Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшереп хәмер сатучылар хакында мәгълүмат бирүчеләргә 50 мең сум түләячәкләр


Башкортстанда ялган хәмер җитештерүче һәм сатучыларны ачыклауга республика халкын җәлеп итәләр. Шундый очраклар хакында хәбәр итүчеләргә 50 мең сум бирәчәкләр.

Кеше үлеменә китерә торган ялган хәмер сату күренеше тамырына балта чабу кирәклеген Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язып чыкты.

"Бу турыда хәбәр итүчеләргә түли башлыйбыз. Спирт катнаш суррогатлар җитештерүчеләр турында әйткән өчен – 50 мең сум, аны сатучы хакында хәбәр итүчегә – 2000 сум", дип язган Хәбиров.
Ул мәгълүмәт җиткерүченең исеме белдерелмәвенә, акча гадел түләнүенә гарантия бирелә дип язган. Хәбәрләр "Имин мохит" порталында кабул ителә.

Башкортстан җитәкчесе ел башыннан республикада сигез яшерен җитештерү цехы ачыкланганын, 70 мең литрдан артык спирт катнаштырылган эчемлек тартып алынганын да әйткән.

Башкортстанда Яңа ел ялларында хәмер сатуны чикләүче канун өлгесен карарга җыеналар. Депутатлар 3 гыйнварда хәмер сатуны бөтенләй тыярга, 4-6 гыйнвар көннәрендә көндезге икедән соң хәмер сатмаска тәкъдим итәләр.

Республикада киңкүләм чаралар һәм бәйрәмнәр вакытында хәмер сатуны чикләү тәҗрибәсе кулланыла. Сабантуй, Яшьләр көне, Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре көннәрендә кибетләрдә хәмер сату тыела.

Башкортстан авылларында эчкечелеккә каршы көрәшне "Башкорт" хәрәкәте башлаган иде. 2019 елның 1-2 май көннәрендә алар республиканың берничә районында башкорт авылларындагы эчкечелеккә каршы автойөрешләр уздырды. Шулай ук "Аек башкорт" програмын да булдырды.

Йөрешкә кушылган Зианчура районы активистларын полиция тоткарлады. Алар Исәнгул авылында "Зианчура эчкечелеккә каршы", "Эчүче кеше - эшләүче кеше түгел" дигән плакатлар тотып торган булган. Активистларның берсе - Илгиз Хәсәновка урам җыены оештыру тәртибен бозуда гаепләп 10 мең сум административ штраф салынды.

Башкортстанда эчүчелек мәсьәләсе аеруча кискен тора. Уфа шәһәре алкомаркетлар саны артуда Русиядә беренче урыннарда.

Шулай ук Башкортстан яман гадәтләр киң таралган төбәкләрдән санала. Тәмәке, хәмер куллану, хәмер эчеп агуланып үлүләр, наркотик куллану белән бәйле һәм исерек килеш кылынган җинаятьләр саны нигезендә төзелгән исемлектә 2018 ел нәтиҗәләре буенча ул Русиядә 42нче урында, 2017 елда 39 нчы урында булган.

XS
SM
MD
LG