Accessibility links

Медиа: Русия Сүриядә МДУ филиалын ачарга ниятли


МДУ бинасы
МДУ бинасы

Русия хөкүмәте Сүриядә югары белем бирүче уку йорты ачу турында сөйләшүләр алып бара. Ул Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) филиалы булырга мөмкин.

Русиянең Сүриядә югары уку йорты ачарга теләве хакында "Известия"гә элек Русиянең Хисап пулатын һәм ФСБ оешмасын җитәкләгән, хәзер Император православ фәләстәйн җәмгыяте рәисе булып торган Сергей Степашин белдергән.

Степашин сүзләренчә, Бәшәр Әсад хөкүмәте Димәшктә урыс мәктәбе төзергә җир биргән, ләкин соңрак анда Русия университеты булдырырга карар ителгән.

"Сүрияләр Русия югары уку йорты төзүне үзләре өчен кирәкле әйбер дип саный. Яхшы урында җирне безгә Бәшәр Әсад бүлеп бирде. Бәлки безгә анда Мәскәү дәүләт университетының филиалын ачу турында уйларга кирәктер, бу Кытай халык республикасында шулай эшләнде. Бу турыда мин МДУ ректоры Виктор Садовничий белән сөйләштем, ул да безнең җәмгыять әгъзасы. Ул идеяны хуплады" дип сөйләгән Степашин.

Мәскәү дәүләт университеты матбугат хезмәте Сүриядә филиал ачылырга әзерлек баруы турында хәбәрдар түгел.

Узган елның сентябрь ахырында Сүриядә Татарстан мөселманнары ярдәме белән төзекләндерелгән мәктәп ачылды. Мең укучыга исәпләнгән биш катлы уку йортын сафка бастыру өчен акча җыю эшләрен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте башлаган иде. Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.

2017 елның гыйнвар башында Русиядән бер төркем мөселман руханилары Сүриягә барып, ислам университетлары вәкилләре, андагы абруйлы руханилар белән очрашулар үткәрде.

Политолог, татар җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин бу сәфәр белән татар мөфтиләре үзләрен зур мөселман дөньясына каршы куя дип бу адымны тәнкыйтьләп чыкты.

XS
SM
MD
LG