Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Америкага килгәч үк татарларны эзли башладым"


Айгөл Тимчишин

АКШның Чикаго штатында татарлар оешып ике очрашу уздырды. Татарларны туплаучы тумышы белән Чаллыдан булган Айгөл Тимчишин (Исламова) 2007 елда АКШка студент булганда вакытлыча эшкә килеп шунда калырга була. Аның белән АКШтагы эше, гаиләсе, татар оешмасы турында сөйләштек.

—​ Айгөл, хәзер син Чикагода "иң танылган татар"дыр. Америкага китү тарихын искә төшереп уз әле?

— 2007 елда Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетының Чаллы филиалында өченче курсыннан соң АКШка киттем. Укып-эшләп йөри торган махсус програм нигезендә безнең бөтен студентлар җәй көнне акча эшләп кайтырга дип шулай барып йөри иде. Өч дус кыз юл тоттык. Планыбызда – өч ай эшләп кайту. Америкада әзерләп куйган эш юк иде, шуңа аны табу җиңел булмады. Студентлар җәйдә күп киләләр, шуңа айдан артык эш эзләп йөрдем. Аннары интернетта аралаша-аралаша: "Живаго" ресторанына барып кил" дип киңәш иттеләр.

Нәкъ шул ресторанда 1 декабрьдә беренче татар очрашуы булды да инде. Шул ресторанда мине ярдәмче итеп алдылар, аннары бер айдан пешекче булдым. Менеджер дәрәҗәсенә күтәрелдем һәм шунда өч ел эшләдем. Эшләгәндә испан телен өйрәндем.

2010 елда гыйнварда мин дәүләт көллиятенә укырга кердем. Инглиз һәм испан телләрен укый башладым. Шул елны ук булачак ирем Валентин белән таныштым. Ул тумышы белән Украинадан. Аның белән ярты елдан соң өйләнештек. Мин көллияттә укуымны яхшы билгеләргә генә тәмамладым һәм шуңа миңа грант бирделәр. Шуның белән Чикагодагы университетка укырга керә алдым. Ике ел ярым укып финанс белем алып чыктым.

—​ Ни сәбәпле алдан планлаштырганча өч айдан соң Чаллыга кайтып укуыңны дәвам итмәдең?

— Чаллыдагы укуым түләүле һәм кыйммәтле иде. Әни төрле эшләрдә эшләп ул акчаны юнәтсә дә, аңа җиңел булмады. Шуңа бер ел калып эшлим дә кайткач укуымны үзем түләрмен дип уйладым.

Әйбәт эшләгәч мине һәр көнне эшкә чакыралар иде. Атнасына 80шәр сәгать эшли идем. Вакыт кайтып йокларга гына кала иде. Кияүгә чыккач ирем: "эштән кит, чөнки авыр" дип эштән чыгарды. Шулай итеп көндезге укуга күчтем. Укырга бер ел калганда балага уздым. Йөклелеккә 33 атна булганда укырга дип бер айга Аргентина һәм Чилига да барып килдем. Аннары бала таптым. Имтиханнар булу сәбәпле, бала белән ирем утырды. Кайтып имезәм дә укуга чаба идем. Аннары әнигә виза бирделәр һәм бала белән безгә ул булышты. Әни бездә биш ай яшәде. Чаллыда КАМАЗда эшли иде. Эштән сорап торды. Шуннан әнигә грин-карт ясаттым да әни ел саен безгә килә башлады.

Улым Камилгә бер яшь булганда икенче балага уздым. Камилне карарга әни булгач мин эш эзләп киттем. Хисапчы булып юридик ширкәткә эшкә кердем, ул вакытта йөклелек биш ай иде. Күп әйбер өйрәндем. Икенче улым Марсель туып, аңа өч атна булганда кире эшкә кайттым, чөнки монда бала белән утыру түләнми. Әни, эшкә чык, диде. Балага сигез ай булганчы эшләдем, аннары әни дәү әнине карарга Русиягә кайтырга тиеш иде, чөнки алар әбине өч туган чиратлашып карый. Шуннан инде ике бала белән авыр булыр дип бер елга Русиягә кайттым. 2016 елдан 2017 елга кадәр анда яшәдем. Ирем дә җәй көнне бер ай, кыш көнне өч ай яшәп китте.

Русиядә мин бер дизайнер белән таныштым һәм АКШта кибет ачу нияте барлыкка килде. Дизайнер күлмәкләрен сату уе белән кире монда килдек. Ул күлмәкләр бөтен кешегә дә ошады, чөнки Америкадагы киемнәрнең күбесе Кытайда тегелгән һәм сыйфатсыз. Мин ел дәвамында фестивальләрдә, хәйрия чараларында, күргәзмәләргә йөрдем. Күлмәкләрне нигездә сайттан саттым. Аннары кешеләр кибетнең адресын сорый башладылар. 2018 елның сентябрендә Чикагода кибет тә ачтым. Шул ук вакытта иремнең эшенең хисабын алып барам. Иремнең транспорт ширкәте, ягъни эше логистика белән бәйле.

—​ Татарларны туплау белән кайчан шөгыльләнә башладың?

АКШта миңа татарлык җитмәде, татарларны эзли башладым

— 2007 елны Америкага килгәч үк татарларны эзли башладым, чөнки безнең гаиләдә татарча гына сөйләшәләр иде, милли мохиттә үстем. Шуңа АКШта миңа татарлык җитмәде. Ул вакыта әле социаль челтәрләр дә хәзерге кебек үсеш алмаган иде. АКШка бергә килгән Диләрә исемле иптәш кызым да күчеп киткәч, бөтенләй ямансу булып калды. 2009 елда Нью-Йоркта Сабантуй узачагын белдем. Чикагодан Нью-Йоркка бер мең чакрымнан артык юл узасы. Мин үзем генә ул кадәр юлны уза алмыйм, шуңа Молдовадан булган дусларым белән өчәү Сабантуйга киттек. Аның көнен күчерделәрме, хәтерләмим, әмма ул булмый калды. Шуннан Чикагода тагын татарларны эзләп йөрдем, әмма монда күбрәк төрекләр яши һәм мин алар белән аралаштым.

Иң кызыгы, ирем бер ел элек татарлар белән яшәгән булган, шуңа ул минем белән танышканчы ук Алабуга, Чаллы шәһәрләрен белгән. Татар исемнәрен, кайбер сүзләрне белә иде.

2010 елда кияүгә чыккач бала табып бераз дөньядан төшеп калдым. Гел өйдә утырдык. Шулай да татарларны туплау уе һич кенә дә башымнан китмәде. Иремә дә "Сабантуй ясыйсы иде" дип әйтеп килдем. Аннары безнең машинада да гел татар җырлары яңгырый, ирем инде кайберләрен яттан җырлап йөри башлады. Танышкан татар кызлары белән өйдә генә җыела идек. Әни өчпочмаклар пешерде.

—​ Ә ул өйдә җыела торган татар кызлары белән кайда таныштың?

— 2012 елдан бирле минем бер таныш кызым мода агентлыгында теркәлмәкче иде, әмма үзе генә курыкты. Шуннан фотографлар янына бергә йөрербез дип мине дә чакырды. Без фотосессияләргә йөри башладык. Бер яхшы фотограф белән танышып ул мине туй күлмәкләре фотосессиясенә чакырды. Шуннан ял көннәрендә йөри башладым, макияж ясарга өйрәндем. Тәләүле проектлар да бар иде. Шунда Динара исемле татар кызы белән таныштык. Шунда ук аның иптәш кызы Айгөл Ильясова бар иде. Шулай танышып киттек.

"Америкага килгәч үк татарларны эзли башладым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:14 0:00
йөкләү


Әмма бу татарлар төркемен без Эльвира Шварц белән оештырып җибәрдек. Ул үзе Бөгелмә кызы. Казанда ЗАГСта эшләдн. Бөтен чараларны аның белән уйлап эшлибез.

Аннары әни дә малай белән балалар мәйданчыгында йөргәндә Казаннан Гөлфия апа белән танышты. Ул гаилә белән якында гына яшәгәнбез икән. Минем машинамның "Челны" дип язылган номерларны күргән булганнар, әмма башка сүзне аңлатадыр инде дип игътибар итмәгәннәр. Моны Гөлфия апаның кызы Света (әтисе урыс) сөйләде. Шуннан гаиләләр белән йөрешә башладык. Әкренләп тагын татарларны таптык.

АКШта яшәүче Ленар Мөхәммәдиев Facebookта Qәrdәşlek төркемендә Татарстанга икътисади саммитка барып була, дәүләт түли дип язды. Мин гаризаны тутырып җибәрдем һәм бер атнада Казанда булдым. Анда күп кешеләр белән таныштым. Шуннан килгәч татарларны җыярга кирәк дип карар кабул иттем.

Икенче очрашуга барлыгы 44 кеше килде

Facebookта төркем булдырдык һәм шунда кешеләрне өсти башладык. 12 октябрьдә беренче җыелышны җыйдык. Әнидән Татарстаннан милли күлмәк, камзул, байрак, чәкчәк, иремә түбәтәй алып килүне сорадым. Шулай итеп беренче очрашуга "Чәйханә" кафесына өчпочмак, чәкчәкләр алып бардык. Шунда җыелганда бер егет ризык алырга кергән иде, ул Чаллыдан Альберт исемле егет булып чыкты. Ул да безгә кушылды һәм тагын бер кешегә арттык. Соңрак Qәrdәşlek төркемендә фотолар куелгач күбесе бу очрашуга бара алмавын әйтте. Шуннан икенче очрашуны ясарга булдык. Анысы 1 декабрьдә булды һәм барлыгы 44 кеше килде. Әни Чаллыдан агач кашыклар алып килгән иде, кашыкка йомырка салып йөгердек, урындыклы уйнадык, бу юлы әни чәкчәкне дә үзе ясады, бәлеш, өчпочмаклар пешердек. Ресторанда эшләгән кеше булганга үз ризыкларыбызны алып килергә рөхсәт иттеләр. Бу очрашу бик күңелле булды, яшьләр актив иде. Балалар бик сөенде, аларга да бик ошады. Бер гаилә кебек утырдык, килүчеләр "туган якка кайткан кебек булды" дип сөйләделәр. Чикагода яшәүче Булат Фатыйхов кешеләрне тупларга нык ярдәм итте.

Хәзер инде Сабантуй уздырырга телибез. Аны үзем генә башкарып чыга алмыйм, бергәләп оештырырга кирәк. Таныш украиннар да, американнар да сезнең бәйрәмнәргә без дә килик әле диләр. Аларга инде "Сабантуйга килерсез" дидем.

—​ Айгөл, син Америкага күрше авылга барган кебек кенә сөйлисең, документ мәсьәләләрен ничек хәл иттең?

— 2007 елда мин монда уку визасы белән килдем. Аны озайту өчен туристик виза алуга мөрәҗәгать иттем. 6 айга бирсәләр, эшлим дә, шул җитәчәк һәм кайтып китәчәкмен дип уйладым. Эштә: "китмә инде, эшлә әле" диделәр. Аннары кияүгә чыктым. Иремнең грин-картасы бар иде. Ул ватандашлык алды һәм миңа да грин-карта бирделәр. 2015 елда инде мин дә ватандашлык алдым һәм исемемне Айгөл-Камилә дип үзгәрттем. Малай тугач, аңа Камил исеме куштык. Аннары инде әнигә грин-карта бирделәр. Шуңа ул ел саен АКШка килергә тиеш.

—​ АКШта ресторанда пешекче булып эшләдем, дидең. Синең белемең бар идеме?

— Юк, бөтенләй пешерә белми идем. Эшкә алганда "пешерә беләсеңме?" дип сорадылар. "Юк" дисәм, эшкә алмаслар дип "беләм" дидем. Бервакыт шулай пилмән ясарга куштылар. Камырын да ничек ясарга белмим. Сорыйм, алар да белмиләр. Бер йомыркага ике литр су салып ясадым, ите шулпада аста калды, камыры өскә чыкты. Бөтен итне бозып ташладым. Ресторанның хуҗасы чакырды: "болай булмый, белгән кешеләрдән сора", диде. Артур исемле пешекче: "15-20 йомырка салып кара" диде. Шуннан ясап карый-карый, барысына да өйрәндем. Пилмәннәр бик тәмле чыга башлады. Катырган килеш сатып алырга теләүчеләр дә барлыкка килде. Пәрәмәч ясарга да өйрәндем. АКШта барысын да булдырырга кирәк. Ул ресторанда яңа меню булдырдым. Татар җырларын уйната идем.

—​ Пилмән ясарга кушкан ресторанның хуҗалары кемнәр?

— Ике хуҗа. Берсе Олег – Украинадан, икенчесе – Руслан Ибраһимов, ярым татар, ярым яһүд. Әмма Руслан үзен күбрәк яһүд дип хис итә кебек. Яхшы хуҗалар. Бик яратып эшләдем.

—​ Сез яшәгән штатта фатирлар кыйммәтме? АКШта яллап торуга караганда фатир сатып алу отышлырак диләр.

— Фатирны яллап торабыз. Ипотека алмадык, чөнки минем икътисад белемем бар һәм санап чыгаргач бик отышлы булмаганын күрәм. Чөнки өйләр катыргыдан ясалган кебек – сыйфатсыз. Иремне дә шул борчый. Шуңа ул Русиягә, бигрәк тә Казанга күченергә тели.

Арендага өч бүлмәле фатирга аена 1600 доллар түлибез. Йорт шәһәр эчендә һәм гаражы бар.

—​ Димәк, синеңчә, ипотека алуга караганда, яллап яшәү отышлырак?

— Киләчәктә АКШта калырга уйласаң, әлбәттә, алу файдалырак. Кайбер районнарда өй алсаң, аена ипотека 1200 доллар түләргә кирәк, иң күбе 1500. Шундый ук йортны арендага алсаң 1800-2000 долларга төшәчәк. Ипотека файдалырак. Әмма аны бит 30 ел түләмәле. Түбәсе ишелеп төшсә, ул синең өстә. Чирәмен, карын чистартмасаң, штраф килә. Арендада булганда боларның берсен дә кайгыртмыйсың. Без яши торган өйнең өч тапкыр торбасы тишелде. Ике катлы өй, беренче катында башка гаилә, икенче катында без яшибез.

Уртача йортлар 500 мең доллар тирәсе тора. Арзаннары 250 мең доллар. Әгәр 30 ел түләсәң, ике мәртәбә шул бәяне түлисең дигән сүз. 30 елдан бер миллион доллар түләгән буласың. Без әле төгәл монда калуыбызны хәл итмәдек. Әгәр тагын бер-ике елга калсак алырга кирәк булачак. Чөнки үз өеңдә үзеңчә ясыйсың, аннары аренда кыйммәтрәк. Шул ук вакытта арендага алып торганда тиз генә күченү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, без яшәгән район берничә ел элек кенә яхшы район санала иде, хәзер инде алай түгел. Шуңа фатирларның бәясе төшә. 2007-2008 елларда мин машина ишеген бөтенләй бикләми идем. Беркем дә ул машинага тимәде.

—​ Балалар нинди телләр белә?

— Камил инде мәктәпкә йөри. Көчле төркемдә укый. Урыс хәрефләрен өйрәнергә "Русский дом"га йөрдек. Анда математиканы да өйрәнделәр. Марсельгә – 4 яшь. Балалар инглизчә, урысча белә. Татарча белә дисәм алдау булачак. Без алар белән татарча сөйләшәбез инде, бигрәк тә әни сөйләшә. "Туган тел" шигырен кабатлыйбыз. Аерым сүзләрне беләләр инде. Марсель беренче куплетын җырлый. Әни "Фатиха" сүрәсен өйрәтте.

Айгөл гаиләсе һәм әнисе белән
Айгөл гаиләсе һәм әнисе белән

Бакчага йөргәнче өйдә гел урысча гына сөйләштеләр. Башлары буталмасын дип урысча гына өйрәттек. Хәзер инде татарча сөйләшә башладык. Әни татарча китаплар алып килде. Әкренләп өйрәнәчәкләр. Без һәр көнне сөйләшсәк, истә калдырачаклар.

—​ Русияләр чит илдә яшәү җиңелрәк дип илдән китәргә хыяллана. Син моның белән килешәсеңме?

— Мин шундый кеше, миңа кайда да рәхәт. "АКШка киткән дә рәхәтләнеп яши" дияргә мөмкиннәр. Кеше үзен-үзе тапса, аңа барган җирендә рәхәт була. Үзен-үзе тапмаса, Марска очса да күңелле булмаячак. Мин Америкада калырга уйламадым. Вакытлыча дип килдем. Без бит әле монда һаман төпләнмәдек. Өй алу ул төпләнү дигән сүз бит инде, безнең монда өй юк. Ел саен ирем белән кайтып китәбез дип планлаштырабыз. Бигрәк тә Казанга барып кайткач, күңелем тагын шунда тарта башлады. Анда чиста, матур, рәхәт. Шул ук вакытта күпләр миңа җүләргә караган кебек карый. "Син нәрсә, Америкадан Казанга кайтасыңмы? Документларың була торып, кем кайта инде?" диләр.

Мин шундый кеше, миңа кайда да рәхәт

Әмма студентларга яки гаиләсез яшь кешеләргә чит илгә барып эшләп кайту кирәк, чөнки ул карашны киңәйтә. Мин Чаллыда туганнан бирле АКШка киткәнче беркайда да барганым булмады. Хәзер миңа кайда да яхшы. Ирем исә җир кешесе. Аңа бакчада эшләү мөһим. Хуҗалык кешесе. Хәтта кайнатмалар кайнаткан. Мунчаны бик ярата. Шуңа аңа күңелсез. Авылга кайтып төпләнү уе юк түгел. Балалар өчен дә курыкмыйсың.

Чит илгә киткән кызларга тәртипле булулары мөһим. Чөнки "юлдан язган" кызлар бик күп. Акчаны да тота белү кирәк. Әрәм-шәрәм итеп бетерү бик җиңел.

Чикаго татарлары очрашуы
Чикаго татарлары очрашуы

Татарстанда яшьләргә үсәргә мөмкинлекләр бик аз. Мөмкинлек бирергә кирәк. Мине монда пешекче итеп алдылар. Өйрәндем һәм эшләдем.

Аннары Русиядә бөтен әйбер кыйммәт. Шуңа мин анда әти-әниләр белән яшәүче яшьләрне аңлыйм. Монда безгә беркем ярдәм итмәде, әмма тормыш башлау ул кадәр авыр булмады. Һәр студент укудан тыш атнасына 300 доллар гына эшли ала. Уку әлбәттә кыйммәт. Медицина бик кыйммәт.

Гаилә белән дә күбрәк вакыт уздыру мөмкинлеге юк. Русиядә ял көннәрендә авылга кайтасың, туганнар белән очрашасың. Бер ай эшләмәсәң дә берни булмый. Ә монда бер ай эшләмәсәң, арендага түләргә, страховкага түләргә, башкасын түләргә кирәк. Аннары монда салымнар бик кыйммәт. Өй сатып алынган булса, елына 5 мең доллардан 15 мең долларга кадәр җитәргә мөмкин. Бу бит куркыныч.

Минем ирем: "балаларга бернәрсә дә калдыра алмыйбыз" дип борчыла. Мисал өчен, аның бабасы төзегән йортта инде берничә буын яши. Бик матур йорт. Ул да балаларга шулай йорт калдырырга тели. Монда балаларга йорт калдырсаң, ул 30 елдан карарлык булмый. Кирпечән төзеп булмый, чөнки ул кыйммәт. Кирпечле йорт калдырсак та, аның җиренең салымы сәбәпле без аңа бурыч калдырабыз дигән сүз. Елына кимендә 5-10 мең доллар түләргә тиеш булачак. Әгәр түләмәсә, ул йорт синеке түгел.

Аннары әби-бабайлар белән үсү традициясе дә бик ошый. Балалар да олыларны хөрмәт итеп үсәчәк.

Русиягә мәңге кайтмыйм дигән уй юк

Казанда яшәүнең дә начар яклары бар. Мисал өчен, Казанда чүп яндыру заводы төземәкче булалар. Димәк яман шеш һәм башка авырулар таралачак. Русиядә медицина җаваплырак кебек. Камилнең баш миендә кан басымы булуын ачыкладылар. Аны ике ай Русиядә дәваладылар. АКШта моңа исләре китмәде. Минем иптәш кызыма эче авыртып ашыгыч ярдәм чакырткан өчен сигез мең долларлык хисап килде. Бу куркыныч. Эшеңне югалтсаң, иминиятне дә югалтасың. Шуңа минем башымда "Русиягә мәңге кайтмыйм" дигән уй юк. Гәрчә күпчелек дусларым Русиягә кайтуны башларына да китермиләр.

—​ АКШка инглиз телен белеп бардыңмы?

— Юк, белеп бармадым, әмма монда килгәч мин аны бик яхшылап өйрәндем. Чаллыда бернинди ришвәт юк иде, укыту кырыс булды, китапханәләрдә төнгә кадәр утырдым. Университетта әйбәт укымадым. Мәктәпне медаль белән тәмамладым, шуңа гына мине укырга алдылар. Уку йортында инглиз теленнән башка барлык фәннәрдән дә бишле иде. Инглиз теленнән "хәтта икеле дә куярлык түгел" дия иде укытучы. Мин елап кайта идем. Күбесе инглиз телен тирәнтен укыган мәктәпләрдән килгән иде, шуңа инглизчә яхшы белделәр. Миңа анда инглиз телен өйрәттеләр, әмма безнең мәктәпләрдә инглиз телен дөрес өйрәтмиләр. Авазларны дөрес әйтергә өйрәтмиләр.

Монда килгәч телефоннан сөйләшкәндә берни аңламый идем. Чөнки бу американ, ә без британ инглизчәсен өйрәндек. Аннары гына аңлый башладым. Чикаго университетында бишлегә генә укыдым, иншаларны да бишлегә генә язып, мине үрнәк итеп куялар иде. Хәзер дә грамматиканы яхшы белү ярдәм итә, чөнки АКШта грамматиканы көчле өйрәтмиләр. Дөрес яза белүчеләр бик аз.

—​ АКШта уртача хезмәт хакы күпме?

— Сәгатенә 10-15 доллар, рөхсәтсез яши торган кешеләргә 9-10 доллар түлиләр. Чикагода бер сәгатькә 15 доллар булырга тиеш. Мин хисапчы булып эшләгәндә хезмәт хакым атнасына 800 доллар чыга иде. Әмма аннан иминият түләүләре, салымнар алып калына. Миннән медицина иминияте өчен аена 750 доллар алып калалар иде. Монда балалар өчен түләү дә керә. Мин ул медицина иминиятен кулланмадым да диярлек, чөнки минем хастаханәләргә йөрергә вакытым калмый иде. Салымнарны да хезмәт хакың югарырак булган саен күбрәк түлисе. Декрет ялы да юк. Бик яхшы оешма булса өч ай түләргә мөмкиннәр, күп җирдә аны да түләмиләр. Балалар бакчалары түләүле. Ул аена бер мең доллар тирәсе тора. Эшләгән акчаның күбесе шул медицина иминиятенә, балалар бакчасына түләүгә китә. Шуңа күрә кеше монда бала табарга курка. Шул ук вакытта монда шапырыну юк, кешеләр бик гади киенәләр. Күп вакытта акчаларын сәфәрләргә йөрер өчен тоталар.

Монда бизнес ясау бик җайлы

Русиянең бик зур җитешсезлеге – анда бизнесыңны үстерергә мөмкинлек бирмиләр. Бөтен нәрсәгә бәйләнәләр. Гаделлек юк. Коррупция көчле. Русиядә бит алдап кына акча эшләп була. Тиешле кешеләрне җайларга һәм майларга кирәк. Монда күбрәк эшләгән саен күбрәк аласың. Бизнес ясау бик җайлы. Документларны тапшырасың да, бер айдан сиңа рөхсәт килә. Теркәләсең, салымын түлисең дә эшли башлыйсың. Ниндидер шикаять булмаса сине беркем дә тикшермәячәк. Иремнең 2012 елда ачылган ширкәтен бары бер тапкыр – 2018 елда тикшерделәр. Алар алдан ук нинди документлар кирәк булачагын искәртәләр. Сине ыштансыз калдырырга тырышу һич юк. Ришвәт бирү турында инде әйтмим дә. АКШта коррупция юк дип әйтмим, ул бар, әмма югары даирәләрдә.

Мин менә кибет ачтым. Безнең кебек кешеләр меңнәрчә. Белгән танышларымның һәрберсенең диярлек үз бизнеслары бар. Аларга беркем дә тими.

Һәр илнең үз өстенлекле һәм җитешсез яклары бар әлбәттә. Әни көллияткә кереп ярты ел бушка инглиз теле өйрәнеп чыкты, хәзер дә укып йөри әле. Музейлар бик күп, парклар чиста. Тәртип. Шул ук вакытта урманга барып алма яки җиләк җыеп кайтып булмый.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG