Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасына Вассерманны урыс халкының өстенлеген пропагандалауда гаепләп шикаять җибәрелгән


Анатолий Вассерман
Анатолий Вассерман

Татар теле өчен көрәшүче Алмаз Имамов публицист Анатоий Вассерман сүзләрен "нәфрәт һәм дошманлык уяту" ягыннан тикшерүне сорый.

Русия баш прокуратурасы тел активисты Алмаз Имамовның публицист Анатолий Вассерманга каршы шикаятен Татарстан прокуратурасына җибәргән. Имамов язган хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

Хаттан күренгәнчә, Имамов "нәфрәт һәм дошманлык уяту һәм бүтән мәсьәләләр буенча" Анатолий Вассерманга карата җинаять эше кузгатуны таләп итә.

Имамов Вассерманны "урыс халкының һәм урыс цивилизациясе кешеләренең кабатланмас һәм башка халыклардан өстен булуын, урыс булмаган милләтләрнең төрле бурычларны хәл итүдә сәләтләре җитәрлек булмавын" пропагандалый дип саный.

Имамов Вассерманның 2019 елның 8 ноябрендә "Комсомольская правда" газетасында чыккан мәкаләсен "өстенлекне урыс-нациларча пропагандалау", "экстремистик мәкалә" дип атый, Вассерман аны газета мөхәррирләре белән алдан килешеп редакторлаган һәм аның өчен акча алган дип белдерә.

Элегрәк Имамов татар телле хезмәткәрләрнең хокукларын бозган өчен "Татмедиа" һәм "Татар-информ" агентлыгына зарланып, Татарстан Дәүләт шурасына язган иде. Парламент бу шикаятьне Татарстан юстиция министрлагына һәм Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына җибәрде.

XS
SM
MD
LG