Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс Иран белән хәрби низагка каршы резолюция кабул итте


Президент Дональд Трамп 2020 елның 8 гыйнварында Иран турында белдерү ясый

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампның Иранга карата хәрби чаралар күрү хокукларын чикләүче резолюция кабул итте. 

Дональд Трампның абруйлы Иран генералы Касыйм Сөләймани үлеменә китергән һава һөҗүменә җитәрлек сәбәпләр булмаган килеш боерык бирүе конгресменнарда борчу тудыра, чөнки әлеге карар Тәһран белән сугышка китерергә мөмкин иде. Элегрәк Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси Сөләйманиның үтерелүен провакацион сугышчан һөҗүм дип атады.

Кабул ителгән резолюциягә ярашлы, президент 30 көн эчендә Иранга каршы сугыш чараларын туктатырга тиеш. Мондый чаралар Конгрессның махсус рөхсәте белән генә башкарыла ала.

Демократларның барысы да диярлек резолюция өчен тавыш биргән, ә республиканнарның күпчелеге - каршы. Пелоси бу адымны Америка халкының иминлеге хакына эшләнде дип аңлата. Ә республиканнар Конгрессның бу карары АКШ иминлегенә зыян китерә, дип саный. "Демократлар президентның Американы яклау мөмкинлекләрен чикләргә маташа. Бу ачыктан-ачык куркыныч адым" дигән республиканнар лидеры Кевин Маккарти. Президент Трамп республиканнарны резолюциягә каршы тавыш бирергә чакырды.

8 гыйнварда Иран АКШның Гыйрактагы хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме ясады. Аның нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Президент Трамп Тәһранга каршы яңа чикләүләр белән җавап бирергә булды. Ул Иранның "кире чигенүен" әйтте.

Вәкилләр пулатының бу карары символик төсмердә, чөнки мондый форматтагы резолюцияләргә президент имзасы таләп ителми һәм аларны үтәү мәҗбүри түгел.

XS
SM
MD
LG