Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" татар җыры концерты узды


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

17 гыйнвар Нью-Йоркның 2800 кеше сыйдырышлы Carnegie Hall залында "Үзгәреш җиле" концерты узды. 

Концерт Русиянең Нью-Йорктагы баш консулы Сергей Овсянниковның инглиз телендәге чыгышы белән башланып китте. Ул Татарстанны икътисади яктан алга киткән төбәк, җырчы Федор Шаляпинның туган ягы дип танытты.

Аннан соң сәхнәгә артист Чулпан Хаматова чыгып, инглизчә Татарстан турында мәгълүмат бирде. Үз чыгышында Татарстанның кыскача тарихын, танылган галимнәрне, җырчыларны телгә алды.

Концертны алып баручы булмады. Сәхнәдә башкарылган әсәрләр, җырчылар һәм авторлар белән диварда күрсәтелгән видеолар аша таныштырып бардылар. "Гөлҗамал", "Ай, былбылым", "Ком бураны" кебек халык җырлары, "Оныта алмыйм", "Күз нурым", "Бормалы су" кебек иске эстрада җырлары башкарылды.

Җырчылар Вадим Эйленкриг җитәкчелегендәге джаз оркестрына кушылып җырлады.

Соңыннан Чулпан Хаматова сәхнәгә утырып Сәмруг кош турында әкият сөйләде.

Концертка татарлар Нью-Йорктан гына түгел, башка штатлардан, хәтта илләрдән җыелды. Калифорниядән, Канададан килүчеләр булды. Бу проектны күрергә дип хәтта Европадан килүче кунаклар да күренде.

Тамашачы арасында башка милләт вәкилләре дә шактый булды. Мәсәлән, Нью-Йоркта яшәүче урыслар, Урта Азия халыклары, американнар күренде. Залда күпчелек урыннар алынган иде.

Концерт алдыннан "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкиле Камил Сукаев һәм активист Татьяна Корзюкова чарада Чулпан Хаматованың катнашуына каршы пикет үткәрде.

Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален уздыру Татарстанга кимендә 30,5 миллион сумга төшкән. Тагын 13 миллион сум 2019 елның көзендә дүртенче фестивальнең репетицияләренә һәм концертларын уздыруга сарыф ителгән.

Фестивалгә тотылган акчалар күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки аңа киткән чыгымнарның һәм артистларның гонорарларының күбесе ачык чыганакларда күрсәтелмәгән. Чагыштыру өчен – 2016 елда беренче фестивалне уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән.

Рәсми матбугат чаралары исә Нью-Йорктагы фестиваль чыгымнарын 15 миллион сум дип хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG