Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәехзадә Бабич кемгә кадерлерәк: татаргамы, башкорткамы


Шәехзадә Бабич китаплары
Шәехзадә Бабич китаплары

Шәехзадә Бабич архивы аны өйрәнгән Татарстан галимнәре өчен ябык. Ике милләт зыялылары арасында аның өчен тарткалаш әле дә бара. Кем ул: татармы, башкортмы? 26 яшендә җәзалап үтерелгән шагыйрьгә карата бүген игътибар нинди? Азатлык аның фаҗигале тормышын, мирасын барларга тырышты.

Шагыйрь, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабич тууына быел 125 ел. Ул – Башкортстанда Тукай дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрь. Бабич Башкортстан автономиясен төзүнең башында тора, беренче матбугат органы – "Башкортстан" газеты, беренче милли оркестр, әдәби берләшмәне оештыра. Шул ук вакытта ул – татар шагыйре дә.

Әлеге дата Татарстанда һәм Башкортстанда ничек билгеләп үтелә? Әлеге шәхес Татарстанда җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгәнме, аны беләләрме? 24 яшьлек шагыйрьнең милләтемнән ваз кичмим дип үзен җәзалап үтерүгә дучар ителүе бүген искә алынамы? Азатлык бу хакта язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйлманов белән сөйләште.

— Галимҗан әфәнде, Шәехзадә Бабич иҗатын, мирасын өйрәнүгә сезне нәрсә этәрде? Күпме вакыт тыюда булган шәхесне өйрәнгәндә комачаулыклар булдымы?

— Шәехзадә Бабич – минем авылдашым, нигездәшем, рухташым. Аның нигезе туган йортымның күршесендә генә. Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында әле дә Бабич рухы, аның гипнозы бетмәгән. Мин дә кечкенәдән аның рухын тоеп, иҗаты белән танышып, каһарманлыгын һәм фаҗигасен аңлап үстем. Мин үскәндә Шәехзадә Бабич тыелган иде инде. Ләкин Әсән якларында Бабич бервакытта да тыелмады. Бабич дошман, милләтче, акгвардияче, колчакчы дигән мөһерләр сугылмады. Гәрчә илдә, матбугатта шушындыйрак гаепләр тагылса да. Безнең бәхет – мәктәпне тәмамлаганчы аның дошман икәнен белмәүдә. Ул турыда безгә, гомумән, әйтелмәде.

Мәктәптә Бабич музее эшләде, аның шәхесен өйрәнүдә, аның эзләрен барлауда эзтабар төркемнәр оешты. Туганнарын табып, хатлар алыша идек. Бабич тәэсирендә Казанны сайладым да инде. Биредә укый башлагач, бөтен фәнни эшләремне, фән кешесе, тәнкыйтьче буларак, беренче мәкаләләремне Бабич турында яздым. 2-3нче курсларда укыганда "Шәехзадә Бабичның тормыш юлы" дигән 500 битлек трактат яздым. Ул әле дә бар, начар дип әйтмим. Ул – олуг әдипнең тормышын, иҗатын күзаллау рәвеше. Шуннан соң диплом эшенә килеп җиттем, соңрак саллырак фәнни эшкә ниятләдем. Аның темасы исә партия комитетында раслана. Менә шунда минем фәнни җитәкчем Хатыйп Госманга, университет җитәкчеләренә Бабич темасын чыгарырга иртәрәк әле дигән сүзне җиткерделәр. Юкса, Бабич илленче елларда ук исеме, иҗаты акланган шәхес иде. Татарстанда һәр юбилей елында календарь битләрендә күренә, мәктәп дәреслекләрендә телгә алына башлады, мин тоткарлык юк дип уйлаган идем инде. Диплом эшем Бабич темасы иде, аны зур хезмәткә үстермәкче идем, ирек булмагач, "Татар балладасы" дигән тема сайларга мәҗбүр булдым. Бүтән бервакытта да Бабичның тормышын, иҗатын өйрәнмәгез, шигырен бастырмагыз, дигән тыюлар булмады. Бигрәк тә Татарстанда.

