Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта активистлар татар концертында Чулпан Хаматова катнашуына протест белдерде


Активистлар Carnegie Hall каршында пикет уздыра
Активистлар Carnegie Hall каршында пикет уздыра

Нью-Йоркта Татар җыры концерты башланыр алдыннан активистлар татар һәм инглиз телендә шигарләр тотып пикет уздырды.

17 гыйнвар Нью-Йоркның Carnegie Hall залында беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" татар җыры концерты узды. Концерт башланыр алдыннан активистлар бу чарада артист Чулпан Хаматова катнашуына протест белдерде. Пикетта катнашучыларның берсе, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасы вәкиле Камил Сукаев Азатлыкка чараның максатларын аңлатты.

Активистлар татар концертында Чулпан Хаматова катнашуына протест белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

— Чулпан Хаматова — Путин кешесе (ул аннан читләшергә тырышса да), аның кулыннан бер генә тапкыр бүләк алмады. Ул икейөзле һәм сатлык. Чулпан Хаматова татар җыры концертында алып баручы булса да, татар телен бөтенләй белми. Бу нонсенс кебек, ләкин Нью-Йоркта концертка тамашачыларны тагын ничек җәлеп итәргә. Күрәсең, монда мәсьәләнең финанс ягы өстенлек итә. Хаматованың татар мәдәнияте/теле белән бернинди кызыксынуы юк.

— Камил, каршылык чарасы ничек үтте?

— Карнеги-холл акциясе тыныч, гаугасыз үтте. Шул ук вакытта безне фотога күп төшерделәр. Берничә кеше килеп, плакаттагы язулар турында сорады (инглизчә язылган ике плакат, татарча — берәү).

— Концерт үзе уңышлы булдымы?

— Оештыручылар барлык билетларны да сата алмаган, концерт башланыр алдыннан безгә Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкиле килеп бушлай билетлар тәкъдим итте.

— Концерт програмын ничек бәялисез?

— Концертта булган танышларым "вәгъдә ителгән халык җырлары урынына татар джазы, хип-хоп һәм рэп булды, биючеләр ковбой һәм гарәп бәдәвиләре киемендә биеде" дип язды. Күпләр тәнәфестән соң чыгып китте.

Җомга көнне Нью-Йоркның 2800 кеше сыйдырышлы Carnegie Hall залында беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" татар җыры концерты узды. Тамашада Татарстаннан килгән 20ләп артист катнашты.

Концертка Татарстан бюджетыннан кимендә 30 миллион сум акча тотылган.

XS
SM
MD
LG