Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 1 тонна ялган хәмер табылган


Яңа ел бәйрәмнәре вакытында “Халык контроле” активистлары хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә 432 тикшерү уздырган. Хакимият ялган аракы сатучылар хакында мәгълүмат өчен акча түләү чарасын озайтачак.

Башкорстанда Яңа ел бәйрәменнән соң бер тоннага якын ялган исерткеч эчемлекләр һәм 942 шешә контрафакт хәмер табылган. Республика башлыгы Радий Хәбиров катнашында узган киңәшмәдә ялган аракыга каршы чараларны дәвам итәргә дигән карарга килгән.

Ялган аракы сатыла торган урыннарны ачыкларга халыктан җыелган мәгълүмат ярдәм иткән. Республика җитәкчелеге бу алымны нәтиҗәле дип табып, акцияне тагын бер айга озайтырга карар иткән.

Узган елның декабрендә Хәбиров яшереп хәмер сатучылар хакында мәгълүмат бирүчеләргә 50 мең сум түләнәк дип белдерде.

Республика парламенты кабул иткән канун нигезендә Башкорстанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә исерткеч эчемлекләр сату чикләнде. 3 гыйнварда кибетләрдә хәмер сату бөтенләй тыелды, 4-6 гыйнвар көннәрендә аны сату вакыты кыскартылды.

XS
SM
MD
LG