Галимҗан Гыйлманов Бабич шәҗәрәсе белән
Галимҗан Гыйлманов Бабич шәҗәрәсе белән

Башкортстанда хәл үзенчәлеклерәк иде. Анда Бабич соңрак чыкты. Ул бары тик сиксәненче еллардан соң гына, мин шактый өйрәнеп, мәкаләләремне бастыра башлагач, Уфага барып, Бабич архивларын өйрәнергә керешкәч, Кирәй Мәргән, Вафа Әхмәдиев һәм башкалар белән сөйләшеп йөри башлагач кына Уфада Бабич темасы ныклап көн тәртибенә куелды. "Казан инде Бабичка тотынган" дигән хәбәр таралды. "Бабич Казанга китә" дигән шик тә булган, күрәсең. Шуннан башкорт галимнәре дә Бабичны өйрәнә башлады. Бигрәк тә Равил Бикбаев Бабичны өйрәнүгә зур өлеш кертте. Кызганыч, мин Бабичны өйрәнгән фондлар бераз вакыттан соң минем өчен ябылды. Соңрак барганда, ул архивларны миңа бирмәделәр. Ике арада Бабичка карата кискенрәк мөнәсәбәт әнә шул чорда ук башланды, ахры. Бабичны өйрәнү, әйтүемчә, иң беренче Казанда башланды.

— Инкыйлабны хуплап каршы алган, шул юлда җәзалап үтерелгән әдип иҗатына Сталин заманында тыю салыну сәбәбе нидә? Ни өчен ул һаман ике чор арасында кала бирә?

Бабичны большевиклар полкы, урыс шовинистлары харап итә

— Бабич – чын мәгънәсендә милләтче. Татар милләтчесеме ул, башкортныкымы – партия функционерларына бу мөһим түгел. Чөнки милләтче дигән сүз ул – дошман дигән сүз. Аны большевиклар полкы, урыс шовинистлары харап итә. Үлеме – җәлилчеләр үлеменә тиң үлем. Аның белән көрәштә, милли хәрәкәттә катнашкан шәхесләр, аның шәкертләре, остазлары, хезмәт урыннарындагы җитәкчеләре барысы да кулга алынып бетә. Төп җитәкчесе – Башкорт тупрак (туфрак) автономиясен булдырган кеше – Зәки Вәлиди – "ата дошман" дип саналган чор бу. Бабич – Зәки Вәлидинең мәдәният һәм матбугат өлкәсендәге идеологы – безнең ул вакыттагы илебездә, әлбәттә инде, "дошман" гына була ала...

Шәехзада Бабич шәхесе: ул татар яки башкортка кадерлерәкме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:21:02 0:00
йөкләү

Ләкин Зәки Вәлиди үтә дә зирәк, хәтта хәйләкәр сәясәтче һәм дипломат. Ул бервакытта да мәсьәләне өзеп куймый. Ул кызыллар белән дә, Колчак белән дә, Дутов белән дә сөйләшүләр алып бара, алардан киенә, корал ала. Ниһаять, ул большевиклар ягына чыга, кызыл гаскәрләр сафында фронтка баса. Мондый "дипломатия" Башкорт хөкүмәте вәкилләренә, ә анда большевиклар да була, мәсәлән Сәлах Атнагулов, димәк, Бабич исеменә дә шик төшерә. Һәм аның шәхесен тыюга, иҗатын әдәбияттан алып атуга китерә. Әдәбиятта да шул ук хәл. Бабич исеме белән бәйле күп шәхесләр сәяси репрессияләр корбаны була: Галимҗан Ибраһимов, "Кармак" мөхәррире Мәхмүт Галәү юк ителгән, тыелган заман бу.

— "Әрнүле һәм бөек сер” дигән әсәрегездә сез аны татар-башкорт дип атыйсыз. Җанисәп вакытында да "татар-башкорт" дигән төшенчә кертмәкчеләр. Төрки дөньяга саллы өлеш керткән Бабич кебек шәхесләрне җанисәп вакытында астыртын максатларда файдаланмаслармы? Бабич кайсы милләт вәкиле?

