Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зуля Камалова феномены: "Ул вакытында читкә чыгып китте"


Зуля Камалова концерты

Зуля Камалова Казан тамашачысына "Алты көн ярату" альбомын тәкъдим итте.

Австралиядә иҗат итеп яшәүче Зуля Камалова Камал театрының зур сәхнәсендә яңа альбомын тәкъдим итте. Ул Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган “Алты көн ярату” дип атала. Проектның тавыш продюсеры, Грециядә яшәүче һолланд музыканты Михиль Һолландерз та тамашага килде.

Камал театрының 800 кешелек залы тулган диярлек иде. Тамашачылар арасында шәһәр яшьләре, урта буын вәкилләре, музыкантлар һәм концертны телефонына төшереп утырган Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да күренде.

“Кем татарча аңламый?” дип башлады тамашаны Зуля Камалова. Залның уннан бер өлеше кулларын күтәрде. Татарча белүчеләрнең күпчелек икәнен күрүгә җырчы: “Мин татарча сөйләрмен инде. Ләкин кайчагында урысчага да күчәрмен. I will have to, because… Татарча сөйләшә башлаганда инглиз теле кереп китә... (алкышлар). Без бик шат сезнең белән күрешүгә. Чөнки бу бик happy moment. Бәхетле мизгел”, дип дәвам итте ул.

Зуля Камалова Казанда яңа альбомын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:04 0:00

“Алты көн ярату” альбомы краудфандинг ысулы белән эшләнгән проект. Ул 2018 елда башланды. Һәм шул вакыт эчендә 258 310 сум акча җыйды. Әлеге концертны оештырырга Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тәкъдим иткән. Татарстан мәдәният министрлыгы да ярдәм күрсәткән.

“Проектны оештыру бик җиңел булмады. Әмма без тырыштык һәм булдырдык. Мәдәният министырлыгы да безгә азрак ярдәм итте. Һәм кирәкле акчаларны җыйдык”, диде Зуля Камалова Азатлыкка.

Зуля Камалова
Зуля Камалова

“Халык тамашаны кабул итте. Алар бераз шок хәлендә кебек тоелды миңа. Халык концерт карый-карый җылынды”, диде Камалова.

Тамашаның беренче өлешендә ул “Алты көн ярату” проекты җырларын башкарды. Бер өлешендә Йолдыз Миңнуллина белән чыгыш ясады. Гомумән, тамашада Зуля Камалова төрле җырларын төрле җырчылар белән бергә башкарды. Әскәр Юнысов, Рәдиф Кашапов, Сәидә Мөхәммәтҗанова тавышларын да ишеттек.

“Сәидә белән бер мәртәбә "Крутушка" фестиваленда җырлаган бар инде. Мубай булмагач, мин яңа кешене (Gauga төркеме солисты Әскәр Юнысов) таптым җырларга. Альтернатив музыка хәрәкәтендә вәзгыятьне күзәтеп торам. Бик шатмын. Яшьләрне күрәм. Алар миңа бик кызык. Аларның үсешен күрү зур шатлык китерә”, ди Камалова.

Сәидә Мөхәммәтҗановага татар җырларын төрле стильдә башкару тәэсир иткән. Киләчәктә джаз стилендә дә җырларга теләвен әйтте ул Азатлыкка.

Сәидә Мөхәммәтҗанова
Сәидә Мөхәммәтҗанова

“Зөлфия апа белән беренче чыгыш түгел. Бу инде безнең икенче тапкыр бергә җырлау. Камал театры сәхнәсендә бик дулкынландым. Чөнки минем өчен мондый стильда җырлау - ниндидер яңа стиль. Бик дулкынландым. Зуля Камаловага бу тәҗрибә өчен рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки минем максатым - төрле стильләрдә җырлау. Ул халык җырларын да башкарды һәм аларны бер дә бозмады. Бүтәнчә стильгә, манерага салды. Без аны бик яраттык. Тере тавыш, үзенең музыкантлары, уен кораллары. Ул шуның белән дә аерыла. Бәлки, минем чираттагы стилем джаз булыр. Килеп чыгу-чыкмавын белмим. Тамашачылар фикерләрен әйтерләр”, диде Сәидә Азатлыкка.

“Йокысызлык” җырын Зуля Камалова бөтен тамашачы белән кушылып башкарды. Аңа кушылып җырларга теләүчеләр сәхнәгә дә менә алды. Дистәләп тамашачы белән бергә җырлады. Зуля үзе өчен “Йокысызлык” җырын The Beatles төркемен “Yesterday” җырыннан башка күзаллап булмаган кебек мөһим дип атады.

Тамашачылар
Тамашачылар

Тамаша барышында татар эстрадасына төрттерүләр дә күп булды. Сәхнәгә чәчәк алып менүчеләргә рәхмәт әйтеп “Бу чын татар эстрадасы гадәтендәгечә”, дип шаярып алды Зуля. Шулай ук концертның икенче өлешендә киемен алыштырып чыккач, “Мин татар эстрадасының иң яхшы традицияләре нигезендә киендем”, дигән сарказм яңгырады. Зал да кушылып көлде.

"Әй, анысы көлеп кенә. Мине никтер "эстрада" дип атыйлар. 2004 елда мин "Татар җыры" бәйгесендә дә катнаштым. Мине кайбер кешеләр эстрада дип белә. Мине эстрада җырчысы дип атарга була микән - белмим. Эстрада бит инде ул - сәхнә", диде Зуля Камалова көлә-көлә.

Концерт ике сәгать чамасы дәвам итте. Ахырдан “Алты көн ярату” альбомына автограф алырга һәм фотосессиягә чират җыелды.

Автографка чират
Автографка чират


“Миңа тамаша ошады. Күптәннән Зөлфиянең концертын тыныч кына, тамашачы буларак карарга хыялым бар иде. Ул бүген чынга ашты. Асылда бу электрон альбом. Миңа, музыкант буларак, ул электрон өлешне концертта тере тавышка җырлаган вакытта ничек эшләүләрен карау кызык булды. Музыкант кызыксынуы алып килде дисәм дә була”, дип уртаклашты тамашачы буларак килгән Мубай (Илдар Мөбәракшин).

Мубай үзе дә концертта катнашырга тиеш булган. Ләкин ел ахырында ару сәбәпле, сәхнәдә чыгыш ясарга теләмәвен әйтте. Илдар Мөбәракшин сүзләренчә, Зуля Камалованың феномены аның үз вакытында Австралиягә чыгып китүендә.

Мубай
Мубай

“Монда әллә нәрсәләр уйлап чыгарып булмый инде: аның феномены - талантында, тавышында һәм дөрес вакытта читкә чыгып китүендә. Соңгысы, мөгәен, иң мөһим әйбердер. Чөнки, мәсәлән, әгәр дә ул монда калган булса, синең белән минем кебек булыр иде. Безнең бөтенебез кебек булыр иде. Аның чит җирдә чит әйберне, кешелек дөньясы җыйган иң матур хисләрне, көйләрне тупларга мөмкинлеге булды. Һәм бу аның феноменының бер өлеше”, дип уртаклашты үз фикере белән Мубай Азатлыкка.

Әлеге концерт алдыннан интернетта "Алты көн ярату" альбомыннан "Бишенче көн" җырына клип тәкъдим ителде. Ул шактый үзенчәлекле, "интерактив кино" алымнары белән эшләнгән, ягъни сюжетның ничек тәмамланасын тамашачы үзе сайлый.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG