Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты удмурт галиме Альберт Разинның үз-үзен яндыруы турында җинаять эшен туктатты


Альберт Разин
Альберт Разин

Тикшерү комитеты Альберт Разин үлемендә гаеплеләр тапмаган.

Русия тикшерү комитетының Удмуртиядәге идарәсе удмурт галиме Альберт Разинны үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерү турындагы җинаять эшен туктатты. Бу турыда идарәнең җитәкчесе Рөстәм Тугушев журналистлар белән очрашу вакытында белдергән.

"Вазифадагы затларның да, физик затларның да гаебе ачыкланмады", дигән ул.

Ижауда яшәүче 79 яшьлек галим, фәлсәфә фәннәре кандидаты, "Удмурт Кенеш" милли хәрәкәте активисты Альберт Разин узган елның җәендә Удмуртия Дәүләт шурасына туган телен яклап ачык хат юллаган иде. Мөрәҗәгатендә ул депутатлардан урта мәктәпләрдә Русиянең төп халыклары телләрен мәҗбүри укытуны гамәдән чыгаручы канун өлгесен хупламауларын таләп итте.

Сентябрьдә галим Дәүләт шурасы бинасы янында пикет ясады. Ул кулына Рәсүл Газматовның "Иртәгә телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер" дигән сүзләре язылган плакат тотып торды. Аннары ул өстенә бензин сибеп үз-үзенә ут төртте.

Тән тиресе бөтенләе белән диярлек янган хәлдә аны республика клиник хастатахәсенә китерделәр. Берничә сәгатьтән ул җан бирде.
Альберт Разинның үзен яндыруыннан соң тикшерү комитеты "үз-үзен үтерү хәленә җиткерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты . Зыян күрүче итеп хатыны Юлия Разина билгеләнде.

Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.

XS
SM
MD
LG