Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артем Хохоринның вазифасыннан китүен таләп иткән петиция чыкты


Зилә Вәлиева
Зилә Вәлиева

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның урыныннан китүен таләп иткән петицияне социология галиме һәм активист Искәндәр Ясәвиев урнаштырган.

Интернетта Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохоринның вазыйфасыннан китүен таләп иткән петиция чыкты. Аның авторы Искәндәр Ясәвиев Татарстанда полиция хезмәткәрләре Русия Конституциясен һәм "Полиция турындагы" канунны бозучы гамәлләр кылды дип белдерә.

Шундый гамәлләр дип Ясәвиев 14 гыйнварда Казанда экология активистларын тоткарлауларны да атый. Елена Изотова узган елның декабрендә булган ялгыз пикет өчен тоткарланган. Изотова Артем Хохоринны вазифасыннан җибәрүне таләп итеп чыккан булган. Ирина Никифорова, Вера Керпель һәм Анатолий Малов Изотованы якларга килгән җирләреннән "Япеев" полиция бүлеге янында тоткарланган.

Ясәвиев активистларны тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәрләренең хокук бозуларын әйтә. "Вера Керпельны тоткарлаганда исемнәрен әйтмәделәр, Ирина Никифорованы һәм Анатолий Маловны тоткарлаганда сүгенү сүзләре кулландылар" дип аңлаткан Idel.реалиига социолог, "Икътисад югары мәктәбе" илкүләм тикшеренү институты Яшьләр тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев.

Аның фикеренчә, полициянең соңгы вакытлардагы гамәлләре полиция һәм аның җитәкчелеген тәнкыйтьләү тыела икәнен аңлата.

Шул ук вакытта Артем Хохоринның хәле хәзер бик шәптән түгел. 2019 елның декабрендә Осиново янында экологик активистларның чатыр лагерен җимереп ташлаганан соң, Татарстан полициясе ягына җәмәгатьчелектән генә түгел, Русия эчке эшләр министрлыгыннан да тәнкыйть яңгырады. 20 декабрдә Тукай районы Новотроицки авылында полиция өйрәнүләрендә балаларны катнаштырганнан соң Хохорин Русия МВД җитәкчесе Владимир Колокольцевтан кисәтү алды.

XS
SM
MD
LG