Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансу буендагы "Ирек" мәчете Сөембикә манарасын каплавын ЮНЕСКО тикшерәчәк


Мәчет манараларының Сөембикә манарасын һәм Губернатор сараен каплавын раслучы фото
Мәчет манараларының Сөембикә манарасын һәм Губернатор сараен каплавын раслучы фото

Казанда яшәүче Марс Хәйруллин Казан кирмәненең каплануы турында ЮНЕСКОга хәбәр иткән. Кирмән Дөнья мирасы исемлегеннән алынырга мөмкин.

ЮНЕСКО Казан кирмәнендә урнашкан Сөембикә манарасы һәм Губернатор сараеның өлешчә каплануын раслаучы фотосурәтләр сораткан. Казан кирмәненең саклану зонасының бозылуы хакында әле 2019 елда ук ЮНЕСКОга Марс һәм Муса Хәйруллиннар хәбәр иткән булган. Бу очраклар расланса, Казан кирмәненең Дөнья мирас объектлары исемлегенә керү хокукы шик астына алыначак.

"Ирек" мәчете Казансу буенда "нефтчеләр бистәсе" дип йөртелгән урында төзелде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Минехановның 2013 елда очкыч казасында һәлак булган улы Ирек истәлегенә корылган дип санала. Шул тирәдә яшәүчеләр әйтүенчә, Миңнехановның шәхси резиденциясе дә шушы бистәдә урнашкан.

Марс Хәйруллин "Idel.Реалии"га сөйләгәнчә, Казан кирмәненең саклауга алынган биналарын бозу очрагы хакында ЮНЕСКОга алар 2019 елның сентябрендә язган. ЮНЕСКО бу фактны раслаучы фотосурәтләр җибәрүне сораган.

Фотолардан күренгәнчә, мәчетнең манаралары Сөембикә манарасын, Губернатор сараен һәм Казан кирмәне диварларын өлешчә каплый.
Фотолар ЮНЕСКОга барып җиткән. 13 гыйнварда Хәйруллиннар ЮНЕСКОның Дөнья мирасы үзәге мөдире Мехтильд Рёсслердан хат алган. Анда Хәйруллиннар җибәргән мәгълүматның Русиядә тиешле оешмаларга һәм ЮНЕСКОның киңәшче оешмасына җибәреләчәге хәбәр ителгән. Хәйруллиннар әйткәнчә, ЮНЕСКОның тикшерергә тиешле объектлары исемлеге шактый озын, Казан кирмәненә 2020 елда чират җитмәскә дә мөмкин.

XS
SM
MD
LG