— Бабичны татар-башкорт дип түгел, татар, башкорт халыклары шагыйре дип язам. Кыскарак текстларда татар-башкорт шагыйре дип бирәм. Бу – татар яки башкорт милләтендәге шагыйрь дигән сүз түгел. Татар халык шагыйре, башкорт халык шагыйре дигән сүз. Сүз уңаеннан: Бабичны казакъ халык шагыйре дию дә хата булмас. Чөнки казакълар өчен дә бик күп эш башкарган безнең Бабич. Алар арасында мәгърифәт таратып, мүлдәкәлек итеп йөргән, аларның чәчәннәре белән казакъча өләңнәр әйтешеп, җиңүләр яулаган... Шәхесләргә килсәк, аның турыдан-туры шәкерте булган казакъ шагыйре Баембәт Майлин исемен атау да җитәдер. Ул шулай ук казакъ матбугатына нигез салучыларның берсе буларак та мәгълүм, бу хакта Какишев дигән казакъ галиме хезмәтләре белән танышу да җитә. Үзбәкнең дә, Чолпан кебек атаклы шагыйрьләре, мәсәлән, үзләрен аның шәкерте дип саный.

Бабич тирәсендә шаукым, гипноз гел булган

Бабич – иң элек татар шагыйре. Ник дигәндә, Тукай мәктәбеннән, Тукай рухиятеннән яралган шагыйрь. Аның остазлары да татарлар. Галимҗан Ибраһимов "Галия" мәдрәсәсендә Шәехзадәнең әдәбият укытучысы була. Фатих Сәйфи-Казанлы да аның укытучысы. Иҗаттагы остазлары – Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, каләмдәшләре – Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар. Шәкертләре дә – татарлар. Хәсән Туфан – иң беренче шәкерте, "Галия"дә Бабич җитәкчелегендәге яшерен түгәрәктә баш калкыткан шагыйрь. Чынлыкта, бу – әдәби иҗат һәм магия түгәрәге. Алар караңгы бүлмәдә шигырь укып, шул образларны күзаллап, образлар тудырып, шул образ-символлар белән элемтәгә керергә тырышканнар. Әйе, алар шаукымлырак, романтик кешеләр була. Гомумән, Бабич тирәсендә шаукым, гипноз гел булган. Аңа олысы-кечесе гел тартылып, хәтта аңа багып яшәгән, иҗат иткән. Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт, Шамун Фидаи, Галимҗан Нигъмәти, Вәли Хангилдин, Риза Ишморат – бөтенесе дә Бабич тирәсендә формалашкан шәхесләр. Әлбәттә, аның шәхес гипнозы, әйтүемчә, башкорт, казакъ, үзбәк зыялыларына да нык тәэсир иткән. Чөнки аның дөньясы, фикри, иҗади һәм, хәтта, милли орбитасы бик киң. Шуңа күрә аны бер халык язмышы тирәсенә генә җыеп алуы да кыен.

Ә ни өчен ул башкорт милләтенә мөнәсәбәттә карала, башкорт рухи һәм мәдәни мирасына турыдан-туры катнашы бар дип санала? Чөнки Шәехзадә Бабич – иң беренчеләрдән булып башкортча, башкорт традицияләре рухында шигырьләр язган, Башкорт автономияле республикасын оештыруда актив катнашып, аның хөкүмәтендә пропаганда, матбугат эшләрен җитәкләгән, аның алфавитын гамәлгә куеп, башкорт профессиональ әдәбиятына нигез салган, башкортча беренче матбугат органын – "Башкордостан" газетын оештырган, "Тулкын" дигән беренче башкорт әдәби берләшмәсен төзегән милләттәшебез дә! Башкортлар өчен ул – татардагы Тукай дәрәҗәсендәге шәхес.

Бабич – татар, әлбәттә

Минем өчен Бабич – татар, әлбәттә. Татар авылында, татар мохитендә, татар йолаларында, татар рухи мирасында, нәкъ менә татар җырларын тыңлап, татар моңнарын күңеленә алып, бу көйләрне скрипкада, мандолинада уйнап үскән егет, җәдитче мулла, имам-хәзрәт, татарларны мәгърифәтле итүгә гомерен биргән Мөхәмәтзакир Бабичевның талантлы улы буларак, ул – татар. Мин моны белеп, икеләнмичә әйтәм. Бабич туган Әсән авылында туып үскән кеше буларак әйтәм. Әмма халык төшенчәсе киңрәк бит. Шагыйрь Бабич халык төшенчәсенә берничә милләт рухиятен сыйдырып яшәгән шәхес. Ул ике халыкка да хәләл күз яшен, кайнар канын һәм хәләл көчен түккән, язмышын һәм иҗатын багышлаган, ахыр килеп шушы ике бәгырь кисәкләре өчен гомерен корбан иткән. "Син бит милләтче, милләтеңнән баш тарт" дигәннәр аңа (татар милләтчесе яки башкорт милләтчесе дип тормаганнар) сорау алу вакытында. "Юк", ди ул. "Халкымнан баш тартмыйм", дип җавап биргән. Шуның өчен күзләрен чокып, колакларын кисеп, чәнчеп үтерәләр. Соңыннан ат койрыгына тагып, урам буйлап йөртәләр. Ул башын һәм йөрәген берничә тугандаш милләт азатлыгы хакына көрәш сандалына сала. Татар, башкорт, хәтта казакъ милләтләре өчен үзен корбан итә. Бу яклап та Бабич – чын мәгънәсендә дөнья шагыйре.

