.

  • Ноябрь ахырында Осиново янында чүп яндыру корымасы төзеләчәк дип фаразланган урыннан ерак түгел кырга бульдозерлар, экскаваторлар китерелде. Рәсми рәвештә "җирле әһәмияткә ия булган юллар төзекләндереләчәк" дип игълан ителде. Әмма активистлар бу юллар булачак чүп яндыру заводы өчен төзелә дип фаразлады.
  • 2 декабрьдә активистлар төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады.
  • 16 декабрдә чатыр лагере куып таратылды, активистларның кайберләре тоткарланды.
  • Мәхкәмә карары нигезендә аларның кайберләре сак астына алынды, кайберләренә штраф сугылды.

XS
SM
MD
LG