Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы әгъзалары Пекинга мөселманнарны эзәрлекләгән өчен "катгый җавап" әзерли


Синҗанның Кашгар шәһәрендә полиция
Синҗанның Кашгар шәһәрендә полиция

Бер ай элек документның беренчел төре Сенатның эш тәртибенә кертелмәде. Бу юлы конгрессменнар компромисслы вариант эшли.

АКШ конгрессменнары Вәкилләр пулаты һәм Сенат Вашингтонның Кытайдагы уйгырларга карата репрессияләренә тагын да катгыйрак җавап бирүен таләп итүче документның компромисслы вариантын әзерли. Бу турыда The New York Times хәбәр итә.

Демократлар вәкиле Джим Макговерн һәм республиканнардан сенатор Марко Рубио белдергәнчә, алар документның яңа вариантын эшлиләр, һәм ул Вәкилләр пулаты һәм Сенат тарафыннан хупланыр, аңа президент Дональд Трамп кул куяр дип өметләнәләр.

Бер ай элек канун өлгесенең беренчел вариантын Вәкилләр пулаты кабул итте. Пулатта демократлар өстенлек итә. Ә республиканнар күпчелекне тәшкил иткән Сенатта ул көн тәртибенә кертелмәгән.
Рубио һәм Макговерн бу хакта Кытайда кеше хокуклары турында еллык хисап чыгуга багышланган матбугат очрашуы барышында сөйләгән.

АКШның Вәкилләр пулаты 3 декабрьдә президент Дональд Трамп идарәсен Кытайда мөселманнарны эзәрлекләгән өчен Пекинга басымны арттырыруны йөкләүче канун өлгесен зур күпчелек белән хуплады. Кытай хакимияте бу карарны хөкем итеп чыкты.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG