Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зуля Камалованың "Бишенче" җыры Russian World Music Awards исемлегенә керде


Зуля Камалованың Камал театрындагы концерты
Зуля Камалованың Камал театрындагы концерты

Австралиядә яшәп иҗат итүче Зуля Камалованың "Бишенче" исемле җыры Russian World Music Awards-2019 премиясенең иң яхшы 16 җыр исемлегенә кергән.

Камалованың "Бишенче" дип аталган җыры Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган "Алты көн ярату" альбомыннан. Проектның тавыш продюсеры, Грециядә яшәүче һолланд музыканты Михиль Һолландерз. Узган атнаны алар Камал театрында әлеге альбомын тәкъдим итеп, зур концерт оештырды.

"Алты көн ярату" альбомы белән Камалова үзе дә бу премиянең номинантлар исемлегенә кергән иде.

"Бишенче көн" җырына клип та төшерелгән. Ул "интерактив кино" алымнары белән эшләнгән, ягъни сюжетның ничек тәмамланасын тамашачы үзе сайлый.

Russian World Music Awards — Русиядә этник музыка өлкәсендә бердәнбер профессиональ премия. Ул "Иң яхшы этник проект", "Иң яхшы аутентик проект", "Иң яхшы эксперименталь проект", "Иң яхшы яңа этник проект", "Их яхшы музыкаль видео", "Тамашачы бүләге" номинацияләрендә тапшырыла. Әлеге бүләкләрне тапшыру тантанасы ноябрьдә Уфада узды. Декабрь ахырында иң яхшы җырлар билгеләнде.

Төркемнәргә һәм җырларга тугыз илдән халык музыкасы белгечеләреннән торган жюри тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG