Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Имаметдинов Казан ТЮЗы баш режиссеры вазифасыннан китә


Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

Китүенең сәбәбен режиссер иҗатка вакыт аз калуы белән аңлаткан. Ул театрда куючы режиссер булып калачак.

Казандагы Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов вазифасыннан китә. Әмма ул куючы режиссер буларак театрда эшләвен дәвам итәчәк. Баш режиссер урыныннан китүе хакында Имаметдинов артистларга җыелыш вакытында белдергән.

Режиссер иҗатка вакыт җитмәү аркасында шундый карарга килгәнен әйткән. Туфан Имаметдинов бер төркем иҗатташлары белән бергә "Әлиф" театр проектын алып бара. Баш режиссер эше күп вакыт били, "Әлиф"кә вакыт калмый дигән Имаметдинов "Татар-информ"га.

"Баш режиссер булганда, мин "Әлиф" белән шөгыльләнә алмыйм. Елына нибары бер спектакль генә чыгарып җитешә алам. Хәзерге вакытта "Әлиф" өчен 14 идеям бар. Яңа идеяләр туа тора, ә эшләргә вакыт җитми. Бу иҗади дискомфортка китерә", дигән ул.

2018 елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.

Быел Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле өч номинациядә "Алтын битлек"кә дәгъва итә. "Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль.

Имаметдиновның "Дәрдмәнд" перфомансында кан чыгарып уйнаганнан соң биюче Нурбәк Батулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан китүе турында белдерде. Анда ул хореограф, сәхнәгә куючы вазифасында эшли иде.

XS
SM
MD
LG