Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулла тәненнән кан агызды һәм Кариев театрыннан китүен белдерде


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Нурбәк Батулла Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан китүен җылы урынга, тотрыклылыкка ияләшүдән куркуы белән аңлатты.

19 августта Казан сынлы сәнгать галереясендә "Әлиф" берләшмәсе "Дәрдмәнд" перфомансын тәкъдим итте. Чара башланыр алдыннан Нурбәк Батулла Азатлыкка Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан китүен хәбәр итте. Ул әлеге театрда хореограф, сәхнәгә куючы вазифасында эшли иде.

Әлеге адымын ул болай аңлатты: "Әтидән килгән гадәт: бер урында 3 елдан артык эшли алмыйм. Күпләр 3 ел булмады бит дип гаҗәпләнә, хәтта әти дә сизмәгән. Ләкин нәкъ шул кадәр вакыт үтте. Беренче ике сезонны кеше белмәгән, күрәсең. Чөнки ул вакытларда тамашачы татар ТЮЗының кайда урнашканын да белми иде. Театрга Гүзәл (Сәгыйтова – ред.) килгәч кенә белә башладылар".

Нурбәк алга таба кайда эшләячәген әйтмәде, "иркен йөзүдә" дип кенә җавап бирде.

Азатлык, "Театрда импровизация" лабораториясеннән соң басым булмадымы, дип тә кызыксынды. Чөнки оештыручыларга бу лабораториядән соң сүгенү сүзләре өчен гафу үтенергә дә туры килгән иде. Батулла әлеге адымга лабораториянең бернинди дә катнашы булмавын әйтте. "Миңа ниндидер үзгәрешләр кирәк була башлады. Җылы урынга, стабиль хезмәт хакына, коллегаларга ияләшү куркытты", дип җавап бирде.

"Дәрдмәнд" перфомансы язучының тугыз дүртьюллыгыннан гыйбарәт. Режиссер Туфан Имаметдинов әйтүенчә, Дәрдмәнднең әлеге әсәрләре тыгызлыгы, тирәнлеге, кабул ителеше ягыннан башкаларыннан аерылып тора. Әлеге шигырьләргә Эльмир Низамов көй язган, хореограф Марсель Нуриев бию куйган. Нурбәк Батулла — спектакльдә бердәнбер актер-биюче. Әлеге рольне башкарганда аның тәнендәге тугыз яңа җәрәхәттән кан саркыды.

Әле генә сәхнә артында тәнетә җәрәхәтләр ясап чыккан Нурбәк Батулла
Әле генә сәхнә артында тәнетә җәрәхәтләр ясап чыккан Нурбәк Батулла

Күренекле татар язучысы Рабит Батулланың улы Нурбәк Батулла — биюче, хореограф, балетмейстер. 2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында биюче булып эшләде. 2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының балетмейстеры. "Әлиф" спектаклендәге роле өчен 2018 елда "Алтын битлек" милли театр премиясенә лаек булды. 2019 елда аңа Муса Җәлил исемендәге премия бирелде. Ул шулай ук "Сөембикә", "Бие-бие Хәйбулла" биюләре, "MY NURIEV" моноспектакле белән дә танылды. "Шамаил" спектакле авторларының берсе.

XS
SM
MD
LG