Бабичны татар дип әйтү генә җиңел, әмма аның турында язмыйлар, фәнни эшләр юк

Мәсьәләнең үкенечле ягы да бар. Соңгы вакытта, әйткәнемчә, башкортлар аны Тукай дәрәҗәсенә күтәрде. Татарстанда без Тукайны зурлыйбыз, әмма Бабичны сирәк искә алабыз. Бабич бит ул безнеке дә булырга тиеш. Мин бу юнәлештә гомер буе эшлим. Ләкин бу шәхес хакында татарда җитди фәнни эшләр башкарылмый. Кайда темалар, китаплар? Быел без Бабичның 125 еллыгын билгеләп үтәбез. Бер генә газет-журналның да кызыксынып шалтыратканы булмады. Татар дип әйтү генә җиңел. Аны һәрдаим дәлилләргә, йөрәгебез түренә алып сакларга, байрак итеп күтәрергә кирәктер бит. Бабич әле бездә, исеме дә, иҗаты да исән, аның хәтере, бөеклеге татарның тарихында, үзаңында яши. Мин үзем, хәлдән килгәнчә, Бабичны татар өчен сакларга тырышачакмын. Чынлыкта Казанга шуның өчен килдем бит. Бабич үзе дә гомер буе Казанга омтыла, монда килмәкче, яшәмәкче, бөек каләмдәшләре белән аралашмакчы була. Ләкин Оренбур, Уфа тирәсендәге инкыйлаб давыллары аны тарих юлларының иң хәтәр чатларында бөтереп йөртә. Анда да ул олы, бөек язмышка дучар була.

— Күптән түгел Башкортстанда Бабичның татар телендә шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бездә юбилей елы уңаеннан нинди дә булса эшләр көтеләме?

— Башкортстанда элегрәк чыккан китапларны карасак, алар башкорт телендә язылган, берсендә дә "татарча шигырьләр башкортчага әйләндерелде" дигән искәрмә юк. Мин үзем андый искәрмә булырга тиеш дип саныйм. Чөнки ул соңыннан гына башкортча шигырьләр яза башлый. Татарстанда чыккан китапның өстенлеге шунда ("Зәңгәр җырлар", 1990 ел, төзүчесе – Галимҗан Гыйлманов – ред.), Бабич иҗаты автор ничек язган – шулай бирелә. Укыйсың – шагыйрь татар шигъри традицияләре, Тукай мәктәбе рухында формалаша, гомеренең соңгы чорында, башкорт хәрәкәтенә ябырылып кереп киткәч кенә башкорт телендә иҗат ителгән шигырьләре тәкъдим ителә. Чын фәнни текстологик хезмәтнең таләбе шундый – ничек иҗат ителгән, әсәр шулай басылырга тиеш!

Татарстан китап нәшриятында быел шушы "Зәңгәр җырлар" җыентыгы яңартылып бастырылачак. Анда кайбер үзгәрешләр дә булыр. Аларның күбесе искәрмәләргә кагыла. Бабич әсәрләре булуы ихтимал дигән бүлектә кайбер язмалар төшеп кала.

Шәехзадә Бабич китаплары
Шәехзадә Бабич китаплары

— Шәехзадә Бабич "безнең татар" дип яза, еш кына татарны наданлыкта гаепләп камчылап та ала.

— Наданлыкта түгел, чикләүлектә гаепли. Февраль инкыйлабын ул бик рухланып каршы ала. Шуннан соң Октябрь инкыйлабы килә. Күпләр, нишләргә дип уйлана башлый. Чөнки большевикларның милли сәясәте аңлашыла төшә. Бу вазгыятьтә милләтне саклап калу өчен бергә тупланырга, дәүләт төзергә кирәк иде. Чикләр ныгып җитмәгән, әле оешып була. Кайбер алдан күрүчән сәясәтчеләр аны аңлый. Татарлар шушы шартларда милли-мәдәни мохтариятны сайлый. Корылтайлар үтә, матур, акыллы чыгышлар ясала. Бабич баштан ук, чик булмаса, җир булмаса, милли бердәмлек сакланып кала алмаячак, дип белдерә. "Туфрак автономиясе" кирәк ди. Хәтта Галимҗан Ибраһимов шушы вакытта Оренбурга барып, Бабичны бу идеядән баш тартырга өндәп карый. Кирәк түгел туфрак, милли-мәдәни идея җитә, ди. Бабич шушы чикләүле карашлары өчен татар зыялыларына үпкәли. Үз фикерен дәлилли алмагач, ул фикердәшләре белән далага чыгып китә, үз идеясен башкорт хәрәкәтендә гамәлгә ашырмакчы була. Ул үпкә татарга түгел, бәлки – татарның автономия идеясенә. Әлеге идеянең ялгышлыгына без соңыннан төшенәчәкбез. Югарыдан төшкән күрсәтмә белән чын автономия төзиячәкбез.

— Шәехзадә Бабич башлангыч белемне "Мәдрәсәи Максуди"да, җәдид мәдрәсәсендә ала. Димәк, балачактан ук алдынгы карашлы булып үсә, спектакльләрдә катнаша.

— Әсән – Казан-Уфа юлы өстендә урнашкан алдынгы карашлы татар авылы. Ул чәчән авылы да. Татар чәчәннәре турында сүз бара. Сүз уңаеннан, бу күренеш тә фәндә өйрәнелмәгән әле. Җырга-моңга, шигърияткә, сәфәргә һәвәс төбәктә халык акыллы, укымышлы була. Анда җәдид мәдрәсәләре оеша. Анда байлар да башка. Бабичлар мәдрәсәсе Сәхипзада Максудов дигән яшь бай (Дума депутаты, сәүдә белән шөгыльләнә, пароходлар тота, аның йортлары Уфада, Дүртөйледә, Петербурда, Әсәндә утары була) исеме белән бәйләнгән. Ул Бабичның атасы Мөхәммәтзакир хәзрәтнең дә якын дусты, фикердәше. Шушы ике кеше төбәктә җәдидчелек хәрәкәтен күтәрә. Берсе – имам, галим, аның гыйльми китаплары гына да өч дистәгә якын, икенчесе – бай. Алар 300 шәкерт укытырлык җәдид мәдрәсәсе төзиләр, ике катлы тулай торагын булдыралар, бушлай ашату оештыралар. Хәтта шәкертләрне әсбаплар белән тәэмин итү, киендерү дә бушка була. 1904-1905 елларда менә шушы мәдрәсә каршында "Бабич театры" эшли башлый. Шәкертләр аның сәхнәсендә Г.Исхакыйның "Өч хатын берлә тормыш" һәм башка әсәрләрне сәхнәләштерә, концертлар куя. Бу – муллалардан качыбрак эшләнә, ләкин аны руханилар, хәтта Мөхәммәтзакир хәзрәт тә яхшы белә, әмма һич кенә дә тыю куймый. Әйтик, Сәхипзада Максудов, тарантаска җигелгән пар атта урамга килеп керү белән: "Шәех! Театрыңны ач, хәзер киләм", дип сөрән сала. "Бабич театры" дигән төшенчә – өйрәнүгә лаеклы факт. Әйткәнемчә, Шәехзадә – яшьтән үк мәшһүр мандолиначы, мәшһүр җырчы, мәшһүр мәзәкче , "көлке капчыгы" исемнәренә лаек була. Шунысы да бар, авылда кадими мәдрәсәләр дә бар, ике арада көрәш елдан-ел кыза бара. Җәдидче Бабичлар авылда шул кадимче руханилар белән көрәштә чыныгып яши, шул кадимчеләр шикаяте белән, имам-хәзрәт хәтта зинданнарда да утырып кайта.

Габдулла Кариев, Уфага театры белән килгәндә, төп рольләргә Бабичны чакырган

Бабич сәхнә иясе буларак бөтенләй дә өйрәнелмәгән. Ә бит Габдулла Кариев Уфага театры белән килгәндә, төп рольләргә Бабичны чакыра торган була. Бу хакта афишалар да, рецензияләр дә сакланган. Бабич, чынлыкта, талантының иге-чиге булмаган романтик та, шул вакытта трагик та. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә авыр җәрәхәтләр ала, милләт, дәүләтчелек мәсьәләсендә дәяраларыннан өзлексез кан саркып тора, ул шулай әрнүле хисләр белән, әмма халкы азатлыгы өчен барган көрәштә башын югары тотып, дөньядан китеп бара. Бабич өйләнми, беренче һәм иң көчле мәхәббәте – Троицки шәһәрендә танышкан гимназистка кыз Сәрвәр Әдһәмова (соңыннан – Кави Нәҗминең хатыны). Минем уйлавымча, Шәехзадә Бабич тормышын яшәп бетереп киткән. Кыска гына гомерендә шулкадәр күп эшләгән. Шулкадәр олы, мәгънәле, шаукымлы язмыш тудырган. Бер китап чыгармыйча торып, бөтен дөньяга мәшһүр булган бүтән шагыйрьне белмим мин. Ул җыеп бастырып чыгарган "Көлке капчыгы" гына да ни тора! Бу хезмәт – төрки халыкларда конферансьелар өчен дөнья күргән беренче һәм бүгенге көнгә кадәр иң тулы җыентык.

Шәехзадә Бабичның бертуган сеңелләре һәм энесе
Шәехзадә Бабичның бертуган сеңелләре һәм энесе

— Бүген бу авыл ни хәлдә? Татар мәктәбе сакландымы?

— Әсән – чын татар авылы, халкы бервакытта да үзенең милләтен дә үзгәртмәде, ул яклап авылга басым да булмады. Чөнки шәҗәрәсе Казан артыннан килгән Әсән дигән кеше белән бәйләнгән (1700 ел). Мәктәптә гомер буе татарча укытылды. Бер генә үзгәреш бар: соңгы елларда төп фәннәр урысча укытыла башлады. Бусы инде Русия мәгариф министрлыгындагы үзгәрешләргә бәйле. Урта мәктәп әле дә көчле. Мәчет бар, авылда Бабичның музее бар, һәйкәл-бюсты тора. Минем туган нигезем Бабич урамында урнашкан. Анда 90 яшьлек әнием яши. Икеләнми әйтә алам: авылда Бабич рухы саклана. Һәм ул рух – минем рухым белән кардәш!

— Ике чор арасында калган әдип дип атыйсыз. Ул кайтып җитәрме безгә берзаман?

Бабич бик зур эзләнүләргә, монографияләргә лаек. Бик күп фактларны ачыклыйсы бар

— Кайтты инде ул, Башкортстанга кайтты. Татарстанга да кайтарып җиткерәсе иде. Ул һаман да юлда. Аның рухы инде кайтты, иҗаты дәреслекләрдә, фәнни эшләрдә телгә алына. Ләкин бу шәхес бик зур эзләнүләргә, монографияләргә лаек. Әле бит күпме фактларны ачыклыйсы бар. Безгә аның урынын, иҗатын, шәхесен татар традицияләре фонында, Тукай мәктәбе кысаларында билгеләргә кирәк. Аның төп үзенчәлеген дә әйтергә кирәк. Бабич феномены безнең өчен, татар өчен кайсы яклап аеруча мөһим, әһәмиятле? Бу – бик зур мәсьәлә. Уйланганыгыз бармы: әдәбият тарихыннан кайбер әдипләрне алып куйсаң, бернәрсә үзгәрми. Ә Бабичны алып куеп булмый. Тукайлар чорыннан Такташлар чорына күчү өчен Бабич кирәк. Аны Хәсән Туфан әйтә. "Инкыйлабтан соңгы чорга Тукайдан Бабич аша гына кайтып була. Такташлар чорыннан Тукайга да Бабич аша гына барып була", ди. Шагыйрьгә төп бәяләмә шушы. Бабич ике ярның күпере ул. Ләкин бу мөһим күренеш безнең әдәбият фәнендә бик аз өйрәнелгән.

— Авыл мәктәбенә булышу, балаларга үзегездән Бабич премиясен тапшыру аның традицияләрен дәвам итүме?

— Ул премияне Бабичның туган көнендә яки вафат булган көннәрендә кайтып, берсен балаларга, икенчесен өлкәннәргә тапшырам. Премия үсендерү чарасы да, мәктәптә, авылда иҗат мохитен саклау да. Мәсәлән, ике ел рәттән шушы премияне алган егет бүген Уфада Акмулла исемендәге университетта укый, аңа зур өметләр баглыйм. Эшемне Бабич рухына дога булып барып ирешсен иде дип башкарам. Бу премия әллә ни зур акча да түгелдер. Миңа калса, аның күләме мөһим дә түгел. Бу – авыл белән элемтәне, Бабич белән элемтәне югалтмау. Очрашуларда: "Бабичның Казанда зур урыны бар, ул – Тукайның тугры дәвамчысы" дип сөйлим.

— Шәехзадә Бабич иҗаты татар әдипләренә нинди йогынты ясаган? Аны ничек бәяләгәннәр?

— Ярты әдәбият аның шәкертләреннән тора. Хәтта әдәбият кына да түгел. Мәсәлән, Риза Ишморат аны сәхнә остазым дип саный иде. Нәкый Исәнбәтне Бабич үзе эзләп таба. Хәсән Туфанны үзенең сердәше итә. Үзе киткәндә, "Галия"дәге әдәби түгәрәкләрне, дивар газетларын Галимҗан Нигъмәтигә калдыра. Сәләтле кешеләрне Уфада да, Троицки каласында да, Оренбурда да таба белгән, барлаган, аларга ярдәм иткән ул.

— Киләчәк җанисәпкә карата фаразларыгыз нинди?

— Безнең авылда проблемнар булмас дип уйлыйм. Кешеләр белән сөйләшеп торам, алар минем шик-шөбһәләрем белән бәйле сорауларны аңламый да. Хәтта шикләнеп карый башладылар. Татар бит без, кая кертмәкче буласың, диделәр. Якташларым өчен күңелем тыныч. Ләкин сәясәт бар, аның бер көндә, бер сәгатьтә үзгәрү ихтималы да бар. Ләкин мин һәр кеше ата-бабалардан килгән хәтер тоемы, күңел тоемы белән тавыш бирер дип уйлыйм.

Шәехзадә Бабич

Шәехзадә Бабич Уфа губернасы Бирски өязе Әсән авылында 1895 елның 14 гыйнварында туа. Сәясәтче, татар шагыйре, башкорт әдәбиятына нигез салучы. Башкорт милли-азатлык хәрәкәте вәкиле. Башкорт хөкүмәте (1917-1919) идеологы. "Тулкын" башкорт яшьләре берлеге рәисе.

Башлангыч белемне Әсән авылы мәдрәсәсендә ала. 1911 елда "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган "Эләктергеч", "Парлакъ" исемле кулъязма журналларда актив языша. "Шура" журналына яза башлый, Уфа сәхнәләрендә үткен сатирик шигырьләре белән чыгыш ясый. Февраль инкыйлабын Троицки шәһәрендә каршылый. Аннары "Кармак" журналының чакыруы белән Оренбурга күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Нәкъ шул вакытларда Башкорт мәркәз шурасы төзелә. Шәехзадә Бабич Зәки Вәлиди белән Башкорт хөкүмәтен оештыруда катнаша. 1919 ел башында Зәки Вәлиди хөкүмәте кызыллар ягына чыга. 20 мартта Темәс авылында Совет Башкортстан автономиясе игълан ителә. Бабич матбугат эшләре буенча Башревком инструкторы итеп билгеләнә. 28 мартта Башревком типографиясен Темәстән Кызыл Мәчет ягына алып барганда, Зилаер авылында кызылларның Смоленски полкы урыслары аны тота һәм җыелган халык алдында вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр.

Галимҗан Гыйлманов

Галимҗан Гыйлманов – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме. 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туган.

Мәктәпне тәмамлагач, 1974-1979 елларда Казан дәүләт университеттында белем ала. 1982 елда "Татар балладасы" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1980-1986 елларда Казан дәүләт университетында татар әдәбияты укыта, аннары 1999 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире булып эшли.

1999-2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. 2005-2017 елларда Татарстан Министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш киңәшче булып эшли. Хәзерге вакытта Татарстан китап нәшриятында эшли. Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни атлы?"

XS
SM
MD
LG