Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Татар курчагы" проекты эшчәнлеген туктата


Гаязовалар ясаган татар курчаклары

Татар телендә "сөйләшә" торган милли киемле курчаклар ясаучы Әдилә һәм Диана Гаязовалар проектны ябуларын хәбәр итте. Сәбәбе – ихтыяҗ юклык һәм илдәге кризис.

Мәскәүдә туып үскән, шунда яшәгән бертуган кызлар – Әдилә һәм Диана Гаязовалар татар курчаклары эшләп чыгаруны туктата. Моның сәбәбен алар халыкта акча булмау аркасында ихтыяҗ кимү белән аңлатты.

Кызлар әйтүенчә, хәзер алар элек җитештерелгән курчакларын сатып бетерергә тели. Шуннан соң җитештерү тукталачак. Алар үзләрендә курчакларны тавышландыру өчен эшләнгән музыка әсбаплары калуын да әйтә. Бу эшне дәвам итәргә теләүчеләр булса, бизнесны башка кешегә тапшырырга әзер булуларын белдерә. "Без бөтенесен татар телен һәм мәдәниятен шул рәвешле саклап калу белән кызыксынучыларга тапшырырга әзер. Бәлки ул дәүләт структуралары булыр", ди проект авторлары.

Әдилә Гаязова Азатлыкка аңлатканча, мондый курчакларны ясау – бик катлаулы технологик процесс, аңа бөтен көчеңне һәм вакытыңны бирергә кирәк. "Ә ихтыяҗ соңгы вакытта кимеде, 3 500 сумга курчак алу кешенең хәленнән килми. Илдә кризис. Кеше татар курчагы дип тормый, кибеттән очсызгарак кытай курчаклары ала", ди ул.

Гаязова әйтүенчә, хәзер татар милли продукциясе базарыннан көчле җитештерүчеләр дә китә. Моның сәбәбе дә шул ук ихтыяҗ юклыгы ди ул. "Чыннан да Русиядә чыгарылган татар продукциясе кыйммәтрәк торырга мөмкин. Моның сәбәпләреннән берсе – аның җитештерү күләме азрак булуы. Татарстанда да мондый курчаклар белән кызыксыну артык зур түгел. Русия төбәкләрендә ныграк кызыксыналар, әмма аларны алырга теләгән кешеләрне табу җиңел түгел. Бу эшкә көчебез күп салына, ә кызыксыну җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шул сәбәпле эшчәнлегебезне туктатабыз", дип аңлатты Гаязова.

Элегрәк проект авторлары 4 мең курчак җитештерүне шарт итеп куйган Татарстан оештырган бәйгедә катнаша алмауларына зарланган иде. Бәйге таләпләренә ярашлы, курчаклар каты пластмассадан ясалырга, киемнәре синтетик тукымалардан тегелгән, керфекләре ясалма материалдан һәм келәй белән беркетелгән булырга тиеш диелгән. Ә Мәскәүдә эшләнә торган татар курчаклары йомшак һәм киемнәре табигый материалдан тегелгән.

Мәскәүдә туып үскән, шунда яшәгән бертуган кызлар – Әдилә һәм Диана Гаязовалар кулдан татар курчакларын 2015 елның декабрендә чыгара башлаганнар иде. Һәр курчак милли киемгә киендерелгән, туган телдә алты җөмлә әйтә белә, шигырь укый һәм татар халык җырын җырлый. "Көтмәгәндә безнең татар балалары өчен курчаклар булмаганын аңладым. Татар милли күлмәкләре киеп, шигырьләр сөйли, татар җырлары җырлый белә торган курчаклар турында әйтәсе дә юк. Җитмәсә, бала­чага алар белән уйный да алырлык булсын. Алдыбызга куйган төп бурыч – балалар яратырлык кына түгел, аларны өйрәтерлек тә булган татар уенчыгы булдыру. Бала өчен татар курчагы алуның өстен яклары бик күп. Беренчедән, баланы милли мәдәнияткә тарту, өйрәтү мөмкинлеге. "Татар курчагы" проекты – татарларның сакланып калуы һәм үсешенә бездән кергән кечкенә бер өлеш. Без татар балалары татарча сөйләшсен иде, дибез!" дип сөйләгәннәр иде Азатлыкка апалы-сеңелле Гаязовалар.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG