Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге. Ничек башланды


Казанда Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтаенда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, 1989 елның феврале. Булат Салиховның шәхси архивыннан

Башкортстанда Үзгәртеп кору елларында татар һәм башкорт милли оешмаларының ничек төзелүе турында Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

31 ел элек, 1989 елның 14 гыйнварында иң беренче татар иҗтимагый оешмасы һәм хәтта Башкортстандагы иң беренче милли оешма — Татар иҗтимагый үзәге төзелә. Ягъни, бу көнгә кадәр Башкортстанда бер генә дә милли оешма эшләмәгән була. Бу көнне аның оештыру җыены уза. Ул чакта аның исеме БАССР Татар иҗтимагый үзәге (БАССР ТИҮ) була. Моңа Совет берлеге коммунистлар фиркасе үзәк комитетының 1988 елның җәендә милли иҗтимагый оешмаларны рөхсәт итүе юл ача. БАССР ТИҮ Башкортстанда беренче иҗтимагый-сәяси милли оешма була. Ә Уфа Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар мәдәнияте, сәнгате, теле һәм әдәбияты клубы исемле беренче татар милли берләшмәсе 1988 елның 8 мартында төзелә.

Башкортстан ТИҮен оештыручылар. Булат Салиховның шәхси архивыннан
Башкортстан ТИҮен оештыручылар. Булат Салиховның шәхси архивыннан

Башкортстан ТИҮен оештыру башында татар язучылары һәм шагыйрьләре Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхимов, галимнәр Марат Рамазанов, Кәрим Яушев, күп кенә инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр, табиблар, укытучылар, кыскасы, ул чордагы барлык катлау кешеләре тора. Оештыру корылтаенда республиканың район һәм шәһәрләреннән 419 кеше һәм утызлап башкорт интеллигенциясе вәкиле катнаша. Ул чакта әле объектив шартлар булмау сәбәпле, Башкортстанда бернинди дә башкорт яки урыс оешмасы төзелмәгән була.

Шунысы кызык, ул корылтайда Уфа шәһәр комитетының беренче секретаре Ринат Халиков һәм шәһәр комитетының идеология секретаре Фәрит Гайсин да катнаша, әмма партиянең республика комитеты вәкиле булмый. Ул гына да түгел, республика комитеты җитәкчелеге һәм шәхсән беренче секретарь Равмер Хәбибуллин татар оешмасы төзелүгә дә, аның оештыру җыенында шәһәр комитеты җитәкчеләренең катнашуына да бик начар мөнәсәбәт белдерә. Татар җәмәгатьчелегенең милли проблемнарны чишү таләпләрен үтәүгә аяк чалына. Шуңа күрә соңрак ТИҮ коммунистлар фиркасенең Башкортстан комитеты беренче секретаре Равмер Хәбибуллинга ышанычсызлык белдерү кампаниясенең төп инициаторларыннан берсе була. Ә бу сәяси проектны әзерләүчеләр Равмер Хәбибуллинның туганнары һәм авылдашлары була (ул Чакмагыш районында туып үскән). Бу инициатива уңышлы тормышка ашырыла һәм Хәбибуллин 1990 елда вазифасыннан алына.

ТИҮ бүлекләрен Уфада гына түгел, Башкортстанның район үзәкләрендә һәм башка шәһәрләрендә дә оештырырга карар кылына

Корылтайда ТИҮ бүлекләрен Уфада гына түгел, Башкортстанның район үзәкләрендә һәм башка шәһәрләрендә дә оештырырга карар кылына. 25 кешелек Идарә шурасы сайлана, анда Уфадан һәм башка шәһәр-районнардан активистлар керә. Шулай ук Казанда 1989 елның февралендә узган Совет берлеге Татар иҗтимагый үзәгенә вәкилләр сайлана. БАССР ТИҮнең рәисе итеп профессор-математик Марат Рамазанов сайлана. Җаваплы секретарь итеп Совет берлеге фәннәр академиясенең Башкортстан филиалындагы кече фәнни хезмәткәр Кәрим Яушев сайлана. Соңрак Башкортстан ТИҮнең 1992 ел башында узган өченче корылтаенда Кәрим Яушев оешма рәисе итеп сайлана һәм ул вазифада 1994 елга кадәр була.

Булат Салиховның шәхси архивыннан
Булат Салиховның шәхси архивыннан

Башта корылтайда халык фронтлары традицияләре нигезендә оешма җитәкчелегендә ярты ел саен бер-берен алыштырырга мөмкин ике рәистәш сайланган була. Марат Рамазановтан тыш корылтай делегатлары шулай ук күренекле этнограф, "Башкорт халкының килеп чыгуы" исемле хезмәт авторы Раил Кузеевны да сайлыйлар. Әлеге корылтайда ул республикадагы башка халыкларның да шундый оешмаларын төзүне тәкъдим итә. Әмма ул соңрак якын көрәштәшләренә сөйләгәннәргә караганда, аны партия оешмаларына чакыртып, басым ясап, бу вазифадан баш тартуын таләп иткәннәр. Шуның белән Кузеевның иҗтимагый эшчәнлеге тәмамлана.

Инде югарыда язылганча, Татар иҗтимагый үзәге Башкортстанда беренче милли иҗтимагый сәяси оешма була. Фәлсәфә докторы, Норвегия халыкара мөнәсәбәтләр институтының (Осло) өлкән фәнни хезмәткәре Ивэр Нойманн үзенең "Башканы куллану: Европа үзаңнарын булдыруда көнчыгыш образлары" исемле фәнни монографиясендә "башкорт этносәяси оешмалары, башка нәрсәләрдән тыш, татар оешмалары төзелүгә каршы буларак барлыкка килде" дип яза.

Булат Салиховның шәхси архивыннан
Булат Салиховның шәхси архивыннан

Чыннан да, бу оешмаларның идеологиясен, аларның төзелү хронологиясен һәм башкорт милли хәрәкәте активистларының хатирәләрен анализласаң, шундый фикергә килеп була (монда бары Башкорт яшьләре берлеге генә чыгарма булып торадыр, чөнки баштагы чорда аларның идеологиясе башка башкорт оешмаларыныкыннан аерылып торды). Әйтик, Уфа татар мәдәнияте, сәнгате, теле һәм әдәбияты клубы 1988 елның мартында оешса, "Ак тирмә" исемле башкорт мәдәнияте клубы 1989 елның 20 маенда гына төзелә. Иҗтимагый сәяси оешмалар белән дә шул ук хәл. Башкортларның иҗтимагый сәяси юнәлештә эш итүче "Урал" исемле үзәге 1989 елның 17-18 декабрендә, ягъни Татар иҗтимагый үзәгеннән бер ел диярлек соңрак оештырыла.

Шулай итеп, беренче башкорт оешмасы татар милли хәрәкәтенең мәдәни агарту һәм иҗтимагый сәяси оешмалары инде эшләп килгәндә төзелә. Һәм бу ул чорда Башкортстандагы сәяси чынбарлыкны да, андагы халыкларның нинди сәяси хәлдә булуын да чагылдыра.

Шул ук китаптан "Урал" үзәге эшчәнлеген ул чактагы республика комитетының элекке беренче секретаре Мидхәт Шакиров та хуплаганлыгын беләбез

Республика комитеты белән башкорт зыялыларының үзара килешеп эшләгәнлеге турында ул чорда башкорт милли хәрәкәте идеологларының берсе булган Марат Колшәрипов та үзенең “Иң яңа башкорт милли хәрәкәте һәм Русия федерализмы проблемнары” (Уфа, 2011 ел) китабында яза. Аның сүзләренчә, беренче башкорт оешмаларын (“Ак тирмә” клубы һәм "Урал" үзәге) төзегәндә ул үзе һәм берничә активист Совет берлеге коммунистлар фиркасенең Башкортстан бүлегендәге идеология секретаре Әхнәф Дилмөхәммәтов белән киңәшләшкән. Шул ук китаптан "Урал" үзәге эшчәнлеген ул чактагы республика комитетының элекке беренче секретаре Мидхәт Шакиров та хуплаганлыгын беләбез. Автор бу турыда менә нәрсә яза: “Ул (ягъни Мидхәт Шакиров) "Урал"ның эшчәнлеген хуплап телгә ала иде. М.З.Шакиров шулай ук, үз мөмкинлекләренең зур булуын әйтеп, "Урал" үзәгенә рухи гына түгел, матди ярдәм дә вәгъдә итте". Шунысы кызык, 2000нче елларда Әхнәф Дилмөхәммәтов ул чактагы республика президенты Мортаза Рәхимовны кискен тәнкыйтьләүчегә һәм Башкортстан татар милли хәрәкәтенең беректәшенә әверелде. Шуңа күрә аның башкорт милли оешмаларын төзүдәге ролен бик телгә алмый башладылар.

Гаделлек өчен монда шуны да искә алып үтәргә кирәк, сәяси үзбилгеләнүгә һәм үз мәнфәгатьләрен яклауга омтылыш Башкортстан урысларында башкалардан соңрак барлыкка килде. “Русь” исемле урыс иҗтимагый сәяси берләшмәсе 1992 елның мартында гына төзелде. Һәм бу хронология ул чактагы сәяси чынбарлыкны барыннан да ачыграк чагылдыра. Ягъни республиканың милли яктан иң кысылган халкы буларак, татарлар үзгәртеп кору башланып элекке административ киртәләр алыну нәтиҗәсендә ачылган мөмкинлекләрне куллануга иң беренчеләрдән булып кереште.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге

  • 1988 елда Башкортстан татарлары милли хәрәкәте башында торучы Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхим, Марат Фәтхлисламов, Нил Бәдретдинов һәм башкалар тарафыннан Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оештырыла.
  • Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның Резин техник эшләнмәләр мәдәният сараенда уза. Башкортстан Министрлар советында аның низамнамәсе теркәлә. Кыска гына вакыт эчендә аның ике дистәгә якын бүлекчәсе ачыла.
  • Кәрим Яушев җитәкләген елларда идарәгә академик Хәмит Гыйззәтуллин, фән докторы Радик Сибәгатов, фән кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов, шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башка күренекле кешеләр керә.
  • Оешма уздырган тәүге иң зур чара – 1990 елның 15 октябрендә үткән Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан татарлары проблемнарына һәм Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгын басып алу көненә багышланган митинг. Анда җыелган меңнәрчә кеше Казанны саклаганда шәһит киткән татарларның рухын аягүрә басып искә алды.
  • Соңрак төрле елларда ТИҮ белән Марат Рамазанов, Айрат Гыйниятуллин, Заһир Хәкимов һәм башкалар җитәкчелек итә. Бүгенге көндә аның рәисе Кадерле Имаметдинов.

(Дәвамы бар)

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG