АКШ һәм Кытай өлешчә сәүдә-икътисад килешүенә кул куйды. Рәсми чара Ак йортта узды. Документны АКШ президенты Дональд Трамп һәм Кытай Дәүләт шурасы вице-премьеры Лю Хэ имзалады.
Килешү кысаларында АКШтан Кытайга сату ике ел эчендә 200 миллиард долларга артачак. Американың Кытай тауарларына салган пошлиналары да кимиячәк. Килешу шулай ук Кытай белән АКШ арасында сәүдә бәхәсләрен җайга салуны да күздә тота.
Килешү тагын берничә өлкәгә кагыла: интеллектуаль милекне яклау, Америка сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм ягулык тауарлары сатып алу күләмен арттыру, Америка финанс хезмәтләренә карата киртәләрне алып ату, валюта белән уйнауларны туктату һәм АКШ белән Кытай арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрендә балансны торгызу. Кытай үз өстенә берничә зур әһәмияткә ия булган өлкәдә җитди реформалар уздырырга йөкләмә ала.
Шул ук вакытта Вашингтон сәүдә сугышы вакытында кабул ителгән күп кенә экспорт тарифларын саклап калачак, ул аларны киләчәктә басым ясау өчен кулланачак.
Трамп сәүдә килешүен "хаталарны төзәтү", "АКШ өчен ышанып булмастай килешү" дип атады, ул аны "бөтен дөньяда тотрыклы тынычлыкка" китерәчәк дип саный.
Сәүдә килешүенең "беренче фазасы" турында ике ил узган елның декабрендә килешүгә килгән иде. Алга таба килешүнең бүтән өлешләре хакында да фикер алышулар башланачак. Аерым алганда, пошлиналарны киметүне дәвам итү, Кытай дәүләт субсидияләре хакында сөйләшү көтелә.
Пекин һәм Вашингтон арасында сәүдә бәхәсләре 2018 елның башыннан бирле дәвам итә. Вашингтон Кытай хакимиятен протекционизмда һәм бизнесны гадел алып бармауда гаепли. Дональд Трамп элек Кытай тауарларына өстәмә җыемнар керткән иде. Кытай да шундый ук чаралар белән җавап бирде.
- АКШ һәм Кытай сәүдә килешүе төзегәннән соң нефтьнең эталон маркаларына бәяләр үсте. Дөнья фонд базарларында хиссәләр 16 гыйнварда моңарчы күрелмәгән үсеш күрсәтте.