Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция якут шаманы Александр Габышев отрядының 4 кешесен тоткарлаган


Александр Габышев
Александр Габышев

Путинны куар өчен Мәскәүгә барырга җыенган Якутия шаманы Александр Габышев өенә полиция хезмәткәрләре килгән.

Бу хакта "МБХ медиа" хокук яклаучы Алексей Прянишкиновка сылтанып хәбәр итә.

"Полиция хезмәткәрләре Габышев отрядында булган 4 кешене, аларның исемнәрен белер өчен дигән сылтама белән, тоткарлады һәм полиция бүлегенә алып китте. Шаман исә өендә бикләнде. Полиция хезмәткәрләре аның ишеген бәреп керергә уйлаган, әмма Габышев адвокатны чакырам дигәч, алар бу уйдан кире кайтты", дип сөйләгән Прянишников.

Тоткарланганнар арасында Алексей Брылев белән Юрий Конюхов бар.

2019 елның март аенда якут шаманы Александр Габышев Якутски шәһәреннән Мәскәүгә барачагы турында игълан иткән иде. Ул Путинны "кара көчләр тудырган зат" дип атады, һәм аны кууны көчле шаман гына булдыра ала диде. Габышев өч мең чакрым араны җәяү үтте, күп кеше аңа теләктәшлек белдерде. 18 сентябрдә Бурятия һәм Иркутски өлкәсе чигендә аны ФСБ тоткарлады һәм кире Якутскига озатты.

Шаманны психоневрологик диспансерга урнаштырдылар һәм акылы зәгыйфь дип таныдылар. Соңрак аны экстремистлык эшчәнлеккә чакыруда гаепләп, җинаять эше ачтылар. Сентябрь ахырында читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр.

8 декабрдә Габышев Мәскәүгә икенче йөрешен башлады. 10 декабрдә медиада шаманны "тикшерү эшләре уздыру өчен" полиция эзли дип язды. Полиция шаманның туган өенә дә килгән дип хәбәр ителде.
11 декабрдә хокук яклаучылар Габышевка карата җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Аның тарафдарлары Алексей Брылев белән Кирилл Мөхтәруллинга, полициягә буйсынмаулары аркасында һәрберсенә 1 мең сум күләмендә штраф салдылар.

Якут шаманы Александр Габышев 2020 елның 11 гыйнварда янә Мәскәүгә Путинны куарга барачагы хакында белдерде. Юлга март аенда кузгалачак дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG