Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстан мәктәпләрендә Бразилиядә җитештерелгән ит куллануны тәнкыйтьләде


Бразилиядә җитештерелгән иттә тыелган матдәләр табылып аны Русиягә кертү туктатылган иде. Ләкин бу тыю соңрак алынды.

Башкортстанның Кушнаренко һәм Уфа районнарында укучыларга Бразилиядә җитештерелгән сыер итеннән ризык әзерлиләр, республиканың үзендә чыгарылган ит продукциясе бөтенләй кулланылмый. Бу республика мәктәпләрендә булган контроль идарәсе тикшерүе вакытында ачыкланган. Хөкүмәт киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров моны тәнкыйтьләп чыкты дип яза Башинформ.

Хәбиров китергән мәгълүматка караганда, Кушнаренко районында Мәскәү өлкәсе Люберцы районыннан китерелгән ит блоклары кулланыла. Итнең таныклыгында аны җитшетерү өчен "он хәленә китерелгән сыер ите коллаген аксымы һәм туңдырылган сөяксез сыер ите, җитештерү иле – Бразилия" дип язылган.

Хәбиров Кушнаренко һәм Уфа районы җитәкчеләренә кисәтү ясап, хәл үзгәрмәсә, аларны эәләреннән алу белән янаган.

2017 елда Россельхознадзор Бразилиядә чыгарылган ит ризыкларына малны тизрәк үстерү өчен кулланыла торган тыелган матдә (рактопамин) тапты. Шул сәбәпле Русиягә Бразиилиядән дуңгыз һәм сыер ите кертү туктатылган иде. Бер ел узгач Бразилиянең тугыз җитештерүчесенә Русиягә ит җибәрү рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG