Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матч ТВ Русиянең быел җиңелгән уены урынына 9 ел элек җиңгән уенын күрсәтте


Матч ТВ каналы Русия белән Канада арасындагы хоккей яшьләр җыелмалары очрашуының быелгысы урынына 2011 елда узганын күрсәткән. 9 ел элек Русия Канаданы җиңгән була. Ләкин быел Русия җиңелде.

Русиянең Матч ТВ спорт каналы Русия-Канада яшьләр хоккей такымнары арасында 5 гыйнвар кич булган уенны күрсәтәсе урында 2011 елда булган очрашуның язмасын күрсәткән. Ул елны Русия Канаданы 5:3 исәбе белән җиңгән иде. Быел исә Русия Канада очрашуы 4:3 исәбе белән тәмамланды.

Социаль челтәрләрдә бик күп кеше Русия җыелмасы җиңүен быелгы уен нәтиҗәсе дип кабул иткән. Хәтта кайбер рәсми затлар да Русия җиңгән дип уйлаган. Алар үзләренең аккаунтларында русияләрне җиңү белән кайнар котлады.

Ни сәбәпле "Матч ТВ" бу елның финалы вакытында тугыз ел элек булган уенның язмасын күрсәтергә уйлаган – монысы билгесез.

Русия яшьләр такымы хоккей дөнья чемпионатында соңгы тапкыр 2011 елда җиңгән. Канада яшьләр җыелмасы соңгы тапкыр чемпион титулын 2018 елда алган иде.

XS
SM
MD
LG