Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция дәрәҗәсе рейтингында Русия Кения һәм Уганда белән янәшәдә


2019 елда Коррупцияне тою индексы
2019 елда Коррупцияне тою индексы

Русия Коррупцияне тою индексында 2018 ел белән чагыштырганда бер урынга өскәрәк күтәрелеп, 137нче урын алган.

Transparency International дәүләти булмаган халыкара оешма төзи торган Коррупцияне тою индексында Русия 137нче урында. 2018 елда ул 138че урынны биләгән. Индекс дәүләт секторында коррупция дәрәҗәсен бәяләүләргә нигезләнеп төзелә. Ил күбрәк балл җыйган саен, аның рейтингта урыны өстәрәк була. 2019 елда рейтингка 180 ил кергән.
Русия узган елдагыча коррупция индексында 100 баллдан 28 балл җыйган. Рейтингта Русиянең күршеләре - Доминикан республикасы, Кения, Либерия, Лүбән, Мавритания, Папуа-Яңа Гвинея, Парагвай һәм Уганда.

Элекеге Совет берлеге республикаларыннан Русиядән түбәнрәк урыннарда -Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан. Украина 2018 ел белән чагыштырганда 5 баллга күбрәк алып, 30 балл җыйган. Коррупция иң аз булган ил – Эстония, ул 74 балл белән 19нчы урында.

Рейтингның башында – Дания һәм Яңа Зеландия, алар 87шәр балл җыйган. Финляндия – 86 балл. Иң начар күрсәткечләр - Сомали (9 балл), Көньяк Судан (12 балл) һәм Сүрия (13 балл).

Transparency International билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Русиядә Коррупцияне тою индексы тотрыклы булып кала.
Чын үзгәрешләргә сәяси ихтыяр булмаган шартларда хакимият урыны-урыны белән кулланган чаралар һәм кануннарга кертелгән кайбер үзгәрешләр генә Русиядәге хәлне тамырыннан үзгәртергә сәләтле түгел дип саный "Трансперенси Интернешнл"ның Русиядәге үзәге мөдире Антон Поминов.

Экспертлар фикеренчә, Русия сәяси фиркаләрнең финанслануына контрольне көчәйтергә, лобби эшчәнлеген көйләргә һәм эшмәкәрләрнең үз тармагында түрә булуы яки киресенчә, түрәлектән эшмәкәрлеккә күчүен туктатырга тиеш.

Экспертлар шулай ук ватандашларга күбрәк ирек бирергә, активистлар, журналистларны, коррупция турында белдерүчеләрне якларга киңәш итә.

Узган атнада Русиянең Хисап пулаты җитәкчесе Алексей Кудрин илдә бюджет өлкәсендә канун бозуларның күләме 804 сум тәшкил итә дип сөйләгән иде. Ул Русиягә коррупциядән килгән зыян триллион сумнар белән исәпләнергә мөмкин диде.

XS
SM
MD
LG